Иҗади шигырьләр.
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 31.5 КБ |
Казан шәһәре Совет районы 159 нчы лицей
3 Б сыйныфы укучысы Фарухова Илсинә Илшат кызы.
Укытучы: Галимуллина Лилия Фәргатовна.
Дәү әнием.
Дәү әнием кунакка
Килде узган якшәмбе.
Тәмле күчтәнәче белән
Сыйлады барчабызны.
Киптергән җиләкләре
Һәрвакыт җанга дәва.
Чын күңелдән яратып,
Рәхмәт әйтәбез аңа!
Кыш.
Ап-ак туннары белән
Килеп җитте кыш та.
Урамга чыгасы килми,
Бигрәк салкын тышта.
Тәрәзәләр дә тунган,
Матур бизәккә тулган.
Тиздән килер Кыш бабай
Көтәргә күп калмаган.
Әнием.
Иң кадерле кеше җирдә,
Кояш кебек алтыным,
Ул иң уңган һәм газизем,
Әнием — бердәнберем.
Оста куллы минем әни
Бар эшкә дә булдыра.
Үзе бәйли, үзе чигә,
Үзе тегә, пешерә.
Яхшылыкны яманлыктан
Аерырга өйрәтә.
Тәртипле һәм уңган бул, - дип
Күңелләрне юата.
Тукайга.
И туган тел, и матур тел!
Дип язды Тукаебыз.
Олысы да кечесе дә
Белә аны барчабыз.
Арча ягы бүләк итте
Сөекле татар улын.
Ни кызганыч сикәлтәле
Үткән ул тормыш юлын.
“Су Анасы”н, “Шүрәле”сен
Гел яратып укыйбыз.
“Бала белән Күбәләкне”
Сәхнәдән төшермибез.
Бөек Тукай иҗатыннан
Тирән белем алабыз.
Зәңгәр күктә балкып янган
Ул безнең йолдызыбыз.
Фарухова Илсинә Илшат кызы
Казан шәһәре 159 нчы лицейның 4 нче Б сыйныфы укучысы
Лев Николаевич Толстой. Индеец и англичанин (быль)
Рисуем акварелью: "Романтика старого окна"
Если хочется пить...
Как нарисовать черёмуху
Повезло! Стихи о счастливой семье