"Абыем бәете"
Вложение | Размер |
---|---|
iluz.docx | 14.7 КБ |
Абыем бәете.
“Бисмилләһ” дип башлыйм әле
Бәетемнең башларын.
Үзем уйлыйм, үзем елыйм,
Катты инде башларым.
Абыйлардан чыгып киттем,
Өемә кайтыйм, диеп.
Әти-әни көтеп тора
Печән кертергә, диеп.
Олы юлга чыгып бастым,
Берни керми башыма.
Озакламады, килеп җитте
Бер кечкенә машина.
Юлда күргәчтен, дусларым
Аптырашып калдылар.
Урыннары булмаса да,
Алар мине алдылар.
Инде кайтып өлгерәм дип,
Шатланып куйдым эчтән.
Яңгыр явып үткән иде,
Алдагы көнне кичтән.
Дусларыма рәхмәт әйтеп,
Әтине искә алдым.
Озакламам, кайтып җитәм, дип
Әнигә хәбәр салдым.
Әтием мине көткәндер,
Күзе юлда булгандыр.
Печән кертеп бетергәндә,
Күңелләре тулгандыр.
Ә юллар юеш иде...
Борылышлар күп булды.
Каршыбызда зур КамАЗ
Кисәктән пәйда булды.
Гафу ит, әти-әнием,
Кайтып җитә алмадым.
Җаным хәзер дә сызлана,
Сезгә булыша алмадым.
Көтеп-көтеп тә кайтмагач,
Әни яшьләрен түкте.
Сезне борчуларга салып,
Эзләргә мәҗбүр итте.
Ярый әле өч көннән соң
Аллаһ мине таптырды.
Туганнарым килеп җитеп,
Авылыма озаттырды.
Бары да елый, яшь түгә...
Нык бул, әни, сабыр син.
Егерме дүрт яшемдә
Гүр иясе булдым мин.
Абый, синең күңлең нечкә,
Еларсың мине күмгәч,
Юксынырсың җәйләр җиткәч,
Өйләрдә утлар сүнгәч.
Сеңелкәйләрем мин сезнең
Туегызда була алмам.
Бәхетле озын гомерләр
Мин сезгә теләп калам.
Гыйнварның егерме җидесендә
Әни мине таптың син.
Августның унҗидесендә
Соңгы юлга озаттың син.
Дуслар, туганнар, күршеләр
Бәхил булыгыз, барыгыз!
Изге җомга көннәрендә
Миңа дога кылыгыз!
Илүзә Ахунова, 10 нчы сыйныф укучысы,
Шәпше урта мәктәбе.
Плавает ли канцелярская скрепка?
Свадьба в Малиновке
Растрёпанный воробей
Лесная сказка о том, как согреться холодной осенью
О чем поет Шотландская волынка?