"Гаиләмдәге ветеран" конкурсы
Вложение | Размер |
---|---|
veteran_v_moey_seme.docx | 18.28 КБ |
Республика Татарстан Ютазинский муниципальный район МБОУ «Каразирекская СОШ»
Конкурс «Ветеран в моей семье»
(Гаиләмдәге ветеран)
Выполнил: Котловский Динар, 7 класс
Руководитель:: Котдусова Гузалия Расимовна
8 855-93-4-22-50
Каразерик, апрель, 2016
Минем иң якын кешеләремнең берсе - бабам. Аның исеме –Илдус Котловский. Ул миңа киңәшче дә, мине эшкә өйрәтүче,авылдашларыбыз турында сөйләүче дә. Авылыбызның тарихы,аның кешеләре, бабамның үткән гомер юлы турында белү миңа бик кызыклы.
“Без күргән авырлыкларны берәүгә дә күрергә язмасын. Еллар имин, күкләр һәрчак аяз булсын иде”-, ди ул. Бабама авырлыкларны бик күп күрергә туры килгән шул. Илдус бабам сугышның иң дәһшәтле чорында - 1943 нче елда туган. Аның тууы турында әтисе бөтенләй дә белми кала. Ике арада хатлар йөрми. Бабам дөньяга килгәндә,әтисе инде исән булмый,шунлыктан аңа бер тапкыр да”әти” сүзен әйтергә туры килми. Ул әтисен бары әнисе сөйләве буенча гына күз аллый.
Бабамның әтисе Котловский Рифкать Әхмәтҗан улы гаиләдәге 4 малайның икенчесе булып дөньяга килә. Әниләре Гайшә абыстай фронтка бер-бер артлы 4 улын озата. Бары икесе генә- Тәлгать һәм Фоат уллары гына исән-сау әйләнеп кайта.
Бабамның әнисе Маһруй әби Рифкать бабабызның вафаты турында хәбәр алган көнне һәрчак күз яшьләре белән искә ала иде. Маһруй әбиемне мин яхшы хәтерлим. Ул озын гомер кичерде. 95 яшенә җитеп, моннан 4 ел элек мәңгелек йортка күчте. Рифкать бабам белән ул бары ике генә ел яшәп кала. Башкача кияүгә чыкмый, гомере буе бабамны көтеп яши.
Маһруй әбием олыгайганчы колхоз эшендә була. Тол хатынга улын аякка бастыру җиңелдән булмый.Төп йортка Тәлгать каенеше фронттан кайтып,гаилә коргач, Маһруй әбием өч яшьлек Илдус бабамны күтәреп, башка чыгып китә. Ярый колхоз хуҗасы, аларның хәленә кереп, ашлык келәтеннән бер урын бирә. Шунда яшәп торалар алар. Ул елларны бабам яхшы хәтерли. “Урамда бергә уйнаган дусмалайларның аталары фронттан кайтса, шул малайларга бик кызыга идек. Минем әтием дә кайтып керер кебек тоела иде”-, дип әле дә искә ала бабам.
Еллар үтә.Бабамнар колхоз һәм туганнары ярдәме белән бәләкәй генә йорт тергезә. Армия сафларында хезмәт итеп кайта. Авылның иң булдыклы,чибәр кызы Нурия әбием белән гаилә коралар.Өч бала тәрбияләп үстерәләр.Кабаттан яңа йорт тергезәләр. Маһруй әбиемнең урыны түрдә була. 50 елга якын бергә матур гаилә булып яшиләр.
Һәр елны Җиңү көнендә бабам белән авыл уртасынагы һәйкәл янына киләбез. Бөек Ватан сугышында һәлак булган 155 авылдашыбыз исеме арасында минем дә карт бабамның да исеме бар. Һәйкәлгә чәчкә куйганда, бабамның күзләре яшьләнә. Аны юатырдай сүзләр эзлим.Карт бабамның истәлекләре, хатлары сакланмаганга да аның күңеле борчулы.
Бабамның күптәнге хыялы бар: әтисе җирләнгән Смоленск шәһәренә барып,каберенә зират кылу.Теләгенең тормышка ашуына ярдәм итә алсам иде дип уйлыйм мин.
В чём смысл жизни. // Д.С.Лихачев. Письма о добром и прекрасном. Письмо пятое
Военная хитрость
Два морехода
Знакомые следы
Три способа изобразить акварелью отражения в воде