Данная статья о замечательном человеке Ташкаловой Валиме Сагитовне
Вложение | Размер |
---|---|
statya_baybikovoy_raili.doc | 32.5 КБ |
Тырыш Вәлимә апа
Октябрь аенда Шыкча урта мәктәбендә күренекле мәдәният эшлеклесе, Төмән дәүләт мәдәният академиясе доценты, өлкәбезнең татар конгрессында мәдәният эшләре җитәкчесе – Вәлимә Сәгыйть кызы Ташкалова белән эчтәлекле очрашу булды. Вәлимә апа “Себер татарларының мәдәнияте: тарихы хәм хәзерге” дигән китабының хәр бүлегенә тукталып китте. Бигрәк тә себер татарларынын туй йолаларына, бәйрәмнәренә, гореф-гадәтләренә игътибар итте. Мәктәп укучылары Вәлимә апага берничә сорау биреп киттеләр.
- Вәлимә апа, сез кечкенә чакта кем булырга хыяллана идегез?
Минем иң яраткан фәнем рус теле иде.Үскәч мин укытучы, я артист булырга хыяллана идем. Тормышта мине хәр нәрсә кызыктыра иде. Әле мин хореография түгәрәгенә йөрим, әле җырларга яратам, шуңа мин төрле түгәрәкләргә йөрдем. Мәктәптә укыганда кечкенә класс укычыларына биюләр өйрәтү, төрле кичәләрне алып бару, стенгазета редакторы булуы өстенә, студиядә төрле спектакльләрдә төп рольләрне башкара идем.
- Сез буш вакытыгызда нәрсә эшлисез?
Мәдәният кешесенең буш вакыты юк дияргә була. Үз гомеремдә берничә эштә берьюлы эшләдем: әле студентларга лекция укытам, әле күп еллар хоккей буенча комментатор бу-
лып, ә хәзер тагын бер эшем бар – ул Төмән өлкәсенең татар конгрессында мәдәният эш-
ләрен җитәклим.
Конгрессның төп бурычлары: татарларны берләштерү, туган телне, гореф – гадәтләрне, йолаларны, бәйрәмнәрне саклау, үстерү.
Төп юнәлешләрнең берсе: яшьләрне милли мәдәнияткә тарту, ятимнәргә , ветераннарга
булышлык күрсәтү.Соңгы елларда традициягә кергән “Себер йолдызы”, “Түгәрәк уен”,
“Сабантуй” кебек бәйрәмнәрне оештыру. “Себер йолдызы”, “Татар егете” конкурсларында сез дә катнаша аласыз. Моның өчен туган телне, тарихны, мәдәниятне, гореф – гадәтләрне
белү кирәк.
ул күңелле, элек – электән үткәрелгән борынгы бәйрәм, икенчедән, аны бит төрле халыклар ярата, көтеп ала, шуңа ана интернациональ бәйрәм дияргә була. Бу бәйрәм турында минем берничә мәкаләм дә бар. Шулай ук татар туена тукталып үтәсем килә.
Себер татарлары туйга зур игътибар биргәннәр. Туй берничә этаптан тора: кыз сурату
(ярәшү), негә (никах), туй.Туй берничә көн дәвам иткән. Туй ризыкларына игътибар зур була: бавырсак, балык пәлец, плов, чәк – чәк, пәрәмец, төрле татлы пәлецләр, тукац,
онашлы шурпа хәм башкалар. ХХ г. башында Төркиягә күчеп киткән себер татарларында да туй йолаларының кызыклы моментлары бар. Кыз сурату алдыннан егетнең туганнары җыелып кызның нәселен, нинди икәнен тикшереп, бер фикергә киләләр.Бер төркем ир туганнардан торган яучыларны аул байлар дип атаганнар.Ярәшүне икенче төрле кингаш
дип тә әйткәннәр. Яучылар үзләре белән төрле бүләкләр дә китерергә тиеш булганнар.
Соңыннан никах хәм туй. Хәркайсы этапка зур игътибар. Читтә яшәүче себер татарлары
да нәселдән – нәселгә килгән традицияләрне саклап, дәвам итәргә тырышалар. Бу безнең
өчен зур горурлык. Картлар әйткәннәр: “Үткәнен белгән хәм хөрмәтләгән халыкның килә-
чәге зур булыр”. Сез дә, укучылар, халкыбызның традицияләрен саклап, гореф – гадәтлә-
рен, телен белеп, бәйрәмнәрендә катнашып, мәдәниятен үстереп яшәргә тырышыгыз.
набыз, горурланабыз. Сез бөтен көчегез белән халкыбызга хезмәт итәсез. Киләчәктә сез-
гә яңадан – яңа иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек, шат күңел телибез. Киләсе очрашу-
ларга хәтле.
Шыкча урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы
Раиля Байбикова.
Какая бывает зима
Земля на ладонях. Фантастический рассказ
Как нарисовать китайскую розу
Дымковский петушок
Лист Мёбиуса