Өебезнең кояшы
Вложение | Размер |
---|---|
Өебезнең кояшы | 697.02 КБ |
Өебезнен кояшы
Минем кадерле әбием 1951 нче елның 8 нче июлендэ матур җәй аенда дөньяга килә. Дөньяда әбиләр бик куп, ә минем Фәния әбием шикелле әби дөньяда бер генә.
Минем әбием җитез куллы, сабыр. Ул узенең кечкенә куллары белән, йон эрли, шәл бәйли, оекбашлар бәйләп тора. Минем әбием кулларыннан узган эшләрне тау итеп өйсән дә, ул тау болытка тияр иде, ә юл итеп сузсаң, аны узарга бер гомер кирәк булыр иде. Шушы куллары белән минем әбием ничә бала карап устергән. Тырышып тормыш авырлыгын бергә ерып барып, гаиләләрен тугәрәкләндереп 4 бала дөньяга аваз сала. Дөрес, бугенге көндә анын 3 се генә исән. Аларны киендергән, туйдырган, моңлы вакытларында башларыннан сөеп иркәләгән.
Йөрәк җимешләре төрлесе-төрле якка сибелсә дә, бугенге көндә әниләрен ялгызы гына яшәтмиләр. Бугенге көндэ әбиебез ил-көннәрнең тыныч булуына шокерана итеп 8 оныгының игелеген куреп, таза-сау булуларына сөенеп яши. Әбиебез уз урнәгендә безне дә тырыш итеп устерә.
Әйе әбием зур тормыш юлы уткән, аңа инде быел 65 яшь тула. Без әбиебезнең сабырлыгына сокланабыз, тыйнаклыгына таң калабыз. Әбиебезнең укыган догалары, хәер-фатихасы безнең тормышыбызны нурлый. Без-балалары аңа бик рәхмәтле. Ул безгә әле ныклы-терәк hәм таяныч. Әбиебезгә ходай биргән гомерен сәламәтлектә яшәвен, куңел тынычлыгы, бабаебыз белән бергә хәерле тыныч картлыкта гомер итуен телибез. Мин әбиемне бик-бик нык яратам.
Галләмов Самат
Карандаши в пакете
Машенька - ветреные косы
Л. Нечаев. Про желтые груши и красные уши
Распускающиеся бумажные цветы на воде
Нора Аргунова. Щенята