Сочинение ученицы 10 класса Сейдгазовой Ляйсан на тему "Люблю тебя, мой край родной"
Вложение | Размер |
---|---|
Сочинение | 32 КБ |
Сочинение «Яратам сине, туган як»
Яратам мин туган илемне,
Яратам мин туган телемне,
Яратам мин туган җиремне,
Яратам мин туган өемне,
гаиләмне, әниемне, әтиемне, дәү әниемне, дәү әтиемне һәм нәни бертуган сеңелемне. Мин, Ләйсән Илгиз кызы Сейдгазова, Пенза өлкәсенеӊ Лопатино районы иске Вершаут авылында яшим. Мин җиргә татар кызы булып тууыма бик горурмын. Мин үземнең туган телемне яратам, чөнки ул әнием, әтием, әби-бабаем теле. Без өйдә татар телендә генә сөйләшәбез.
Безнең Вершаут авылында мәктәп, мәдәният йорты бар. Мәдәният йорты каршында зур һәйкәл басып тора.Ул Бөек Ватан сугышы кырында ятып калган авыл батырларына, безнең ирекне саклаучыларга багышлап салынган. Бөек Җиңү көнендә шул һәйкәл янына балалар, укучылар, авыл халкы җыелып аларны искә алалар.
Безнең яшәгән җиребез – авылыбыз бик матур. Авылыбызны бөтен ягыннан урманнар уралган. «Урманнарда кура җиләк тә җир җиләк, күз ачып йомганчы җыярсыӊ бер чиләк». Ул җиләкләр шулкадәр тәмле авызда эреп китә. Туган җиремдә үскәнгәме әллә миңа шулай тоела? Андый тәмле җиләкләр бездә генә үсә кебек, алардан бер дә туймыйсың сыман. Ә көз көне бай урманнар безне төрле-төрле гөмбәләр белән бүләкли.
Авылның бер почмагында зур күл җәелеп ята. Ул балыкка бай. Яз, җәй көннәрендә күлгә бик күп булып акчарлаклар килеп төшә. Нинди күңелле шул акчаларның күлгә чумып-чумып балык тотуларын карап торырга!
Яз җитү белән яшел чирәмдә бәләкәй генә каз,үрдәк бәбкәләре шул үләнне ашап, йөгереп йөриләр, ә җәй көннәре күл өсте ап-ак булып китә, әйтерсеӊ, күл өстенә ак кар яуган. Бу авыл халкыныӊ казлары, үрдәкләре йөзеп йөриләр. Ә көз җиткәч, һәр өйдә каз өмәләре оештырыла. Кызлар казларны чиләккә төяп, көянтәләргә тагып, чишмәгә казлар юарга төшәләр. Ә кичләрен кызлар, өмә булган өйгә җыелышып, төрле уеннар уйный, җырлар җырлый, егетләр гармун суза. Һай, күңелле дә инде шул чаклар! Без, авыл балалары, сыйланып, тәмле ризыклар ашап рәхәтләнәбез.
Бәлки, ул миңа гына шулай тоела!? Мин уземнең туган җиремне бик яратам, чөнки бик матур, бик сөйкемле минем туган авылым, аның чылтыр-чылтыр аккан чишмәләре, ул чишмәләрнең сап-салкын сулары. Алар шундый тәмле! Ул суларны эчкәч, җаның рәхәтләнеп китә, яшисе килеп тора! Ул судан һич тә туймысың, шундый тәмле минем авылымның чишмә сулары!
Май аенда безнең авыл ап-ак күлмәк кигән төсле була. Төрле җимеш агачлары чәчәккә төренә. Күрәсе иде шул вакытта, нинди матур безнең яшәгән җиребез! Төннәр буена сандугачлар сайравын утырып тыңлыйсы килә. Шул вакытта чикеркәнең кычкыруы да сиңа башка төрле булып тоела. Ул инде күңел күтәренке булуга шулайдыр, минемчә.
Җәй көне алмаларын, чияләрен йөзеп кенә өлгер. Авылда мал-туарга печән җыйган вакыт килеп җитә. Хуш исле печән исләре яулап ала, син ул исне сулап туймыйсын. Ә кырларда җәй көне ашлыклар күкрәп үсә. Алар төрлө вакытта төрле төскә керә. Бер карыйсың, диңгез кебек яшькелт-зәңгәр ул, ә икенчеләп караганда – кояш кебек, җылытып сары төскә кергән. Көз җиткәч, кырга комбайннар чыга, иген төялгән машиналар кырдан бертуктаусыз авылга яңа җыйган урожайны ташыйлар; аннары ул элеваторларга китә. Бездә үскән ашлыктан ипи-печенье, тортлар, һәм башка төрле ризыклар пешерәләр.
Безнең авылда күп еллар элек руслар белән татарлар яшәгән. Авылның бер почмагы «рус очы» дип аталган. Рус балалары да татар балалары да бер мәктәпкә йөргән. Руслар һәм татарлар бергәләшеп бик тату яшәгәннәр, эштә дә, ялда да бергә булганнар. Хәзер инде авылыбыз – татар авылы.
Нинди рәхәт үзеңнең туган-үскән җиреңдә яшәү! Ходай сугышларыннан сакласын, күгебезне кара кайгылы болытлар капламасын инде.
Һади Такташның "Мокомай"поэмасыннан юллар искә төшә:
Бер җирдә юк андый ак каеннар,
Бер җирдә юк андый урманнар,
Бкр җирдә юк камыш сабаклары-
мондагыдай шаулый торганнар...
Золотой циркуль
Две снежинки
Убунту: я существую, потому что мы существуем
Военная хитрость
Волшебная фортепианная музыка