Сугыш һәм хезмәт ветераны турында язма
Вложение | Размер |
---|---|
gabdulhaeva_alsu.docx | 40.3 КБ |
Габдулхаева Алсу, 9 сыйныф укучысы
Ветеран Дәүләтов Касыйм Дәүләт улы – безгә үрнәк
Сугыш, сугыш... Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Кешелек дөньясы, сугышлардан ачы сабак алып, җир йөзендә мәңге тынычлык, бәхет өчен көрәшергә тиеш тә инде...
...Сугыш ул − өч яшендә ятим калган әбиемнең ачы язмышы да. Аңа өч яшь булганда, әнисе үлгән була, озакламый әтисеннән дә хәбәр өзелә: кара мөһерле хат кына килә...
Ходайга шөкер, сугыштан исән-имин кайтып, илебез, төбәгебездә олы хезмәтләрен башкарып, бүгенге көндә дә безгә үрнәк булып яшәүче ветераннарыбыз бар. Аларның сафы елдан-ел сирәгәя, шуңа да үзләренә килеп бер сөйләшеп утыру, хәлләрен сорашу, кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтү – безнең бурыч. Шундый уйлар белән мин Дәүләтов Касыйм Дәүләт улы яшәгән фатирга юл тоттым.
Касыйм бабай 1926 елның 20 декабрендә Саба районының Олы Арташ авылында туа. Мәктәптә гел “5”ле билгеләренә генә укыган егет, 7нче сыйныфны тәмамлагач, укытучы булырга теләп, уку йортына керү максаты белән Казанга килә. Әле документлар тапшыру вакыты җитмәгән икән, шуңа кире авылга әйләнеп кайта.
Берничә көннән радиодан сугыш чыгу хәбәрен ишетә. Ил башлыгы Сталин куркуга калмаска, авырлыкларга түзәргә дип чыгыш ясый, җиңү безнең якта булачагына өметләндерә.
Яше тулганнарны сугышка ала башлыйлар. Касыймның әтисе һәм 1919 елгы абыйсы да сугышка китә. Бөтен авыр эш Касыйм кебек 15-16 яшьлек малайлар җилкәсенә кала. “Сукаладык, тырмаладык, урман да кистек. 30-40 километр ераклыктагы Кукмара заготзернасына ашлык та ташыдык. Шәмәрдәнгә алып барган чаклар да булды, елый-елый өстери идек капчыкларны”, - дип искә ала Касим абый үзе ул елларны.
1943 елның 8 ноябрендә 17 яше дә тулып җитмәгән Касыймга да чакыру килә. Бер авылдан 6 малай Суслонгерга туры киләләр. Ротаны җыеп, комсомолларны аерып алалар. Касыйм да 7 класста укыганда комсомолга кергән була. Аларны НКВД частенә Тбилисига урнаштыралар. Өйрәтүләр оештыралар. Бервакыт штаб начальнигы Касыймның килештереп язуын күрә дә, аны шифровальчик итеп куялар. Сугышта сержант булып хезмәт юлын башлаган егеткә тора-бара старший сержант дәрәҗәсе бирәләр. Ростовта ул партиягә алына.
Туган якларына Касыйм Дәүләтов 1952 елның 5 сентябрендә әйләнеп кайта. Мәктәп директоры аны физрук итеп эшкә чакыра. Тиешле бер ай ялын да алып тормыйча, Касыйм абый мәктәпкә эшкә керә. Октябрьдә военкоматка документларын тапшырырга килгәч, аны секретарь булып үзләренә күчәргә чакыралар. Директорның да мәктәптән җибәрәсе килми. Укытучылар барысы да читтән торып укыйлар, Касыйм абый әле укырга кермәгән. Берничә рәт чакыргач, ул НКВДга секретарь булып эшкә урнаша. 6 ай эшләгәч, Алабуга милиция мәктәбенә барып укый. Шулай итеп, 1955 елдан Кукмарада яши һәм эшли башлый. Башта милиция бүлегендә, аннары райпода юристконсульт булып хезмәт куя. Хәзерге вакытта районыбызның ветераннар советында секретарь булып тора.
Касыйм абый яныннан үземә көч, дәрт алып кайттым. Миңа аның тормышны яратуы, сабырлыгы, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда күргәннәрен тәфсилләп сөйли белүе, көр күңелле оптимист булуы ошады.
Без ел саен 9 нчы Май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадын карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннар арасында Касыйм абый да бар. Ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга!
Ватанны азат итү бөтен халык эше булган. Шуңа күрә “алар Ватанны сакладылар” дигәндә, без ул сугыш еллары халкын − барысын да күз алдында тотарга тиешбез: ул елларда яшәгән, сугышта катнашкан, тылда эшләгән кешеләрне. Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт! Ә безнең бурычыбыз − ул еллардагы халыкның батырлыгын үзебез дә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру.
Сугышлар беркайчан да булмасын иде. Гөрләп туйлар узсын, сабыйлар тусын, барысы да әтиле-әниле үссеннәр! Җирдә матурлык яшәсен! Бары матурлык кына дөньяны афәттән саклый. Шуңа күрә дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар − туган илдә тынычлык булсын!
Барсучья кладовая. Александр Барков
Знакомые следы
Нора Аргунова. Щенята
Сочини стихи, Машина
Два плуга