Иҗатыбыз елдан- ел үсә бара. Район гәҗите "Актаныш таңнары"нда, республикакүләмендә чыга торган "Көмеш кыңгырау"гәҗитендә, "Мәйдан" журналында, Алабуга университетында ел саен уздырыла торган Бөтенрәсәй "Каурый каләм"конкурсында үз иҗатларыбыз белән катнашып, призлы урыннар яулыйбыз.
Вложение | Размер |
---|---|
teatrga_110.doc | 33 КБ |
Театрга 110 !
“Советлар Союзы герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет
мәктәп-интернаты”дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Күктә кояш нурын сибә
Җиһанда яз, күңелдә нур.
Шатлык өстенә шатлык
Театрыбызга йөз дә ун.
Татар халкы моңлы халык
Ничек җаен табасы
Күңел ачар өчен җыелышып
Кай җирләргә китеп барасы.
Бу уйларны, бу теләкне
Әллә Аллаһ ишетте.
1907 ел... Театрыбыз
Халык өчен ачты ишекне.
Кариев “Сәяр” труппасы
Ишекләрен ачты киң итеп.
Уфа “Нур”ы Себер “Ирек”ләре
Өмет бирде халкын үз итеп.
Сәхнә түрләрендә Беренче театр
Кариев, Хәмзә образы куелды.
Тормышны аңлый башлап,
Халкым уе инде уянды.
Саф рухлы, көчле, хезмәт сөючән,
Галиябану Хәлил мәхәббәте.
Тамашачы дулкынлана, хисләнә
Алкышларына куеп мәхәббәтен.
Сәхнәләргә менгән яздан
Галиябану мәңге мактаулы.
Шуннан бирле төшкәне юк
Халык күңелендә саклаулы.
Җир шары буйлап гизеп,
Бар халыкны үзенә каратты
Үлемсез Әлмәндәр киң күңелле
Зирәк акыл, тапкырлыгын танытты.
Сәхнә түрен һаман-һаман
Били яңа-яңа әсәрләр.
Ышанам халык күңелен ачкан
Театрсыз яшәп булмый дисәләр.
Сәхнә иркен, театр горур
Халык барлый барлык көткәнен.
Театрга мәдхия җырлый
Данлый аның тарихи үткәнен.
VIII сыйныф укучысы Фәрхетдинова Айназ
Театрга мәдхия
“Советлар Союзы герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет
мәктәп-интернаты”дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Театр – яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
Тукай язган бу сүзләрдә хаклык бар,
Театр ул - һәр күңелгә барып җитә.
Театр ул – үзе олы тормыш,
Артист анда яши, иҗат итә.
Алар кылган кыйссаларны карап,
Халкым рухи ләззәт кабул итә.
Театр ул – ял иттерә җаныбызны,
Булышадыр чистартырга уебызны.
Кирәк икән елата да, җырлата да,
Көлдерә һәм уйландыра барыбызны.
Марсельләре, Туфаннары театрның
Күпме буыннарга илһам бирде?!
Бикчәнтәев куйган тамашаны,
Халкым басып, алкышларга күмде.
Татар барда,син, театр, яшәрсең,
Яңа балкыш белән әле яшьнәрсең.
Буыннардан- буыннарга мирас булып,
Яңа тамашаларга, син, дәшәрсең,
Син яшәрсең...
VIII сыйныф укучысы Мөхәммәтгалиев Ильвир
Н. Гумилёв. Жираф
Весенние чудеса
Плавает ли канцелярская скрепка?
Золотой циркуль
Приключения Тома Сойера и Гекельберри Финна