"Ватанымны җырлыйм" конкурсына шигырь
Вложение | Размер |
---|---|
stih.docx | 15.63 КБ |
Туган телем туган илемдә
Туган җирең – Идел буе.
Һәр телнең бар Туган иле.
Наҗар Нәҗми.
Идел буйларында тусаң да син
Таралгансың бар Җир шарына.
Язмыш җиле татар кешесен
Илтеп куйган хәтта Америкага...
Исхакыең телен ташламады
Яшәсә дә ерак Төркиядә.
Җәлил дошманнарга буйсынмады
Чит-ят булган Германиядә.
Алар баш имәде. Сөргендә дә
Җырладылар татар телендә.
Шундый шәхесләрең була торып
Мөмкинме соң сине онытып?
Кай төшләрдә булсаң да син,телем,
Урының булды кеше җанында.
Татар теле үлмәс,Туган илем
Ярдәм кулын сузып торганда.
Башкортстан – Туган җир генәм,
Табигатькә, кешеләргә бай илем!
Мөмкинчелек бирде өйрәнергә
Анам телен – туган татар телен.
Иге-чиге юктыр шатлыгымның.
Тамырларым ныклы булыр, белсәм
Гореф-гадәтләрен халкымның,
Җыр-моңнарын, бәет, әкиятен.
Башкортстан – күп милләтләр иле.
Ничә гасыр монда үз итеп
Татар, башкорт, чуваш, марилар
Һәм башкалар тату яшиләр.
Бер-беребезгә терәк, иптәш булып,
Кайгы-хәсрәтләрне бүлешеп.
Кирәк чакта, ярдәм кулы сузып,
Балаларны бергә үстереп.
Башкорт дустым белән башкортча,
Рус иптәшем белән русча.
Өйгә кайтып әти-әниемә
Рәхәтләнеп дәшәм татарча.
Миннән дә бай кеше юк дөньяда.
Ничә телем – миңа үз телем!
Кычкырасым килә бар җиһанга:
Туган илдә мин бик бәхетле!
Гасырларны ерып чыккан дуслык
Яңа сулыш алды, чәчәк атты.
Бердәм булыйк! Безнең татулык
Яңа үрләр,бәйләнешләр ачты.
Русиямда минем ышанычым.
Бердәмлектә, илем, киләчәгең.
Якты тормыш, үсеш-ачышларың,
Татулыкка нигезләнгән көчең.
Туган телен белгән кеше генә
Хөрмәт итә алыр башка телне.
Туган илен сөйгән кеше генә
Чәчәкләргә күмер үз илен...
Рождественские подарки от Метелицы
Рисуем ветку берёзы сухой пастелью
Цветение вишни в лунную ночь
Подарок
Рисуем пшеничное поле гуашью