Шәһәр бәйгесенә язылган инша
Вложение | Размер |
---|---|
shezhere_rozalii.docx | 17.77 КБ |
Минем гаиләм – минем таянычым.
Әти – безнең гаилә күрке,
Әни – гаилә учагы.
Ә без икәү – апам белән
Шул учакның ялкыны.
Минем исемем Вахитова Розалия Ирек кызы. Ә нәселем бик ерак бабайларга барып тоташа. Сөйли башлыйм карт бабамнан – Равил картәтиемнең әтисеннән һәм әнисеннән. Анын әтисе Зиннатулла. Ул сугышка кадәр бригадир ярдәмчесе булып эшләгән. Сугыш башлангач, фронтка киткән. Кызганычка каршы Зиннатулла карт бабам сугыштан кайтмаган. Аның хатыны – Гөлбикә әбием. Ул 1902 елда туган. Гөлбикә әбием идән юучы булып эшләгән,ә аның биш баласы аңа ярдәм иткәннәр. Шул авыр елларны бердәм эш белән ерып чыкканнар, белем дә алганнар. Балалыры үсеп җиткәч, һәрберсе үз гаиләсен корган. Гөлбикә әбием оныкларын да ихлас карашкан. Ул озын гомерле булды, 94 яшькә кадәр яшәде.
Минем картәтием Рәвил. Гөлбикә әбиемнең дүртенче баласы. Ул 1934 елның 25 октябрендэ туган. Мәктәптә 8 сыйныф бетереп, колхозда эшли башлый. 1952-нче елда район элемтә үзәгендә монтер булып эшли башлый. 1954-1957-нче елларда армиядә хезмәт итә. 1961-нче елда өйләнә. 1967-1975 елларда Стәрлебаш урманчылыгында эшли, соңыннан янә элемтә үзәгендә хаклы ялга киткәнче эшли. Хезмәте өчен медальләр белән буләкләнә.
Картәнием Фәния Габдулла кызы 1936 елның 8 августында Стәрлебашта туган. Беренче мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлагач, Стәрлетамак мәдәният -агарту училищесында укуын дәвам итә. Хезмәт юлын 1955-нче елда башлап җибәрә. 1991-нче елдан хаклы ялда. "Хезмәт ветераны". Аларнын балалары: Ләлә апам, әнием Наилә һәм Гузәлия апам.
Гаиләбезнең җылы учагын сүндермичә саклап, дөрләтеп торучы - ул әнием. Мине бу дөньяга китерүче, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда җыр көйләп юатучы газиз кешемә мин аеруча хөрмәтле. Юкка гына дөньяга җылылык, наз өстәүче бу изге затларга багышлап, җыр, роман, пьесалар язмаганнар бит.
Минем әтием белән 1988 нче елда гаилә корганнар. Әтиемнең исеме - Ирек Габдерәүф улы Вахитов.
Аның әтисе - Вахитов Габдерәүф Гапсабир улы 1929 елда 1 июньдә Стәрлетамак районы Кызыл-Таң авылында туган. 1952 елда комбайнер булып эшләгән. 60 нчы елда тракторист (шул елларны медальләр белән бүләкләнгән). 1773 елдан бригадир вазифасын башкарган. 80 нче елларда машина - трактор мастерскоенда (МТМ) мөдир булып, хаклы ялга киткәнче эшләгән. Картәтием бик эшсөючән кеше булган. 1951елда минем картәнием Таузиха Гарифулла кызы белән гаилә корганнар. Картәнием 1928 нче елның 23 апрелендә Стәрлебаш районы Янгурча авылында туган. Өйләнешкәч, алар Чуртан авылына күчеп килгәннәр. Гомер буе колхозның төрле эшләрендә эшләгән, шуннан хаклы ялга чыккан. Аларның дүрт балалары туган. Рәшит, Флизә, Фәнүзә һәм әтием Ирек. Картәнием 2006 нчы елда якты дөньядан китте. Картәтием югалтуны кичерә алмады, 2007 нче елда үзе дә дөнья куйды.
Безнең гаиләбез бик тату. Әнием 2001 елдан алып ООО"Пальмира"да өлкән сатучы булып эшли. Әтием 1983-1985нче елларда хәрби хезмәттә булган, соңыннан 1985 елда колхозда эшләгән. Стәрлетемакта яши башлагач, Су-10 оешмасында эшләгән. 2008 нче елдан ЖКОда балта остасы булып эшли. Апам – Светлана 1988нче елның 21 августында туган. Мәктәптән соң техникумда укыды, хәзер Аграр университетында белем алуын дәвам итә. Бухгалтер булып эшли. 2010 елда апам үзе гаиләле булды. Җизниемнең исеме – Марат, аларның уллары Динислам 2012 нче елда, гаиләбезне бәхет-шатлыкка күмеп, аваз салды.
Ә мин үзем 9нчы сыйныфта укып йөрим. Гимназиямне бик яратам, яхшы билгеләргә генә укырга тырышам. Җыр-моңга гашыйкмын, сәнгать мәктәбендә дә белем алам. Мәктәптән шатланып кайтып керерлек җылы өем, өй нуры булган газизләрем – әти-әнием булганга, мин бик шатмын. Аларның дәвамчылары булып, гаилә учагындагы утны сүндермичә, бәхетле, мул тормышта озын-озак яшәргә хыялланам, хыялларым ашсын дип тырышам.
Астрономы наблюдают за появлением планеты-младенца
Осенняя паутина
Старинная английская баллада “Greensleeves” («Зеленые рукава»)
Заяц-хваста
Браво, Феликс!