"Укымышлы төлке" - әкият-шигырь.
Вложение | Размер |
---|---|
ukymyshly_tolke.docx | 16.81 КБ |
Яшь шагыйрь номинациясе
“Укымышлы төлке” (Шигъри әкият)
Минниярова Әдилә Ирек кызы
Муниципаль бюджет белем бирү
учреждениесе “Г.Вильданов исемендәге
Каразирек урта гомуми
белем бирү мәктәбе”
5 класс
Җитәкче:
Минниярова Энҗе Мирзасалих кызы,
8(85593)42245
Укымышлы төлке .
Борын-борын заманда,
Әле мин тумаганда,
Яшәгән ди –бер төлке
Ул булган шундый көлке.
Ул хәйләкәр булмаган,
Һәркемне алдамаган.
Өс киемнәре ертык,
Кешеләр кача куркып.
Үзе ямьсез,үзе шапшак,
Кул-битләре пычрак.
Ул төлке яхшы булган,
Алдарга яратмаган.
Ләкин була вакытлар,
Ул, тырыша- тырыша,
Ул, алдаша- алдаша,
Җәнлекләрне чакыра.
Берсе курка , берсе чирли,
Калганнары : ”Килмим, “-ди.
Нишләсен инде төлке
Булмагач дөнья күрке.
Көннәрнең бер көнендә
Олы чыршы төбендә
Тапкан төлке бер китап
Белем ала ул байтак.
Янында зур чумадан
Буласы килми надан.
Йөгереп кайтып өенә
Китап укыды кат-кат.
Менә укып бетергәч,
Төлкегә белем килде,
Ачты ул чумаданны
Курде ул машинаны.
Тегә торган машинаны.
Төлке күпме каранды
Китабын укый-укый,
Машина чокый-чокый
Тышка чыкмый утыра,
Бар җәнлекләр кычкыра:
“Төлке,төлке син кайда?”
“Курыкмагыз,мин өйдә”.
Көн артыннан көн үтә
Ул машынаны тәртипләп бетерә.
Иртән иртүк тотына
Тегәргә бер тукыма.
Үзенә күлмәк тегә,
Аннары сөлге чигә.
Җәнлекләр бик зарланалар
Як-якларга караналар
Кайда икән төлкекәй?
Чыкмас инде мескенкәй.
Җыелганнар аюлар,
Бүреләр дә куяннар.
Киңәшләшеп,сөйләшеп,
Төлкегә юллар тотып
Киттеләр инде болар.
Җиткәч анда аюлар,
Бүреләр һәм куяннар
Ишекне шакыганнар.
Бүреләр һәм аюлар
Куянны калдырганнар
Төлке чыга матур киемдә,
Бөтенесенең дә төлке уенда.
Килгән куян якынрак
Һәм әйткән ул куркыбрак:
-Төлке,төлке,дускаем,
Син, минем алтынкаем,
Әйтче,төлке, ничек син
Шундый матур булдың соң?-
-И, куяным , йомшагым,
Китап укыган идем.
Күп итеп белем туплап
Эшлимен хәзер җырлап.
Инде менә тегәргә дә,
Чигәргә дә өйрәндем.
Хәзер киемнәр тегәм ,
Үземә сөлге чигәм
Сезне дә өйрәтермен
Һөнәрләр күрсәтермен.-
Менә шулай бер тында
Яздым сезгә хикәя
Сабыр төлке турында
Уңган төлке хакында.
Ошамаса - ертырсыз,
Ошаса- таратырсыз.
Автор була -Әдилә
Укыйм мин гел “бишле”гә.
Центральная часть Млечного пути приоткрывает свои тайны
Крутильный маятник своими руками
Горячо - холодно
Ласточка. Корейская народная сказка
Рисуем ананас акварелью