Вложение | Размер |
---|---|
chitk_chchelgn_zhuhrlrebez.doc | 44 КБ |
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
«Кәлчер төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль район
Авыргазы районы Башкортостан Республикасы
Читкә чәчелгән җәүhәрләребез.
(Авыргазы районы юбилеена багышланган сочинение)
Эшне башкаручы: 9нчы сыйныф укучысы
Мөхәрмәтова Айгөл
Укытучы: Тимербулатова Дилия Раисовна
Читкә чәчелгән җәүhәрләребез.
Рәхәт булса да торган җир.
Сагындыра Туган Ил.
(Халык әйтеме)
Һәр кеше бәхетле булырга дип һәм талантлы булып туа.Шул талант ачылып,кеше үзен тапса, ул җәмгыятьтә танылу ала, дан-шөһрәт казана. Әлбәттә, моңа ирешү өчен, табигать биргән сәләткә 99 процент хезмәт өстәргә кирәк.
Яшәү карашына тугры калып, тормышта үз урынын тапкан шәхесләрнең берсе - Мидхәт Равил улы Хәсәнов. Төзүче, гражданин, меценат, үз халкының һәм туган ягының лаеклы улы.
Ерак кырыс Себердә кешеләрнең, илнең тормышын көйләү, яшәешен җайлау, дөньяны ямьләү уе белән яши һәм эшли ул. Безнең халыкның уңганлылык, булдыклылык, тырышлык, түземлелек, аеклык һәм гаделлек кебек асыл сыйфатларын үзендә тупланган соклангыч замандашыбыз. Аның белән аралашу күңел офыкларын киңәйтә, киләчәккә өмет һәм ышанычны ныгыта.
Мидхат Равил улы Хәсәнов белән очрашу алдыннан мин ниндидер дулкынлану сиздем, чөнки ул танылган кеше, Радужныйда яши. Бер үк вакытта горурланам да: ул минем туган авылымда үскән, шул ук юлдан мәктәпкә йөргән... Аны күргәч, тынычланып киттем.
-Табиб, педагог кебек үк изге һөнәр ул төзүче. Бу һөнәрне нилектән шулай күңелегезгә якын итегез, Мидхәт абый?
-Әти җиде ел сугышта булган сапер-төзүче иде, тау башыннан кул белән таш чыгарып, колхоз йортлары, ферма биналары, клуб төзеделәр алар. Шулай итеп, төзүчелек динистиясы башланып киткәндер.
-Аллаһы бар нәрсәне юктан бар иткән, диләр. Төзүче дә шулай ук иҗатчы бит! Бу һөнәрнең асылы нидә соң? Төзүче профессиясенең тәме нидә?
-Әйе, аны тынычлыкка иң якын торган һөнәр диләр. Шул ук выкытта иң авыр һөнәр дә ул. Ләкин төзүче артыннан юллар, йортлар, шәһәрләр барлыкка килә. Һәм, чыннан да, ул иҗади профессия! Үз эшеңнен нәтиҗәсен күргәч, шатлык һәм горурлык хисләре кичерәсең. Аннан бик кирәк һөнәр дә ул, оныкларга калдырылган игелек, изгелек тә.
-Дөньны ямьләү төзүче кешегә канәгатьләнү һәм ләззәт хисе бирә инде?
-Әйе, нәкъ шулай!
-Хәзерге көндә кризис аркасында төзелештә кыенлыклар күп, дигән фикер бар. Сездә хәлләр ничек?
- Кризислар беренче генә түгел. Минем девиз “Төзедем, төзим һәм бер нигә карамый төзиячәкмен!” Ә хәзер кризиска, хөркүмәткә сылтап, эшләмәскә була ул. Ә мин төзүемне дәвам итәм, чөнки минем хезмәтем балаларыбыз һәм оныкларыбызга кирәк булачак. Теләгәндә, барыбер эшләргә була, ә кризис мәңгелек түгел, ул барыбер үтәчәк..
-Чынлап та, төзүчелек җиңел эш түгел, ә Себердә икеләтә-өчләтә авыр ул. Ә сез барыбер анда эшлисез. Ә бит кайтып та шулай ук хезмәт итә алыр идегез. Сез Себердә калгансыз. Нишләп алай килеп чыкты?
- Бу сорауга бер җөмлә белән генә җавап биреп булмастыр. Биш еллап туган якка күңел тартылды, ләкин Нижневартовск, аннан Радужный шәһәрен үз кулларым белән төзегәч, бу як та туган як кебек үк, күңелгә бик якын булып китте. Эшеңнең нәтиҗәләрен күрү дә Себерне “икенче Ватанга” әверелдерде. Ләкин мин бервакытта да “беренче Ватанымны” онытмадым.
Хәзерге заман дөньясында кешегә бер тапкыр гына анкета тутырырга туры килми. hәм мин туган урынымны: Башкортостан Республикасының Авыргазы районы, дип горурлык белән язам. Үзебезнең кешеләрнең уңганлыгына, тапкырлыгына сокланып бетә алмыйм.
-Сез, Мидхәт абый, авылда туып-үскән татар малае, бик еракта, чит-ятлар арасында зур казанышларга ирешкәнсез, җәмгыятьтә үзегезгә лаек урын алгансыз: Себернең беренче егете булып киткәнсез. Моның өчен безнең халыкның нинди сыйфатына Сез рәхмәтлесез?
-Авылда туып-үскән татар, башкорт баласы – эшсөяр ул. Шул уңганлык кирәк Себердә. Анда яши алу, исән калу өчен кирәк бу сыйфат. Ә ул безнең халыкта бар. Безнекеләр арасында да нефтьчеләр, газчылар, төзүчеләр бик күп. Һәм алар белән Төмән өлкәсе генә түгел, бөтен Себер һәм бар ил горурлана ала.
-Ерак Себердә Сез мәчет төзеткәнсез. Димәк, анда безнең халык күп. Әнә шуны төзүегез хакында әйтеп китсәгез иде. Иң төньяктагы мәчет түгелме икән ул! Себердә яшәр өчен рух ныклыгы, иман да кирәк булып чыга бит!
-Әйе, бездән соң тундра башлана. Мин совет чорында тәрбияләнсәм дә, динне беркайчан да инкяр итмәдем. Ә бездә мөселман диаспорасы зур: татар-башкорт, азәрбайҗан, дагстан, чечен һәм урта азиялеләр. Һәр халыкның үз теле, мәдәнияте, гореф-гадәте. Һәм безнең барыбызга да мәчет кирәк! Аны төзетер алдыннан, хаҗга бардым, мәчетне төзүнең бар нечкәлекләрен өйрәндем. Космик юлдаш системасы белән кыйбланы төп-төгәл итеп билгеләдек. Үзебезнең телне, мәдәниятне, гореф-гадәтне балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру кирәк. Башкача булмый. Диннән, ышанудан башка яшәүнең мәгънәсе калмый. Бу кешегә ошыймы-юкмы, ләкин ул шулай: дин булган, бар һәм булачак!
-Сез күптән Туган жирдән аерылгансыз, ләкин динебез, туган телебез, халкыбыз дип җан атып яшисез. Туган моңнар, халкыбыз сәнгате Сезгә нәрсә бирә? Бик еракта бит Сез!
-Ата-ана, әби-бабадан мирас булып калган туган телне, мәдәниятне hәм сәнгатьне беркемнең дә онытырга хакы юк. Мин Башкортстанда Авыргазы районында туып-үстем hәм шуның белән горурланам да. Мөмкин булган кадәр мәдәниятебезгә ярдәм итәргә дә омтылам.
- Димәк, Сез ерак Себердә үзебезчә, чын безнеңчә, татарча яшәргә омтыласыз. Иң истә калган балачак хатирәсенә кайтыйк эле.
- Бик истә калганы: колхоз рәисе Мөдәрис абыйның буа төзетеп, шунда карплар жибәрүедер, мөгаен. Дүртөйле hәм Кешәнне кешеләрнең ял итә торган җиренә әверелде ул. Хәзер мин дә ул күлдә балык үрчетергә, буаны, күл буен тәзекләндерүдә катнашам. Балаларга, олыларга - бар кешеләргә балыклы күл булдыру да күңел ихтыяҗы, дияр идем.
Туган як матурлыгына бер ямь, бер бизәк өстәлү бит ул!
-Авыргазы районының 85 еллык юбилее. Сезнең, Мидхәт абый, күңел түрегездә йөрткән теләгегез, кешеләргә әйтер сүзегез нинди?
-Бар дөньяда тынычлык, иминлек булсын иде, ә моның өчен безгә, бар кешеләргә берләшү кирәк. Террорга, наркотикларга, алкоголизмга каршы. Бар кеше дә бәхет өчен жиргә туа, hәм ул бәхетле булсын иде! Кече туган илебезгә карата күңелләрдә hәрвакыт җылы тойгы саклана, чөнки без аның бер кечкенә өлеше. Кайда гына йөрсәк тә, без кайчандыр бирегә әйләнеп кайтачакбыз, чөнки биредә безнең дусыбыз, танышларыбыз, шушы жирдә ата-бабаларыбыз ята. Кабатлап әйтәм, мин Авыргазы районында тууым белән горурланам. Шушы гүзәл датаны билгеләгәндә, районыбызны чәчкә аттыру өчен без нәрсә эшләдек, дип үзебезгә дә бәя бирәбез. Кече илебезне hәрвакыт исебездә тотабыз.
-Теләкләрегез бик изге, Мидхәт абый. Рәхмәт
Барсучья кладовая. Александр Барков
Весенние чудеса
Ласточка
Лепесток и цветок
Сказка "Дятел, заяц и медведь"