Татар шигърияте күгендәге иң якты йолдызларның берсе булган Габдулла Тукайның иҗади мирасы үзенең фәлсәфи тирәнлеге, эчтәлек һәм форма яңалыгы, тәрбияви әһәмияте белән үзенчәлекле һәм кызыклы.
Тукай - күпкырлы талантка ия әдип. Шагыйрь булып формалашканчы, ул катлаулы тормыш юлы уза.
Вложение | Размер |
---|---|
Тукай - яраткан шагыйребез | 35.5 КБ |
tukay-yaratkan_shagyyrebez_1.doc | 35.5 КБ |
Тукай – яраткан шагыйребез.
Ил сине өлкән итеп, ялгыз итеп өзелеп сөяр
Җырың җырлар яшь буыннар, кабереңә гөлләр сибәр. “ Без яшәгән гасырның башыннан ахырына кадәр халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә?” – дип яза Равил Фәйзуллин. Бу сүзләр чынлап та дөрес бит. Миргазиз Укмаси
Тукай... Бу сүзне мин бәләкәй чагымнан ук ишетеп беләм. Әкиятләрен, җырларын тыңладым . Ләкин аның кем булуын төшенмәдем. Үсә төшкәч, мәктәпкә баргач, Тукай минем күз алдыма үлмәс, мәңге яши торган бер шәхес булып килеп басты. Аның минем күңелемә кереп урнашуында укытучылырым, әти-әниләремнең дә бик зур өлеше бар.
Сөекле шагыйребезнең шигырьләрен бабаларыбыз ятлаган, әти-әниләребез укып үскән, хәзер аларны без өйрәнәбез. Тукай әсәрләрен укыган саен укыйсы килә. Белгәнебезчә, Г.Тукай зур җаваплылык белән балалар өчен иҗат иткән, нәниләр әдәбиятын үстерү өстендә эшләгән. Аның шигырьләре балалар фольклоры кебек гади һәм күпкырлы. Шагыйрь тәрбия мәсьәләләрен игътибар үзәгендә тоткан. Аның шигырьләрендә табигать күренешләре, кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары тасвирлана, балалар тормышы чагылдырыла. Тукайның әсәрләре Туган илне ярату, халкыбызны хөрмәт итү, эш сөю кебек хисләр белән сугарылган, Һәм алар зур тәрбияви көчкә ия.
Г.Тукай, чын балалар шагыйре буларак, табигать күренешләрен без аңларлык итеп тасвирлый; аларда табигатьтәге матурлыкка, камиллеккә мәхәббәт хисе уята, аңа сакчыл караш тәрбияли. Аның шигырь хәзинәсеннән өлкәннәр дә, балалар да җан азыгы таба. Тукай, йөзьяшәр карт шикелле гаҗәеп акыл иясе булу белән бергә, сабый кебек беркатлы, бала табигатьле һәм саф күңелле булган, димәк.
Аның “Кәҗә белән сарык”, “Су анасы” һәм “Шүрәле” әкиятләрен кем генә белми икән. Без кечкенә классларда бу әкиятләрне ничек язылган булса, шулай туры мәгънәсендә аңлап укый идек. Мәсәлән,” Урманга берүзең барырга ярамый, бүре килеп чыгар; кеше әйберенә тияргә ярамый, төнлә Су анасы килер”,- дип укысак, аларга күпме мәгънә салынган икән бит. Өлкәнрәк классларга күчкәч, укытучыларыбыз Бүренең- хөкүмәт, Кәҗәнең – укымышлы, әйдәп баручы кешеләр , ә сарыкның – гади халык икәнен аңлаткач, шаккаттык. Тарих битләренә карасаң, бу чынлап та шулай бит. 1905 елгы революция елларында хөкүмәт, әкияттәге бүреләр качышкан кебек, халыкка ташламалар ясый, ышандыра. Әкияттә дә бүреләр үлми бит, ә бары тик качалар гына. Мондагы учак янында эшләре барып чыкмагач, икенче учак янына җыелачаклары һәм үзләренең көчләрен күрсәтәчәкләре билгеле.
Тукай “Шүрәле” әкиятен язганда Гомерның “Одиссея”сы белән таныш булган дигән сүзне ишеткәч шаккаттык. Башта әкиятне тагын бер кат укып чыктык, аннары “Одессия”нең эчтәлеген искә төшердек. Икесен бергә чагыштыргач, уртаклыкларны таптык. Бу безгә Г.Тукайның бик белемле кеше икәнен тагын бер тапкыр дәлилләде. Шүрәле үзенең туган җире – урманына хуҗа буласы килгән кебек, һәр халык та үз иленә-җиренә хуҗа буласы, илен-җирен, телен саклыйсы килә. Ләкин әле Былтырлар да бар бит.
Тукай үзенең бу әсәрләрендә үз турында түгел, халкы турында уйлый. Аны иҗатка илһамландырган нәрсә – халыкның хәл – әхвәле һәм милли мәдәният белән милли әдәбиятның уңышы. Халык гамен җырлаган бөек шагыйрь ул, гомерен тулысынча халыкка багышлаган шәхес. Тукай гомере буена үз халкының азат тормышта яшәвен күрергә теләгән. Бөтен язылган әсәрләре халык күңеленә юл таба. Тукайны халык үз шагыйре итеп каршы алган, аны хаклы рәвештә халык шагыйре дип атаган. Равил Фәйзуллин да үзенең “Үлемсезлек символы” дигән мәкаләсендә “Кирәк икән, бик кирәк икән үткән заманның кабатланмас Затлары! Чөнки алар – Бөек. Ә һәр Бөек шәхес ул – гомумкешелек хәзинәсе. Әгәр Бөек булсаң –
...Шагыйрь булсаң, Дөнья өчен
давың, януың кирәк.
Януыңны күп халыклар
Күмәк тануы кирәк”, -дип яза.
Үлемсезлек - бөек мәънәгә ия сүз. 20 нче йөз башында Россия киңлекләрендә шагыйрьләрдән бердәнбер диярлек уникаль шәхес бит ул. Ятим үсеп, дәүләт уку йортлары күрмичә тәрбияләнеп, бик аз гомер яшәп, ятимлек һәм ялгызлык кичереп, биш-алты томлык мәңгелек әсәрләр язган иҗатчы дип ул чорда тагын кемне атап була соң? Тукайның милләтебез кояшы икәнен күрү өчен аның шушы җырлары гына да җитә.
Юк, үлмәдең, Тукай, син мәңге яшь,
Син мәңге безнең арада.
Мәңге көләч, шат шигырьләреңнән
Туган халкым кодрәт, көч ала.
Юк, шагыйрь үлми, ул халык йөрәгенә әверелә! Тукайның бөеклеге тулырак ачыла бара. Тукай бүген дә исән, ул бүген дә үз милләте белән бергә шатлана, бергә сөенә, бергә горурлана.
Әйе, яраткан Тукаебыз вафат булуына да күпме вакыт узган. Әмма Тукайсыз яшәсәк тә, без Тукайдан аерылмадык. Безнең белән һәрчак Аның үлемсез әсәрләре, шул әсәрдәге һәммәбезгә таныш булган геройлар – Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарык ...
Тукайсыз да, Тукайлы да 125 ел...
“Әйе, Тукай һәрчак безнең белән яши. Тукай синдә, бездә дәвам итә.
Без – Тукай дәвамы”,- ди минем әтием. Мин моның белән килешәм.
Галимова Айсылу.

Разноцветное дерево
Басня "Две подруги"
Ах эта снежная зима
Извержение вулкана
Рисуем тыкву