Бу фәнни хезмәттә укучы якташ шагыйребез Зәки Нуриның сугыш чоры поэзиясенә анализ ясаган.
Вложение | Размер |
---|---|
z._nuri_-_frontovik_shagyyr._arslanova_z.r.docx | 34.53 КБ |
zki_nuri.pptx | 1.56 МБ |
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Шәйморза гомуми урта белем бирү мәктәбе
Зәки Нури – фронтовик шагыйрь
(Зәки Нури – көрәшче шагыйрь)
Эшләде: 11нче А сыйныфы
укучысы Арсланова З.Р.
Җитәкче: Югары категорияле
татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Арсланова З.Җ.
2014-2015 нче уку елы
Йөрәк икән – яратмыйча типмәс,
Көрәш икән – җиңми калабыз.
Гомер икән – бушка янып үтмәс,
Ә ил кушса – куркып янмабыз...
Зәки Нури
Ватан,Туган тел, туган җир... Бу төшенчәләр әти-әни кебек үк якын, кадерле. Тыныч тормышта без үз туган җиребезнең кочагында иркәләнеп үсәбез һәм аның кадере, яшәешебезнең бер өлеше булуы турында бик үк уйланмыйбыз да. Дәһшәтле сугыш вакыйгалары турында без китаплардан укып, кинофильмнардан карап, әби-бабайлар сөйләгәннән генә беләбез.
Татар әдәбиятында Бөек Ватан сугышы темасын чагылдырган язучылар бик күп. Мине үзебезнең якташыбыз – Чүпрәле районында туып-үскән Зәки Нури иҗаты үзенә җәлеп итте, чөнки ул -- Ватан язмышы кыл өстендә торган көннәрдә автомат һәм штык белән генә түгел, үткен каләм белән дә дошманга каршы торган батыр йөрәкле, киң күңелле әдип.
З.Нури иҗатын яктыртырга алынуымның максаты:
1. Яшьтәшләремдә Бөек Ватан сугышын чагылдырган әсәрләргә һәм З. Нури иҗатына карата кызыксынуны арттыру;
2. Туган ил, туган җирнең, тыныч тормышның кадерен аңлау.
Үз максатыма ирешү өчен, мин З.Нуриның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәндем, әсәрләрен укыдым, аның турында язылган газета-журнал мәкаләләренә күзәтү ясадым.
Теманы яктыртканда Р. Мөхәммәдиев, Р. Даутов, Р. Субаев хезмәтләре, З. Нуриның үз әсәрләре файдаланылды.
Хезмәт кереш, төп өлеш, йомгаклау, файдаланылган әдәбияттан тора.
Төп өлеш.
Шагыйрь үткән юл.
Зәки Нури (Зәки Шәрәфетдин улы Нуретдинов) 1921 елның 24 декабрендә Татарстан АССРның Чүпрәле районы Татар Төкесе авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Җидееллык белем алгач, Кукмара районындагы Лубян урман техникумында укый. 1938-1940 елларда Ерак Көнчыгышта һәм Чувашстанда эшли. З. Нури 1941 елның маенда хәрби хезмәткә алына, Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк алгы сызыкта була.
1941 елның августында чолганышта калып, дошман тылындагы партизаннарга кушыла, 1944 елның мартына кадәр атаклы Константин Заслонов җитәкчелегендәге партизаннар берләшмәсендә дошман объектларын шартлатучы-диверсант, «Җиңү» («Победа») исемле разведка отряды начальнигы булып хезмәт итә. Белорус җирләре дошманнан азат ителгәч, ул 1944-1946 елларда Орша шәһәр Советы председателе урынбасары вазифасын башкара.
Туган якларына әйләнеп кайткач, 3. Нури 1949 елга кадәр Буа һәм Тархан урман хуҗалыкларында эшли, 1948 елда КПСС сафларына алына. Шуннан соң 1955 елга кадәр ул «Яшь сталинчы» («Татарстан яшьләре») газетасында, Татарстан китап нәшриятында, ТАССР Язучылар союзында эшли. 1955-1957 елларда Мәскәүдә М. Горький исемендәге әдәбият институтының Югары әдәби курсларында укый. 1957-1963 елларда ул ТАССР Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре, 1971 елга кадәр «Казан утлары» журналының баш редакторы, 1971 -1974 елларда Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе, аннары 1982 елга кадәр яңадан «Казан утлары»ның баш редакторы.
З. Нури 1951 елда СССР Язучылар союзы члены итеп алына. Ул документаль проза, тәрҗемә өлкәсендә дә нәтиҗәле эшли, республиканың җәмәгать эшләрендә актив катнаша.
Шагыйрь 1994 елда вафат була.
Дошманга каршы автомат һәм каләм белән...
Утлар-сулар кичәбез без
Ирек өчен көрәштә.
...Без җиңәбез дошманыңны,
Безнең Туган ил, яшә!
“Постта уйлану” 1942
Зәки Нуриның беренче шигъри тәҗрибәләре сугыш алды елларында көндәлек матбугатта һәм күмәк җыентыкларда күренә башлый. Шулай да, шагыйрь буларак, ул Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы чорда формалаша. Берөзлексез фашист илбасарлары һәр яктан камап торган урман һәм сазлыкларда, салкын блиндажларда булуга да, гомер һәр мизгелдә кыл өстендә торуга да карамастан, бу авыр елларда да Зәки Нуриның әдәбиятка һәм шигърияткә булган мәхәббәте сүрелми. Киресенчә, ул нәкъ менә шул шартларда Туган ил һәм туган җирнең кадерен, чын дуслык һәм бердәмлекнең бәясен татый. Аның тойгылары һәм хисләре ирексездән кәгазь-блокнот битләренә төшә бара. Шул еллар хатирәсе булып сакланган ул язмаларга шагыйрь, сугыш тәмамланып, әле күп еллар үткәч тә кат-кат әйләнеп кайтыр, мөрәҗәгать итәр... Бөек Ватан сугышы елларында яшьли чыныгу алган, шәхес буларак сыналган шагыйрь Зәки Нуриның поэзиябездә гасырлар буе яшәп килгән ватандарлык, сугышчанлык традицияләрен дәвам иткән иҗаты нәкъ менә шул елларда тернәкләнеп үсеп китә. Шагыйрьнең сугыш чоры эзләнүләреннән торган беренче китабы фронт сызыгы аша үтеп, Казанга килеп ирешә һәм 1945 елда “Шигырьләр” исеме астында Г.Бәшировның сүз башы белән басылып чыга. Бу шигырьләр җыентыгында шагыйрьнең ватандарлык, туган җиргә мәхәббәт, дуслык-туганлык хисләре һәм фашизмга булган ачы нәфрәт белән сугарылган шигырләре урын алган.
Сугышның беренче көненнән үк алгы сызыкта булган З.Нури һәрвакыт Җиңү көненең тиздән киләсенә ышана.
...Җитми калмас бу хатым, беләм.
Син укырсың кайнар сүземне.
Хуш!Күрергә телим дан белән
Җиңү мәҗлесендә үзеңне,
-ди ул “Ватандашка” шигырендә[1]. 1943 нче елда язылган “Һөҗүмнән соң” шигырендә бу ышанычтагын да ныгый төшә:
Тиздән, тиздән ерткыч муены сынар,
Җиңү нуры каплар күк йөзен.
Хатларыңның шунда соңгысына
Җавап булып кайтырмын үзем.[2]
З.Нуриның һәр шигыре фашизмга нәфрәт белән сугарылган. 1945 елда язылган “Берлинга!” шигырендә бу нәфрәт җиңү дәрте белән алмашына:
Нәфрәт алга ашкындыра,
Бу үч түгел бер миндә,
Һәр йөрәктән ташып тора:
Берлинга, тик Берлинга![3]
Зәки Нуриның сугыштан соңгы ун ел вакыт эчендә “Шигырьләр”-1945, “Безнең яшел дустыбыз”-очерклар(1949), “Дан юлы”-поэма(1949), “Без яшибез Иделдә” –шигырьләр(1951), “Диңгез ясалган якта”-шигырьләр (1953), “Син мәктәптә йөрисең”(1953) – балалар өчен шигырьләр, “Төн юнәлештә”-очерклар(1954), “Чын күңелдән сөйләшү” – шигырьләр(1955) исемле китаплары басылып чыкты.
Сугыштан соң шагыйрьнең иҗаты ике тармак булап үсә. Берсе аның – совет солдаты узган юл, окоплар, партизан учаклары, җиңү тантанасы; икенчесе – соры шинелен, дөнья иминлеге хакына, икенче бөтендөнья сугышы йоткан миллионлаган совет кешесенең изге хатирәсе хакына армый-талмый эшләү: гигантлар кору, иген үстерү, җимерелгән-таптатылган илне торгызу, аякка бастыру.
Шагыйрнең шәхесе сугыш елларында формалаша. Кан коюлы көрәшенең төп максатын шагыйрь яшәү матурлыгын саклап калу дип аңлый.
Җиңү килер – безнең учаклрны
Салют итеп күккә чөяр ул.
Кем көрәшә сагынып шул чакларны,
Матур яшәр, матур сөяр ул![4]
Аның карашынча, камил шәхес батырлык белән матурлыкның аерылгысыз бердәмлегеннән барлыкка килә.
Партизан лирикасы
Ватан сугышы темасы, партизан лирикасы шагыйрнең бөтен иҗаты буенча үзенчеләлекле бер агым булып тора. Зәки Нурины хаклы рәвештә татар поэзиясенә партизан лирикасын алып килүче итеп саныйлар. Бу темага аның лирик шигырләре, “Дан юлы”, “Урманда утлар” дигән поэмалары һәм 1982 елда язылган “Үлгәннәр дә үч алды” исемле проза әсәре бар. Аның партизаннар турындагы әсәрләрендә, минемчә, лирик геройның хисләре авторның үз кичерешләре белән үрелеп бирелгән, чөнки ул үзе дә партизан. Бу шигырь-поэмаларда партизаннарның батырлыгы да, чыдамлыклары да, алар күргән кыенлыклар да, хис-кичерешләре дә ачык тасвирлана. “Ял иткәндә җырла, партизан” шигырендә ул:
Җәй тирләтми, һич өшетми карлар.—
Чыныктырды Ватан походта.
Сагындырды өзелеп сөйгән ярлар,
Җыр әзерлик кайтыр вакытка, -- ди[5].
Шагыйрьнең “Дан юлы” поэмасында татар егете Халик һәм белорус кызы Марилә образлары аша совет халкының батырлыгы, түземлелеге, кыюлыгы, ярдәмчеллеге чагылыш тапкан.
Чолганышта калып, бик каты яраланган Халик белән туган авылын вәхшиләрчә талаган фашистлардан урманга качкан Марилә очрашалар. Кыз егетнең яраларын дәвалый. Шуннан соң алар партизан отрядына кушылып китәләр. Алар төрлечә хәйлә корып та, тапкырлык-кыюлык күрсәтеп тә дошманны аяусыз рәвештә юк итәләр.
Бу поэманы укыгач, мин түбәндәге нәтиҗәгә килдем: Халик образының прототибы булып автор үзе тора. Чөнки Халик та автор кебек чолганышта калып. Партизаннар отрядына эләгә. Ул да Зәки Нури кебек җитез, тапкыр, кыю, батыр йөрәкле. Тышкы кыяфәте белән дә авторга охшаш: кара чәчле, чандыр буйлы. Авторны да, Халикны да, поэманың башка геройларын да бер теләк берләштерә: дошманны җиңәргә, Туган илне фашист илбасарларыннан азат итәргә!
Зәки Нури үзенең “Үлгәннәр дә үч алды” дигән хикәяләр китабында отрядтан башланып, зур партизаннар берләшмәсенә әверелгән, үзе сугышкан шушы төркемдә башыннан кичкән вакыйгаларны тасвирлый.[6]
Йомгаклау.
Тикшерү нәтиҗәсендә түбәндәге нәтиҗәләр ясалды.
З.Нури – әдәбиятта актив эшләгән авторларның берсе. 1945-1983 еллар арасында аның татар телендә утыз алты, рус теленә тәрҗемәдә – унҗиде, башка халыклар теленә тәрҗемәдә – алты, барлыгы илле тугыз исемдә китабы басылып чыккан![7]
Бөек Ватан сугышы чорында һәм сугыштан соң иҗат ителгән шигырьләре аның нык ихтыярлы ир,халкы өчен җанын –тәнен аямый үзен корбан итәргә әзер фидакарь кеше, ялкынлы һәм олы күңелле шагыйрь булуын тагын бер кат раслый. Аның иҗаты тулысы белән туган илгә мәхәббәт, Ватанга ихтирам хисләре белән сугарылган.
Зәки Нуриның тормышы һәм иҗат юлы миндә соклану һәм милләтебезнең каһарман улы белән горурлану хисләре уятты. Ул – яратып, хөрмәт итеп укылырга лаеклы шагыйрь.
Кулланылган әдәбият
1.Даутов Р. Совет Татарстаны язучылары. - Казан. Таткитнәшр., - 1986
2. Мөхәммәдиев Р. Якутлар табыладыр вакыт белән. - Казан. Таткитнәшр., - 1983 .
3. Нури З. Батырлык эшлим дисәң? -- Казан. Таткитнәшр., - 1974.
4. Нури З. Еллар һәм юллар. -- Казан. Таткитнәшр., - 1971.
5. Нури З. Күңел яктысы. -- Казан. Таткитнәшр., - 1980.
6. Субаев Р. Чүпрәле: авыр сынау елларында. – Чүпрәле – 2009.
[1] Нури З. Күңел яктысы. -- Казан. Таткитнәшр., - 1980, 10б.
[2] Шунда ук,24б.
[3] Шунда ук,27б.
[4] Нури З. Күңел яктысы. -- Казан. Таткитнәшр., - 1980, 25б.
[5] Нури З. Күңел яктысы. -- Казан. Таткитнәшр., - 1980, 25б.
[6] Субаев Р.Партизаннар батырлыгы.Кит: Чүпрәле: авыр сынау елларында. – Чүпрәле – 2009, 148б.
[7] Даутов Р. Совет Татарстаны язучылары. - Казан. Таткитнәшр., - 1986, 350б.
Слайд 1
Эшл әде: 11нче сыйныф укучысы Арсланова Зәлия Ринат кызы Фәнни җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Арсланова З.Җ. З әки Нури – фронтовик шагыйр ьСлайд 2
З.Нури иҗатын яктыртырга алынуымның максаты: 1. Яшьтәшләремдә Бөек Ватан сугышын чагылдырган әсәрләргә һәм З. Нури иҗатына карата кызыксынуны арттыру; 2. Туган ил, туган җирнең, тыныч тормышның кадерен аңлау.
Слайд 3
...Җитми калмас бу хатым, беләм. Син укырсың кайнар сүземне. Хуш ! Күрергә телим дан белән Җиңү мәҗлесендә үзеңне,
Слайд 4
Тиздән, тиздән ерткыч муены сынар Җиңү нуры каплар күк йөзен. Хатларыңның шунда соңгысына Җавап булып кайтырмын үзем.
Слайд 5
Нәфрәт алга ашкындыра, Бу үч түгел бер миндә, Һәр йөрәктән ташып тора : Берлинга , тик Берлинга !
Слайд 6
Җиңү килер – безнең учаклрны Салют итеп күккә чөяр ул. Кем көрәшә сагынып шул чакларны, Матур яшәр, матур сөяр ул!
Слайд 7
Җәй тирләтми, һич өшетми карлар, Чыныктырды Ватан походта. Сагындырды өзелеп сөйгән ярлар, Җыр әзерлик кайтыр вакытка.
Слайд 8
“Дан юлы” поэмасында татар егете Халик һәм белорус кызы Марилә образлары аша совет халкының батырлыгы, түземлелеге, кыюлыгы, ярдәмчеллеге чагылыш тапкан.
Слайд 9
Нәтиҗә: З.Нури – әдәбиятта актив эшләгән авторларның берсе. Бөек Ватан сугышы чорында һәм сугыштан соң иҗат ителгән шигырьләре аның нык ихтыярлы ир,халкы өчен җанын –тәнен аямый үзен корбан итәргә әзер фидакарь кеше, ялкынлы һәм олы күңелле шагыйрь булуын тагын бер кат раслый. Аның иҗаты тулысы белән туган илгә мәхәббәт, Ватанга ихтирам хисләре белән сугарылган.
Слайд 10
Иг ътибарыгыз өчен рәхмәт!
"Морская болезнь" у космонавтов
Глупый мальчишка
Серебряное копытце
Астрономический календарь. Апрель, 2019
Рисуем "Осенний дождь"