Сочинение "Минем горурлыгым" посвящается учителю ветерану Гарифханову А.Х.
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie_minem_gorurlygym.docx | 111.36 КБ |
Йөрәгемнең иң түрендә,
Иң кадерле әтикәү.
Яхшылыкта, матурлыкта,
Үрнәк миңа әтикәү.
Әтикәвем минем матур,
Күзләре якты, көләч.
Шундый күңелле була,
Ул өйгә килеп кергәч.
Минем әтикәвемнең исеме Гарифханов Әдип Хәким улы. Әтикәү 1940 нчы елның 20 августында Тубыл районы Ләчек авылында дөньяга килгән. Аның яшьүсмер вакыты авыр сугыш елларына туры килә. Әтисе 1942 елны сугышта Волхов фронтында һаләк була. Әнисе кулында биш ир бала кала – Якуб, Әнвәр, Әбил, Зиннур, Әдип. Иң кечеләре минем әтикәү була. Әнисе барысын да аякка бастырып, кеше итә. Аның әнисе Асия әбигә җиңел булмый, ул көне-төне эшли.
Минем әтикәүем бик тырыш, эшчән, бөтен эшне белә. Ул биш ел буенча армия сафында хезмәт итә һәм капитан исеме дәрәҗәсенә җитә. Әтикәү 1967 нче елда В.И.Ленин исемендәге Казан университетын тәмамлап, укытучы һөнәрен алган. Бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә һәм укыту эшенә багышлый. Иң беренче укытучы булып гына эшли, аннан соң Шыкча мәктәбе директоры вазифасын үти. Аның тормыш иптәше, минем әникәвем, Мөнирә Ибатулла кызы Гарифханова күп еллар укытучы, укыту һәм тәрбия эшләре буенча мәктәп директорының урынбасары булып эшли. Минем әтикәвем бик тырыш, эшчән, бөтен эшне белә. 1971 нче елда алар әникәү һәм ике кызлары белән Шыкча авылына күчеп киләләр, монда аларның Азат уллары туа. Әтикәү журналист та, язучы да. Ул өч китап бастырып чыгарган. Алар “Вакыт һәм үзем турында”, “Халкым горурлыгы”, “Тарихтагы эзләр”. Без аны якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән тәбриклибез. Исәнлек-саулык, озын гомер, тынычлык, шат күңел телибез. Без аны бик яратабыз, ул безгә күп киңәш бирә. Әтикәү безнең өчен зур үрнәк һәм горулыгыбыз!
Рузалия Уразумбетова, оныгы, Шыкча урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы
Знакомимся с плотностью жидкостей
Ворона
Интервью с космонавтом Антоном Шкаплеровым
Всему свой срок
А. Усачев. Что значит выражение "Белые мухи"?