Яшәеш һәм ришвәт... Боларның бер – берсенә нинди мөнәсәбәте бар соң ? Кайсы гына чорда яшәсәк тә, намус, җаваплылык, гаделлек кебек сыйфатларга капма – каршы булган җәмгыять үсешен тоткарлаучы ришвәтчелек дәвам итә.
Вложение | Размер |
---|---|
korruptsiya_dign_suzne_kurep.docx | 18.01 КБ |
“Ришвәтчелек – заман чиреме? “
9 нчы сыйныф укучысы Исмагыйлова Эльвина эше.
Коррупция дигән сүзне күреп,
Таң калдым мин укып гәҗиттән.
Дөньябызны басты ришвәтчелек,
Кемнәргәдер булыр гаҗәп тә.
( А. Гомәров)
Яшәеш һәм ришвәт... Боларның бер – берсенә нинди мөнәсәбәте бар соң ? Кайсы гына чорда яшәсәк тә, намус, җаваплылык, гаделлек кебек сыйфатларга капма – каршы булган җәмгыять үсешен тоткарлаучы ришвәтчелек дәвам итә.
Нәрсә соң ул ришвәтчелек?
“Ришвәтчелек – билгеле бер максатка ирешү өчен урындагы кешене сатып алу нияте белән бирелә торган акча яки әйбер”, - диелә аңлатмалы сүзлектә.
Бүгенге көндә ришвәтчелек уйдырма түгел, ә чынбарлык. Коррупция Россиягә генә хас дип уйлау, чынлап та, уйдырма. Бу ямьсез күренеш законнар өстенлек итү турындагы принципның җимерелүенә китерә, сәяси тотрыклылыкның, социаль бердәмлекнең нигезен какшата, илнең икътисади үсешенә аяк чала.
Ришвәтчелекнең тарихи тамырлары үзеңә карату өчен бүләкләр бирү йоласына барып тоташадыр. Ләкин җәмгыять тормышы, дәүләт белән идарә итү катлаулана барган саен, бу гамәлләр төшеп калырга тиештер бит инде. Ә ул, киресенчә, тамырларын һаман да ныграк җәя бара.
Безнең халыкта “Балык башыннан чери” дигән зирәк мәкаль бар. Халкыбызның яшәү кануны булган Коръән китабында да бу турыда күп гыйбарәтләр, хәдисләр сөйләнә. Гомәр бин Габделгазиз исемле хәлифә тормышыннан (күп кенә галимнәр аны бишенче тугры хәлифә дип атый) бер мисал китерәсем килә. Ул алма яраткан. Көннәрдән бер көнне Гомәр бин Габделгазиз үз өендә мөселман кардәшләре белән утырганда: «Мин хәзер, рәхәтләнеп, алма ашар идем», – дигән. Шулчак күршесе аңа уйламаганда-көтмәгәндә бер кәрзин алманы бүләк итеп җибәргән. Хәлифә, күршесенә рәхмәт хаты язып, бүләген аңа кире озаткан. Кешеләр хәлифәдән: “Ни өчен сез яраткан алмаларыгызны алып калмадыгыз?” – дип сораганнар. Хәлифә үз җавабын болайрак кайтарган: “Пәйгамбәребез бүләкләр кабул иткән үзе, ләкин мин бу бүләкнең ришвәт булуы мөмкин дип курыктым”. Шушы гыйбрәтле хадисләрне күңелләрендә тотып, кешеләргә үз үрнәкләре белән тәрбия бирүче хикмәт ияләре: “Кешеләрнең холкы – хакимнәрнең холкыдыр. Хакимнәр нәрсә эшләсә, халык та шуны ук эшләр”, – дип гамәл кылганнар.
Шулай итеп, хакимнәр җәмгыятьтәге җитешсезлекләр, бозыклыклар өчен җаваплы булуларын гел истә тотмасалар һәм үзләрен үзгәртү, камилләштерү юлына басарга теләмәсәләр, дөньяның яхшы якка үзгәрәчәге бик тә шикле. Әлбәттә, хакимнәребез генә түгел, һәрберебез дә бу турыда уйланырга, ришвәтчелектән ерак торырга тиеш. Ришвәт бирү яки алу юлы белән бу дөньяда күп кенә хыял-максатларыбызга ирешә алсак та, аның ахыры бик аяныч булачак: мәңгелек бәхет-сәгадәттән мәхрүм калуыбыз да ихтимал.
Нинди генә чорда яшәсәк тә, ришвәтчелек кешедәге уңай сыйфатларга тискәре йогынты ясый. Кешеләрдә тагын да ныграк байлык туплау фикере туа.
Кеше үзенең “ришвәтчелек сазлыгына” кереп батканлыгын сизми дә кала. Өлкәннәрнең яшәү рәвешен, үз – үзен тотышларын , барысын да акчага сатып алырга мөмкин булуын, күп кенә проблемаларны хәл итүнең юлы ришвәтчелек икәнлеген күреп үскән яшь буын “акча колына” әйләнә.
Мин үзем гади авыл кызы. Әти – әниебез безне кеше милкенә кызыкмаска, хезмәтнең тәмен, акчаның кадерен белергә өйрәтәләр. Нәселебез - тырыш, эш сөючән нәсел. Ике бабам да Бөек Ватан сугышы ветераннары. Сибгатулла бабам унҗиде яше дә тулмаган килеш яу кырларына киткән. Әкмалетдин бабам Польша, Германия жирләрен азат итеп, бары тик 1946 нчы елда гына туган якларына әйләнеп кайткан. Әбиләрем балаларын маңгай тирен түгеп, хәләл көч белән тапкан малның кадерен белергә өйрәткәннәр.
Тиздән мин мәктәпне тәмамлап, олы тормыш юлына аяк басармын. Максатым - югары белемле, туган илемә, халкыма хезмәт итүче белгеч булу. Ләкин ришвәтчелек җиле минем хыял канатларымны сындырмасмы ?...
Шулай да мин ышанам: бөтен дөньяда зур абруй казанган, мәңге җиңелмәс һәм иксез – чиксез зур Россия ирекле, тәртипле һәм җаваплы кешеләр кулында булганда, кулга – кул тотынып көрәшкәндә авыруны җиңеп булыр.
Волшебные звуки ноктюрна
Астрономический календарь. Апрель, 2019
Рисуем лошадь акварелью
Если хочется пить...
Снежная книга