"Мин гаиләмне яратам" темасына сочинениедә укучы үз гаиләсе хакында яза.
Вложение | Размер |
---|---|
min_gailmne_yaratam_-_sochinenie.doc | 29.5 КБ |
Мин гаиләмне яратам.
Бу дөньяга һәр сабый бәхетле булыр өчен туа. Әлбәттә, “бәхет” төшенчәсен һәр кеше үзенчә аңлый һәм үзенчә бәхетле булырга омтыла. Мине уйлавымча, бәхет ул- янәшә- тирәңдә сине аңлаучы, сине яратучы әти- әниең, туганнарың булуы. Әти- әниләр гомерләре буе балаларына җил- яңгыр тидермичә яшәргә омтылалар, аларны бәхетле итеп күрергә телиләр. Минем әти- әнием нәкъ шундыйлар.
Әтием балаларны бик ярата. Шуңа күрәдер ул китапханәче һөнәрен үз иткән. Ул бервакытта да безгә тавыш күтәреп эндәшми, сабыр гына аңлата белә. Әтием сеңлем белән минем өчен яраткан әти, әбиебез өчен кайгыртучан бала, сеңелләре өчен олы киңәшче, әниебез өчен олы терәк. Без һәрвакыт аның кайгыртуын тоеп яшибез.
Минем әнием - дөньядагы иң матур хатын-кызларның берседер. Иң уңганы да әниемдер. Безнең өчен барысын да эшли ул. Шуңа да йөзебез һәрвакыт якты, өстебез чиста-пөхтә безнең, абыем белән мине бик бәхетле итеп күрергә тели әнием. Тәмле ашлары, нурлы йөзе, ягымлы сүзе белән кешеләр арасында да хөрмәт ителүчеләрдән ул.
Мин һәр эштә, киңәш сорап, әниемә мөрәҗәгать итәм, борчылган, эчем пошкан вакытларда аңа сыенам. Шул чакта күңелемә рәхәт була, җаныма тынычлык иңә. Әниемнең үгет- нәсихәтләрен, киңәшләрен тыңларга тырышам, чөнки ул күп тәжрибә аркылы бу дөнья хәлен һәм аның серләрен миннән әйбәтрәк белә.
Шатлык – кайгымны уртаклашучы да, иң якын һәм ышанычлы кешеләрем дә - әти- әнием минем. Минем шатлыгым өчен миннән дә артыгырак сөенә алар, ә борчуларымны җиңеләйтү өчен, кулларыннан килгәннең бөтенесен эшлиләр.
Мин үзебезне иркә балалар дип әйтмәс идем. Әти- әнием безне хезмәткә өйрәтеп үстерәләр. Көчебездән килгән кадәр ашарга пешерә, өй җыештыра, хуҗалыктагы вак- төяк эшләрне башкара беләбез без.
Дәресләрне әзерләп бетергәч, ял көннәрендә, әлбәттә, без әниебезгә булышабыз: бергәләп өй җыештырабыз, кул эшләренә өйрәнәбез.
Ата- ана назын тоеп яшәү- зур бәхет ул. Баланың төп таянычы- аның гаиләсе. Бала шуны тоеп үссә, кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәнә. Алар безнең якын киңәшчебез, сердәшчебез. Шуңа да аларга борчу- мәшәкать тудырасы килми.
Китапларда еш кына гаиләне дәүләт белән чагыштыралар. Монда үзенә күрә дөреслек бар. Гаиләнең башлыгы - премьер- министры-әти, финанс министры, гадәттә, хатын- әни; киңәшчеләре - әби - бабайлар; гади гражданнары – балалар була ич. Шуңа күрә нык таза гаиләләрдән генә көчле дәүләт төзелә дип әйтәләр, күрәсең. Бер- берең белән аңлашып, киңәшләшеп яшәү гаиләнең ныклыгына китерә. Безнең гаиләбез нәкъ шундый дип әйтер идем мин, чөнки һәр проблеманы бергәләп хәл итәбез.
Бер йортта әти- әни, абыем һәм мин генә яшәсәк тә, гаиләбезне бик зур дип саныйм мин. Минем өч әбием, бабам, бик күп абый - апаларым бар. Бәйрәм көннәрендә без бергә әби йортында җыелабыз. Зур эшләрне дә бергәләп эшлибез.
Мин үз гаиләмне бик яратам, өебездә һәрчак тынычлык, иминлек булуын телим. Абыем белән мин әтиләр сүзеннән чыкмыйча, тәүфыйклы булып үсә алсак, укырга, эшләргә иренмәсәк, без бик бәхетле гаилә булырбыз. Моның өчен билгеле абыем белән миңа тырышырга кирәк.
Щелкунчик
Нора Аргунова. Щенята
Волшебная фортепианная музыка
Сила слова
Как выглядело бы наше небо, если вместо Луны были планеты Солнечной Системы?