"Казанга рәхим итегез!" темасына сочинение
Вложение | Размер |
---|---|
kazanga_rhim_itegez.docx | 19.15 КБ |
XVIII “Алтын каләм” район фестиваленә
“Виват, Универсиада!”
Эшне башкарды: Бәтке урта гомуми белем
бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы
Әхмәтгалиева Гөлназ Альберт кызы
Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Исламова Миләүшә Хәсән кызы
2013 нче ел
Илебез тормышында быелгы иң зур вакыйга – Казанда үтәчәк Универсиадага да йөз көннән кимрәк вакыт калып бара. XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы 6-17нче июль көннәрендә үткәреләчәк. Аның ярышлар программасы, ачылу һәм ябылу тантаналарының сценарийлары инде күптән әзер.
Әле кайчан гына 2013нче елда булачак Җәйге универсиада үткәрү өчен, Испаниянең Виго, Көньяк Кореяның Гваньчжу, Татарстанның Казан шәһәрләре арасында көрәш барган иде. “Казан-Брюссель” марафонында 14 егет һәм кыз катнашты. Алар Россия, Белоруссия, Польша, Германия, Бельгия буйлап 4 мең километр араны йөгереп уздылар. Универсиаданы Татарстан башкаласында үткәрүне яклап, 90 мең имза җыйдылар. Универсиада тарихында мондый марафонның булганы юк иде әле.
Әлеге вакыйгага инде 5 ел вакыт узып та киткән. 2008нче елның 31нче маенда Брюссель шәһәрендә үткән тавыш бирүләрдә Универсиада шәһәре дип игълан ителгәч, башкалабызда зур әзерлек эшләре башланды.
Спорт объектларын дүрт зонада урнаштыру планлаштырылды. Җиңү проспекты һәм Оренбург тракты районында ун мең урынга исәпләнгән Универсиада авылы төзелде. Анда шулай ук су спорты сарае, теннис академиясе,гимнастика сарае һәм башка бик күп спорт корылмалары калкып чыкты. 45 мең тамашачы сыйдырырлык трибуналы стадионда тантаналы ачылу һәм ябылу парадларын күрербез. Кабан күлендә ишкәк ишү ярышлары өчен махсус канал булыр дип көтелә.
XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада программасына спортның 27 төре кертелгән. Спорт сөючеләр спорт гимнастикасы, нәфис гимнастика, футбол, баскетбол, волейбол, пляж волейболы, чирәм хоккее, көрәш, бил көрәше, самбо, дзюдо, бокс, авыр атлетика, җиңел атлетика, регби, академик ишү, теннис, өстәл теннисы, су полосы, бадминтон, синхрон йөзү, шахмат, каноэ һәм байдаркаларда ишү, ату, суга сикерү кебек ярышларны карый алачак.
Универсиада вакытында башкалабыз спорт аренасын гына түгел, ә зур концерт мәйданчыгын да хәтерләтәчәк. Мәсәлән, тамашачылар Казан Авыл хуҗалыгы министрлыгы бинасы каршындагы мәйданда атаклы “Дю Солей” циркы чыгышын карый алачак. Иң кызыгы шунда: әлеге мәйданчыкка кергәндә акча түлисе түгел, ә Универсиаданың берәр ярышына алынган билетны күрсәтү дә җитә. Универсиада көннәрендә Казан театрларында ,концерт мәйданчыкларында чыгыш ясаячак “йолдызлар”ның кайберләренең исеме әлегә сер итеп саклана, шулай да Испаниядән Вероника Джиоеваның, Амстердамнан Мэтью Голдингның, Берлиннан Полина һәм Дмитрий Семёновларның, Мәскәүдән Михаил Козаковның, Алсуның, Елена Максимованың, Санкт-Петербургтан Әхмәт Агади, Ольга Пудова, Алина Семёноваларның киләчәге билгеле.
Универсиада үткән көннәрдә Казанда “Белая сирень” дип аталган Рахманинов исемендәге өченче халыкара фестиваль дә уза. Тамашачы аның катнашучылары һәм жюрида утыручы атаклы артистлар чыгышын күреп хозурланачак. Кыскасы, Универсиада кунаклары рәхәтләнеп ял итәчәк.
Ә бүгенге көндә шәһәребез кунакларын каршы алу, урнаштыру, тукландыру, спорт ярышларын оештыру белән бәйле бик күп мәсьәләләр хәл ителә.Мең елдан артык тарихы булган Казаныбыны бөтен дөньяга танытачак Универсиаданы югары дәрәҗәдә үткәрү өчен зур эш алып барыла: юллар төзекләндерелә,иске йортлар реставрацияләнә, Универсиада авылын спорт объектлары белән бәйләүче төп транспорт артериясе булган метрополитенның яңа станцияләре сафка баса. Универсиада ярышлары вакытында ярдәм итү өчен төрле илләрдән егерме мең волонтёр җәлеп итү планлаштырыла. Универсиада логотибы, эмблемасы һәм талисманы төшерелгән сувенирлар сатуга чыгарылган.
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: башкалабыз студентларның XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада уеннарын үткәрергә әзер! “Казанга рәхим итегез,кунак булып китегез!” - дип әйтәсе генә кала.
Самый богатый воробей на свете
Астрономический календарь. Ноябрь, 2018
Император Акбар и Бирбал
Серебряное копытце
Цветущая сакура