Киләчәккә профессия сайлау
Вложение | Размер |
---|---|
kilchkk_hyyalym._ahmetzyanova_k.docx | 12.28 КБ |
Киләчәккә хыялым
Шәфкать нуры чагыла йөзегездә,
Ак халатлы табиб апалар.
Кеше гомере кыл өстендә калса,
Сезне анда чакырып алалар.
Караңгы да дими, төн дә дими
Ашыга алар, ашыга ярдәмгә.
Гиппократ анты биргән алар
Кешеләргә ярдәм итәргә.
Ярдәм итә алса, бик сөенә,
Кеше үлеп китсә – көенә.
Еллар буе эшләп җыйган алар
Бөтен яхшылыкны үзенә.
Һәрбер сырхау сезгә рәхмәт әйтә
Терелә алган өчен авырудан.
Һәр яшәгән көне – бүләк аның,
Һәр яшәгән елы – булыр дан.
Бик шат булыр идем киләчәктә
Табиб була алсам үзем дә.
Кешеләргә ярдәм итә алсам –
Шундый хыял яши күңелдә.
Почему Уран и Нептун разного цвета
Мальчик и колокольчики ландышей
Рисуем белые грибы пастелью
В Китае испытали "автобус будущего"
Рисуем гуашью: "Кружка горячего какао у зимнего окна"