Урман файдасы турында
Вложение | Размер |
---|---|
urman_kesheg_nig_kirk.docx | 16.31 КБ |
Татар Кандызы урта мәктәбе
Эссе
Урман кешегә нигә кирәк?
Эшне башкаручы:
Татар Кандызы урта мәктәбенең
5 нче сыйныф укучысы
Хәлиуллина Миләүшә,11 яшь
2011 ел.
Урман
Шаулый анда Һәрбер агач,
Көчле җилләр искәндә,
Үләнендә пешә җиләк
Кояш нуры төшкәндә.
Ямьле язлар килү белән
Чут-чут сайрыйлар кошлар,
Тиен,керпе,куян,бүре
Йөриләр бер сукмактан
Монда һәрчак саф һава,
Чәчәкләр керфек кага,
Булса чишмә-суы чиста,
Тын гына челтерәп ага.
Мин Татар Кандызы авылында яшим. Безнең табигатебез искиткеч матур. Челтерәп аккан саф сулы чишмәләре, авылның уртасыннан аккан Кандыз елгасы,биек-биек таулары ,тирән чокырлары булган ,яшеллеккә күмелгән авылым минем күңелемә бик якын. Авылым таллар арасындагы чокырсу урынга урнашкан. Моннан бер-ике гасырлар элек тау итәкләреннән үк урман башланган. Чәчүлек җиренә әйләндереп,урманнарның шактый өлеше киселгән. Хәзер инде иң якын урман да өч километр ераклыкта.
Урманыбыз катнаш урман. Анда яфраклы агачлар да, ылыслы агачлар да үсә,киек җәнлекләр, кошлар рәхәтләнеп яшиләр. Мин үзем дә урманны бик яратам. Җәй көннәрендә анда җиләк җыярга барабыз, ял итәбез. Урман Һавасы сәламәтлекне ныгыта, нервларны тынычландыра, микробларны үтерә. Шуңа күрәдер инде ял итү урыннарын урманга якын итеп төзиләр дә бит.
Урман турында рәссамнар картиналар ясыйлар, шагыйрьләр аңа багышлап шигырьләр язалар , биологлар үсемлекләре, геологлар файдалы казылмалар белән кызыксыналар.
Урман кеше тормышында кирәкле , мөһим урын алып тора. Ул кешеләргә күп файда китерә: ризык бирә, сәламәтлекне ныгытуда ярдәм итә, һаваны сафландыра, җир өстен ашалудан саклый, төзү материалы өчен дә кулланыла. Урман- кошларның, җәнлекләрнең яшәү урыны да булып тора. Анда алар оя коралар, азык табалар.
Урман ул безнең дустыбыз, саклаучыбыз, дәвалаучыбыз, уендыручыбыз, кыскасы, безнең тормышыбыз. Ул тавышларны йота, кислород бүлеп чыгара.
Ел саен агачлар күп киселә, ягыннар да чыгып тора. Ә киләчәк кешеләре өчен урман бетәргә мөмкин. Әби-бабайларыбыз мондый фикерне гел әйтеп торалар: “ Кеше үз гомерендә бер генә төп агач үстерсә дә , аның гомере бушка узмаган диләр”. Димәк, урманны сакларга, үстерергә, җәнлекләренә-кошларына ярдәм итәргә һәм яңа мәйданнарга агачлар утыртырга кирәк.
Җир елый,ишетәсезме?
Мин ишетәм.
Челтерәп аккан чишмәләрем
Нигә кипкән?
Җир елый, ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Сандугачлы талкайларны
Кемнәр кискән?
Табигатьне кемнәр шулай
Әрәм иткән?
Кешеләрдә миһербанлык
Кая киткән?
Җир елый ишетәсезме?
Мин ишетәм.
Бу гүзәллек, бу Җир шары
Яшәр микән?
Табигатьне саклау өчен нишләргә кирәк?!
Мин болай дип күз алдына китерәм. Имеш Һава ул безнең үпкәләр, су-кан, җир-йөрәк, үсемлекләр-баш, хайваннар-куллар, кошлар-аяклар. Безнең йөрәк начар эшләсә-хәлебез бетә, кан начар йөри, баш авырта, куллар, аяклар начар хәрәкәтләнә. Шуның сыман, су пычранса, -андагы үсемлекләр, хайваннар, кошлар тормышы ничек үзгәрә? Урман бетсә-хайваннарның, кошларның яшәү урыны булмый....
Хайваннар, кошлар, балыклар , бөҗәкләр һәм без- кешеләр дә Җир планетасында яшибез. Шуңа күрә Җир- безнең туган йортыбыз. Ләкин бу йортыбызда барысы да тәртиптә түгел шул! Елга-күлләрдә суны пычратканнар, шунлыктан анда балыклар үлә, чәчәкләрне өзәбез -күбәләкләр юкка чыга. Моңа кем гаепле соң? Әйе, без, кешеләр! Шуңа күрә без моны истә тотарга тиеш. Туган йортыбызның табигатен саклау , аны пычратмау, аның өчен яхшылык эшләү - бу безнең бурычыбыз.
Машенька - ветреные косы
Фотографии кратера Королёва на Марсе
Невидимое письмо
Любимое яичко
В Китае испытали "автобус будущего"