(Авыргазы районы юбилеена багышланган сочинение)
Вложение | Размер |
---|---|
beznen_kilechek_tarihybyz_yakty_bulsyn.doc | 73.5 КБ |
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
«Кәлчер төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль район
Авыргазы районы Башкортостан Республикасы
Безнең киләчәк тарихыбыз якты булсын
(Авыргазы районы юбилеена багышланган сочинение)
Эшне башкарды : 8нче сыйныф укучысы
Магадиева Алсу
Укытучы: Тимербулатова Дилия Раисовна
Безнең киләчәк тарихыбыз якты булсын.
Кешелек үлчәве буенча - бу өлкән яшь, тарихи яктан - тик кыска мизгел генә. Безнең барыбызны да "Авыргазы" дигән яңгыравыклы исемле кече туган илебез берләштерә. Моның өчен без бу урыннарны сайлаган гына түгел, шулай ук үз җирләрен каты көрәшләрдә hәм тормыш сынауларында яклап алып калган ата-бабаларыбызга рәхмәт әйтергә тиешбез.
Хәзергене аңлау, киләчәкне алдан күрү өчен үз тарихыңны белергә кирәк.
Морадым hәм Казборын курганнарын төрле елларда казулар кешеләрнең безнең жирләребезне эле безнең эрага кадәр 11 мең ел элек үк үз иткәннәрен күрсәтә. Безнең кече илебез гуннар hәм Чыңгыз хан атлы гаскәрләренең эзләрен, калмыкларның күп санлы hөҗүмнәрен, башкорт халкының 16-17нче гасырдагы тарихының фаҗигале битләрен дә хәтерли.
Шунысы билгеле, Агыйделдән Өршәккә, Асау елгасыннан Үзән елгасына кадәрге территорияләр, Кырмыскалы районының Муса авылын да кертеп, 17нче гасырда Мең волосте өлеше булып торган hәм Мең ыруы башкортларыныкы булган. 1667нче елда алар патша Алексей Михайловичтан грамота алганнар hәм ваграк 11 волостька бүленгәннәр. 11нче волость гамәлдә безнең район территориясенә туры килгән. Тарих токымнар өчен бу волостьның тәүге идарә итүчесенең - Аккунды Акмановның исемен саклап калган. Ул үлгәннән соң волостька Меркет идарә итә, hәм волость Меркет-Мең дип атала башлый. Патша хөкүмәтенең колониаль сәләсәте башкорт халкының каршылыгын тудыра, hәм безнең район башкортларының күбесенчә Аккүл күле буенда яшәгән hәм Авыргазы, Үзән, Асау, Өршәк елгалары буенча күченеп йөргән борынгы ата-бабалары 17,18нче гасырларда дистәләгән тапкыр баш күтәргәннәр, алар рәхимсез бастырылган, йөзләгән авыллар яндырылган, катнашучылары җәзаланган, хатыннары hәм балалары коллыкка жибәрелгән. 1750нче елдан әлеге безнең район территориясенә Нижегород, Сембер губерналарыннан, Чебаксар өязеннэн христианлаштырудан качкан крестьяннар, маҗүси чувашлар, соңрак типтәрләр, мишәрләр, гәскари hәм ясак татарлары күпләп күченеп киләләр. Иң соңыннан Харьков губернасыннан украиннар күченеп киләләр, алар 19нчы гасырда Степановка авылына нигез салалар. Шулай итеп, безнең край 18нче гасырда ук бер милләтледән күп милләтлегә әйләнгән.
Башкорт, татар, мишәр, чуваш, украин, мордва, русларның үз язмышларын бер жирдә бердәм яшәүләре белэн бәйләүләренә 3 гасырга якын вакыт үтте. Тарих бу җирдә милли нигездә кайчандыр ниндидер вакыйга булганлыгын хәтерләми. Ә соңгы мәртәбә Авыргазы җирендә снарядлар 1919нчы елда, Яна Карамалы авылы янында аклар hәм кызыллар арасында алыш барганда шартлады.
Бүген Авыргазы районы, Авыргазы халкы hәм аның традицияләре дигән төшенчә гасырлар буе бөртекләп тупланып килгән. Авыргазы халкы үз эченә башкортларның кунакчыллыгын hәм гадилеген, татарларның көнкүреш мәдәниятен, чувашларның эш сөючәнлеген, украиннарның игенчелек hәм башка күп нәрсәне үз эченә алган. hәp авыргазылы үзенең тарихи тамырлары белән горурланырга хаклы.
Бөек Октябрь социалистик революциясе Стәрлетамак өязенең 7 волостенда яшәгән безнең район халкының язмышына тәэсир итә. Халык массалары хәрәкәткә килделәр hәм самодержавие богауларын салып ташладылар. Безнең атаклы якташыбыз Г.Ибраhимов "Безнең көннәр" романында ул көннәрдә вакыйгаларның яшен тизлеге белән үсүен, кемнәрнеңдер, уянырга вакыт, дип чакыруы турында язган.
Революция hәp гаиләгә, hәр авылга кагыла, сыйныф билгесе буенча бүлү башлана. Сыйнфый алышлардагыга караганда ачлыктан hәм авырулардан корбаннар күп була, куркынычлы 1921нче елгы ачлыктан йөзләгән hәм меңләгән якташларыбыз үлде.
1923нче елда волостьлар эреләнә, 3кэ калдырыла: Меркет-Мең, Өршәк-Мең, Бәгәнәш-Абукан. Тормыш җайлап көйләнә, тәүге коллектив хуҗалыклар барлыкка килә. Беренче тракторлар сатып алына. Яшь совет власте бөтен көчен наданлыкны бетерүгә сала. 30нчы еллар башында районда инде 19 Кызыл почмак, 14 уку ызбасы, 22 клуб, 2 китапханә, 6 күчмү кино, театр труппасы эшли.
1930нчы елның 20 августында үзәге Яңа Карамалы авылында булган Карамалы районы төзелэ, 1932нче елда ул Авыргазы районы дип исемләнә, 1933нче елдан Талбазы район үзәгенә әйләнә.
Утызынчы еллар азагына районда 70тән артык колхоз hәм 27 авыл Советы исәпләнә. 1933нче елдан Талбазыда авыл хуҗалыгы мәктәбе эшли башлый, арытаба ул профессиональ училищегә әйләнә. Тегермәннәр булган, Авыргазы елгасында беренче мини-ГЭС төзелгән.
1931нче елда татар телендә "Жиңү өчен" район гәзите чыгарыла башлый.
Җырдан сүзләрне төшереп калдырып булмаган кебек, үткәннәрнең берсен дә сызып ташларга мөмкин түгел. Тарихның данлыклы битләре, кызганычка каршы, кайгылылары белән аралаша. Аларны онытырга хакыбыз юк. Андый фактларга 1937нче елгы вакыйгаларны да кертергә мөмкин. Авыргазы районының 869 кешесе репрессияләнә hәм соңыннан аклана.
Совет власте иртәме, соңмы, Туган илнең иреген hәм бәйсезлеген кулга корал тотып якларга кирәк булачагын аңлый.
Сугыш алдыннан 17 егет аэроклубларда укыйлар hәм очучылар булалар, ә Морадымнан Гали Ишмурзин Башкорт җиренең тәүге очучысы була.
Район юбилее Бөек җиңүнең 70 еллыгы елына туры килде. Кызыл Армия Сафларына 15 меңнэн артык авыргазылы чакырылды, аларның 8278 е сугыш яланында ятып калды. Кешәнне hәм Дүртөйле авылларыннан 373 кеше чакырыла, аларның 162 е кайта, 211 е сугыш яланында ятып кала.
Сугыш район тарихында авыр эз калдырды. Ятим балалар, солдатларның тол хатыннары, салам түбәле йортлар, бердәнбер сыер-туендыручы - сугыштан соңгы елларның авыл тормышы портреты. Әлеге вакытта да картәтием илне аякка бастыруның кыен елларын хәтерли. Бер сменада 105- 110 гектарда дым каплатулар, тәүлек әйләнәсенә чәчүләр.
Район тарихында үзгәртеп корулар күп булды, 1964нче елда ул әлеге чикләрендә урнашты. Нәкъ шул чорда авыллар интенсив үсте, юллар салынды, торак hәм социаль объектлар төзелде. 80нче елларда күп катлы йортлардан заманча РТП поселогы төзелә. 80нче еллар азагында авыл хужалыгы культураларын үстерүнең интенсив технологияләре үзләштерелде, районның халык яшәгән пунктларына газ кертү программасы тормышка аша башлады.
1970-2000 елларда район республикада иң алдынгыларның берсенә әйләнде. Төзелгән унлаган мәктәпләр hәм балалар бакчалары, мәдәният йортлары, терлекчелек объектлары.
Үзләренең туган яклары Авыргазыны исемнәре hәм талантлары белән данлаган якташларыбыз белән мин горурланам. Мин аларның Авыргазы җирендә туып үсүләре белән бәхетлемен. Алар иҗат итәләр, җырлар hәм китаплар язалар, аларны миллионлаган кешеләр тыңлый hәм укый. Безнең җир дөньяга Галимҗан Ибраhимовны, Рәшит Назаровны, Бәхти Гайсинны, Вәли Бикташевны hәм Идрис Газиевны h. б. күп кешеләрне бирде.
Безнең буын, ата йортын - районыбызны саклап калу өчен җаваплы, бу йортның җимерелмәве, анда тирә-яктагылар өчен җылы hәм унайлы булырлык итеп яшәргә тырышачакбыз. Район тарихы безнең белән дәвам итә. Алда безне туган район иминлегенә лаеклы хезмәт hәм лаеклы тормыш көтсен. Бөтен авыргазылыларның йөрәген тоташтыручы табигый җеп беркайчан да өзелмәсен.
Кичәге көн - бу тарих. Бүгенгесе - безнең барыбызга да бәйле.
Туган ягыбызның киләчәге – безнең кулларда. Мин аны яхшы уку белән, ә үскәч – лаеклы хезмәтем белән данлаячакмын. Синнән гүзәлрәге юктыр , Авыргазым! Яшә, үс,чәчкә ат, илем!
Два петушка
Ночная стрельба
Заколдованная буква
Ветер и Солнце
"Не жалею, не зову, не плачу…"