Әлеге мәкалә татар теленең бүгенге халәте, киләчәге турында фикер йөртү рәвешендә язылган. Мәкалә икетеллелек мәсьәләләрен, телнең юкка чыгу проблемаларын кузгата.
Вложение | Размер |
---|---|
tel_dign_miras_bar.docx | 23.68 КБ |
“Татар кешесе ! Бел! Син сөйләшкән тел дистәләгән гасырлар буенча чарланып , иң камил телләр дәрәжәсенә күтәрелгән. Синең телеңдә катлаулы фәнни хезмәтләр дә , илаһи төшенчәләр дә, гүзәл әдәби әсәрләр дә язылган. Аны хөрмәт ит, сакла һәм үстер!” (Т. Миңнуллин. Татарның әхлакый кодексы.)
Тел дигән мирас бар....
Гомремдә җыйдым гыйлем - Мөгаллимнәр бирде белем. Күңелемә якын итеп Алган сабак - туган телем. Илдус Гыйләҗев.
Туган тел ! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән алыштырылмый торган “әти”, “әни”, “әби”, “бабай” сүзләрен туган телендә өйрәнәбез.
Кеше тормышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр, кешеләр, әйберләр була. Мин шуларның берсе дип, аның туган телен саныйм. Ул - кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә.
Кеше дөньяда беренче аваз салуга, аны тудырган ана үзенең сабыена туган телендә “балам” дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый. Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала. Бөек Тукай юкка гына үзенең иң кадерле кешеләре - әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен, алар рухына багышлаган догаларын туган телендә белдермәгән.
И туган тел! Синдә булган
Иң элек кыйлган догам: Ярлыкагыл, дип, үзем һәм Әткәм-әнкәмне, Ходам!
Кайда гына яшәмәсен, кеше, нинди генә телдә сөйләшмәсен, туган ил, туган тел дигән шушы ике газиз сүзне бөек хөрмәт белән әйтә. Бу ике гыйбарә һәрвакыт берсенә берсе аваздаш булып ишетелә: “Туган тел”, дидеңме, үзеннән-үзе туган ил күңелгә килә. Икесе ике төшенчә булуга карамастан, бу ике сүзнең икесенең дә җанга якын уртак мәгънәләре бар. Алар телгә алыну белән күңелләрдә якынлык, кардәшлек хисе, туган илеңә һәм халкыңа тирән мәхәббәт тойгысы уяна. Чөнки болар икесе дә сабый чакта ук иң беренче булып колакка кергәннәр, чөнки алар ана сөте белән, әниләрнең бишек җырлары белән үк каныбызга сеңеп калганнар. Шунлыктан, чит илләргә киткән кеше туган илен сагынып җырлар чыгара, шунлыктан ул, туган илен саклар өчен, кулына корал алып, сугышка китә. Чит илләрдә озак йөргән кеше туган туфрак җылысын да, туган тел авазларын да бер үк дәрәҗәдә сагынып кайта.
Билгеле, һәркайсыбыз туган илебезнең алдынгы булуын, бай булуын, аның һәртөрле афәтләрдән, хәвеф-хәтәрдән, сугышлардан азат, имин булуын телибез. Туган тел дә бездә шундый ук хәер-хаклык, шундый ук кайгыртучанлык теләге уята. Чөнки тел - җәмгыятьнең, һәрбер аерым шәхеснең берни белән дә алыштырып булмый торган рухани байлыгы. Чөнки тел халыкның акыл хәзинәсен, гореф-гадәтен, хәзер дә безгә хезмәт итә торган иң яхшы традицияләрен, дөньяга карашын, фәлсәфәсен, шигъри җәүһәрләрен бик борынгы заманнардан бирле түкми-чәчми безнең заманнарга алып килгән.
Безнең халкыбызның күңел җәүһәрләре бары тик туган телдә генә сакланып калган. Бары тик туган телдә генә алар күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә алалар. Шуңа күрә дә безнең шәхесләребез, галимнәребез, язучы һәм шагыйрьләребез туган телгә зур игътибар бирәләр.
Галимнәр фикеренчә, үз телендә белем алу балага җиңелрәк бирелә һәм үзләштерү, аңлау дәрәҗәсен арттыра икән. Туган теленең кешегә тәэсир көче дә көчлерәк. Бу турыда язучыбыз Г. Бәширов бик дөрес әйткән. Ул инде туган телнең байлыгын бик яхшы белә, чөнки гомере буе халык аваз иҗаты җәүһәрләрен җыйган һәм өйрәнгән кеше. ”Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, - дип яза Г. Бәширов, - һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннар куырудан саклап, мең еллар буена үстереп килгән. Өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә китергән”. Никадәр мәгънәле сүзләр! Иксез-чиксез бу бай мираска һәр буын үз өлешен керткән, бу гаҗәеп күңел чишмәсе беркайчан да саекмасын өчен, һәр буын аңа яшәү көче өстәгән. Күп гасырлы бөек тарихында нык сыналган телебезне инкыйлабтан соңгы чорда имгәтү, аны рус сүзләре белән чуарлау гадәткә кергән булган. Шагыйрь Ә. Атнабаев моңа бик борчылган: Күкрәк сөтедәй саф ана телен Әйләндердек “мама” теленә. Ни русча, ни татарча белмәс Имгәтелгән буын тилерә.
Чыннан да, үземнең күзәтүләремнән чыгып әйтәсе килә: бүгенге көндә татарларда ике телне бутап сөйләү - гадәти күренеш. Иптәшләрем һәм сыйныфташларым шулай ук саф чиста татар телендә генә аралаша алмыйлар. Беркөнне телевизордан татарча алып барыла торган тапшыруда үзебезнең Сарман ягы чаңгычы кызыннан интервью алганнарын тыңладым. Һәм якташымның туган телендә камил сөйләшә алмавына бераз читенсендем, сөйләмнең ямьсез һәм тупас килеп чыгуына тагын бер тапкыр инандым. Туган телеңне башка телләр белән чуарламыйча сөйләшү – һәр кешенең әхлакый кодексыдыр!
Татар классик поэзиясенең күренекле вәкиле Дәрдемәнд тә телләрне өйрәнергә, ләкин аларны бер-берсе белән бутап, пычратмаска куша: Кил, өйрән, и туган, бер башка телне, Бүген телләр белү яхшы һөнәрдер. Катыштырма вә ләкин телгә телне, Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.
Дөрес, күп телне белү бик яхшы. Шул исәптән, туган телеңне дә онытма! Мин үземне татар телле булуым белән бәхетле дип саныйм. Чөнки бу телдә сөйләшеп, мин әле тагын күпме төрки телләрдә (үзбәк, төрек, башкорт һ.б.) аралаша алам дигән сүз!
Иң соңгы мәгълүматлар да, әйтелгән фикерләр дә татар теленең халыклар арасында абруе өзлексез үсә баруы хакында сөйлиләр. Танылган тел галимнәренең раславынча, безнең телебез хәзер Җир шарында иң күп таралган, иң популяр телләрнең берсе булып санала. Буыннан-буынга мирас булып килгән ата-бабаларыбыз теле ни өчен соң әле минем буында гына юкка чыгарга тиеш?!
Тел - тормышның көзгесе, диләр. Телнең байлыгына, тормышның нинди катлаулы ихтыяҗларын үтәргә сәләтле булуына карап, халыкның культурасы нинди югарылыкта торуын билгели. Без бүген дә, хәзерге әдип һәм шагыйрьләрнең дә үз әсәрләренең телен баета баруларын, заманыбызга хас үткен, тапкыр, образлы бай тел белән язуларын көтәбез. Халыкчан, җиңел тел белән язылганда, газета-журналлар да ансат укыла. Телнең сафлыгына, аңлаешлы булуына, гадилегенә игътибар ителсә, артистлар, лекторлар, агитаторлар сүзе үтемлерәк, күңелдә калучанрак була. Соңгы вакытта, сөйләм теле дә, әдәби телебез дә сизелерлек дәрәҗәдә баеды, язучылар да күбәйде, китаплар саны да бик күпкә артты. Халыкның тел байлыгына, чын рәссамнарча, кадерле иҗат материалы итеп карап, һәр сүзне, затлы асылташ сайлагандай, җентекләп сайлау бар, аларны иң нурлы яклары белән ялтыратып торырлык, иң асыл мәгънәләрен балкытырлык итеп, ювелир пөхтәлеге белән тезү бар. Мин киләчәктә дә шулай булыр дип өметләнәм. Телне “үз чорынын көзгесе” дип тә атыйлар. Һәр сүзе барлык нурлары белән балкып торырлык итеп җентекләп чарланган бай, нәфис, сизгер тел халыкка эстетик һәм әхлакый тәрбия бирү коралы булып хезмәт итә.
Туган телемә карата хисләремне шагыйрь И. Гыйләҗев сүзләре белән йомгаклыйсым килә:
Ул булганда адашмабыз - Юлым туры, нурлы көнем.
Күз карасы кебек саклыйм
Анам телен – Татар телен.
Большое - маленькое
Космический телескоп Хаббл изучает загадочную "тень летучей мыши"
У меня в портфеле
Сторож
Философские стихи Кристины Россетти