Бөек Ватан сугышында җиңүнең юбилей елында сугыш ветераны белән уздырылган әңгәмә.
Вложение | Размер |
---|---|
hatirlr.odt | 19.07 КБ |
Абитова Азалия Фәрит кызы
11нче сыйныф укучысы
Күңел тәрәзәләрен ачканда ...
Казан шәһәре Мәскәү районы җитәкчелеге төзеп бастырган , сугыш утыннан исән-имин әйләнеп кайтырга насыйп булган 3377 сугышчы турында мәгълүмат тупланган “Алар илгә җиңү алып кайтты”(2005) дип исемләнгән китапны укып утырганда, китапның 75 нче битен ачып җибәрүче Вафин Абдулла Хәсән улы исеме игътибарымны җәлеп итте. “1927 нче елда Спас районы Ярдәм поселогында туган .1944 нче елда Куйбышев РХК мобилизацияләнгән, элемтәче , 2нче Белоруссия фронты, 1945нче елда демобизацияләнә.Эш урыны: Ленин исемендәге фәнни-җитештерү берләшмәсе, слесарь , “Почет Билгесе ордены кавалеры”дип язылган иде анда.Мин уйга калдым: кышын чаңгыда җилдерүче, башка фасылларда велосипедын иярләп каршыга очраучы, сәламләвемә һәрчак тыйнак кына елмаеп җавап кайтаручы бакча күршебез Абдулла Хәсәнович түгелме соң бу?!Тирә- як күршеләрне помидор үсентеләре бүләк итеп сөендерүче , әти-әниләребезнең бакча үстерү буенча бирелгән сорауларына иренмичә,тулы итеп җавап бирүче Абдулла абыебыз сугыш утын кичкән ветеран икән , бүгенге көндә бармак белән генә санарлык калган кадерле кешеләрнең берсе икән бит.Бүгенге көнгә кадәр шуны белми йөрүебез өчен оялып куйдым,аяклы тарих күршебездә яши икән бит . Күршебезнең гимназиябездә татар теле әдәбияты укытучысы булып эшләүче кызы Мөршидә Абдулла кызыннан тапкан мәгълүматымнымның дөреслеген белештем , ул мине үзләренә кунакка чакырды.
“Сугыш турында булса, бер әйбер дә сөйләмим.Ул мактану була”,-дип каршы алды безне һәрвакыт тыйнаклыгы белән аерылып торучы Абдулла абый.Үзе һәрвакыттагыча эштә, аш бүлмәсендә бәрәңге чистарта-чистарта гаиләсенең эштән кайтуын көтә иде. Мөршидә апа табын әзерләгән арада , ялындырып кына булса да , биргән сорауларыма кыска гына җаваплар бирде.
“ “Молчание-жизнь” дип өйрәттеләр безне -ди элемтәче-ветеран- шушы яшемә җитеп беркемгә дә бер әйбер сөйләгәнем юк иде”. Тыйнак сугышчы белән уздырган ике сәгатьлек сөйләшү минем өчен гомер буена җитәрлек тарих дәресе булды.
Абдулла абыйның 70 ел буе күңел түрендә йөрткән хатирәләрен сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез.
- Абдулла абый, “Сугыш” дигән ачы сүзне кайда, кайчан ишеттегез?
-Сугыш игълан ителгән көндә миңа әле 14 кенә яшь иде.Элеккеге Куйбышев районының (Спасс районы) Ярдәм поселогында яши идек. Йокыдан торып чыгуга, урамда машина белән ирләрне җыеп йөргәннәрен күрдем. “Сугыш чыккан!”диделәр.1918 нче елгы Фоат абыем да бу көнне сугышка китте,танкчы булып хезмәт итте,үлеп калды. Җор телле,шаян кеше иде.Хатларын укыганны хәтерлим. “Сугышка кереп чыктык,машинабыз азрак ватылды, шуны ремонтлыйбыз. Безнең экипажга эш күп, 32 кешегә генә эш юк” дигән сүзләре истә калган. Цензурадан яшереп,тамаклары ач икәнлеген әйтергә теләвен әти аңлый иде, тикшерүчеләр татар теленең нечкәлекләрен белеп бетермәгәнлектән , мондый оста яшерелгән дөреслекне күрә алмаганнардыр,сызмый калдыралар иде, гадәттә, ярамаган сүзләрне алар карага буйыйлар иде.
- Ә сез ничек сугышка эләктегез, бик яшь булгансыз бит?
- 1944 нче елда армия сафларына 17 яшьтән ала башладылар, чөнки запас көчләр кирәк иде, шушы елның декабрь башларында хәрби комиссариатка каралырга чакырдылар. Авылдан Зәкәрия исемле иптәшем белән бардык.Минем буем нормага 1 см җитми иде,үлчәнеп торганда военком килеп керде , “барып җиткәнче үсәр әле, иптәшләреннән калмасын, сугыш барыбер кайчан да булса алачак аларны” диде дә, барысы да хәл ителде , 1944 нче елның декабрь башында Зәкәрия белән бергә Саратов өлкәсендә запас лагерьда идек инде, дустым сугыштан әйләнеп кайта алмады, Кенигсберг янында үлеп калды.Минем сугышка эләгүем дә очраклы булды. Йокы сәгате вакытында коридорга чыккан идем, бер танышымны күрдем, ул миңа сугышка җибәрергә 100 кеше җыюларын әйтте. Мин дә тиз генә барып язылдым. Әти-әниләр, туганнар турында сораштылар, шактый озак сөйләштерделәр. Көннәрдән беркөнне “ бүген занятиега бармыйсыз , команда булыр” диделәр. Мунчага җибәрделәр,противогаз, ике кисәк бинт бирделәр, без мунчадан кайтуга өч вагон куелган иде , шул вагоннарга төяп , 2 нче Белоруссия фронтына озаттылар.Безнең сугышка эләгүебез запас частьлардагы ачлыктан котылу да булды,чөнки анда коточкыч ачлык иде.Армияга килеп эләгүемнең беренче көнендә, үк ачлыктан үлгән 40 солдатны күмүдә катнашуымны онытасым юк,Украинадан килгәннәр иде, салкынга да түзә алмаганнардыр.
Юлда барганда ук 4 иптәшебез яраланып калды , 2се үзләре теләп, штраф батальонына ияреп киттеләр, ул батальон сугышка алданрак барып җитә иде. Сугышка эләгү теләге бик көчле иде барыбызда да , ләкин мин алар белән качарга курыктым, әти-әниләрне борчыячаклары билгеле иде моның өчен. Шулай итеп, 1943 нче елда гына оештырылган дәүләт югары ешлыклы элемтә полкына (ПВЧ связи) туры килдем, бу серле элемтә полкы иде. 1945 нче елның маенда Берлинга 7 чакрым кала туктадык , сакта тордык.
- Җиңү иртәсен ничек каршы алдыгыз, Абдулла абый?
Җиңү сүзен сакта торган чагымда, 8 нче май төнендә ишеттем, 9 нчы май таңы була инде ул. Йөреп торабыз , шулчак часовойлар будкасы янында ут күреп алдык, “Стой, кто?!”дип сигнал бирдек. Каравыл башлыгы , фонарь тотып, сугышчыларны пышылдап кына уятып йөри икән , җиңү көне белән котлый. Җиңү таңын менә шулай сакта каршы алырга туры килде.
- Ничек үтте ул көн?
- 9 нчы май көнне бик әйбәт төшке аш булды. Сугышның соңгы елында болай да ашау ягы яхшырган иде инде, ләкин ашарга вакыт булмый иде.Бу көнне халык телендә йөри торган “фронтовой 100 грамм” да булды. Бу урында йөрәкне әрнетә торган бер әйберне әйтәсем килә. Сугышны күрмәгәннәр телендә “сугышта солдатларны аракы эчәргә өйрәткәннәр” дигән сүзләр йөри, яшь буында совет солдатлары аракы эчеп сугышканнар дигән фикер тудырылган. Сугышта беркем дә, беркайчан да , беркемгә дә аракы бирмәде. Берәр солдаттан аракы исе килсә, шул минутта ук штраф батальонына озаталар иде. Ике армия кара каршы очрашып,туплар белән бер-берсен җиңә алмаган очракта гына, кул көрәшенә килеп җиткәч, бераз аракы бирелә иде, ләкин бу бөтен армия эчкән дигән сүз түгел . Бүгенге буын бу турыда белсен иде.
- Абдулла абый, мин Туфан ага Миңнуллинның “Утырып уйлар уйладым” дип исемләнгән публицистик язмалар җыентыгын укыган идем. Бер язманың герое “...Армияга барырга кирәк. Армияга бармаган кеше сугышка керә дә үлә ул “- ди. Бу фикер белән сез килешәсезме? Сугыштан ничек итеп исән-сау котылып була?
- Әлбәттә, армияга барырга кирәк, анда тәртипкә өйрәтәләр. Армияда командир приказыннан башка бер адым да атларга ярамый,анда үзсүзлелеккә урын юк. Приказга берсүзсез буйсынырга өйрәнгән солдат сугышта да үзен шулай тота, без командир әйткән бөтен командаларны җиренә җиткереп үти идек, үлем турында уйларга да, исән калу турында хыялланырга да вакыт та юк иде.Бүгенге яшьләр сүзе белән әйтсәк, “зомбилар кебек”командирга буйсына идек, ул кушканны бер карусыз үти идек. Алла саклагандыр, җитәкчеләребез дә акыллы булгандыр, исән-сау кайта алдык бит. Сугышта бөтен кеше дә үлеп бетми инде.
-Туган якларыгызга кайчан кайтып җиттегез , кемнәр, ничек каршы алды?
-1951 нче елның декабрендә генә демобизацияәндек әле. Сугыш беткәч , Кавказ республикасындагы Черкеск шәһәренә 9 айлык элемтәчеләр курсларына җибәрделәр, шуннан соң тагын 5 ел Көнчыгыш Пруссиядә элемтәче булып хезмәт иттем, барлыгы 7 елга сузылды минем хәрби хезмәт юлым, чөнки безгә алмаш үсеп җитмәгән иде. Безне бер ел алданрак алганнар иде, сугыш булып узган шәһәр-авылларда балалар үлеме дә күп булды бит инде, тылда ачлыктан кырылдылар , илдә ир - егетләргә кытлык иде, шул сәбәпле озак хезмәт итәргә туры килде.
-Бүгенге яшь егетләр, минем сыйныфташларым, берьеллык хәрби хезмәттән ничек качарга белми йөриләр, аларны армиядәге тәртипсезлекләр куркыта. Ни өчен бүген армияда тәртипсезлек хөкем сөрә? Бу турыда сез хәбәрдармы, Абдулла абый?
- Әйе, телевизор карыйм, ишетәм. Барысы да җитәкчеләрдән тора, җитәкче җаваплы булса, үз эшен яхшы белсә,барысы да яхшы була. Безнең заманда бер-береңне кыерсыту дигән уй башыбызга да кереп карамады.Командирларыбыз да сугыш эченнән чыккан кешеләр иде.Хәзерге яшь буын авырлык күрми үскән буын, алар буйсына белми,буйсынырга теләми.Армиядә үзеңне ярату,мин-минлек кебек сыйфатлар онытылып торырга тиеш, солдат күңелендә беренче урында туган илне ярату хисе торырга тиеш,калган хисләр – аннан соң.
-1951 нче елның декабренә әйләнеп кайтыйк әле.Тыныч тормышка ничек аяк бастыгыз? Туган яклар җиңүчеләрне ничек каршы алды?Әти-әниегез сезне исән-сау көтеп ала алдылармы?
- Әйе,әтием Хәсәнгата, әнием Зәйнәп исән-сау иделәр,энеләрем каршы алды.Мин хәрби хезмәттән Казанга кайттым,авылга күрешергә генә кайтып килдем, Казан дары заводына эшкә урнаштым, заводның ишегалдында атлар яшәгән сарай бар иде, шул сарайлардан хезмәттәшләр белән фатирлар ясадык, гаилә корып балалар үстердек, егерме елдан соң ул баракның урыны хастаханә төзү өчен кирәк булды, безгә яңа фатирлар бирделәр.Шушы заводта 36 ел эшләп лаеклы ялга чыктым.Эшемдә зурладылар, зарланырлык түгел.Тормыш шартлары барыбызныкы да бер дәрәҗәдә иде ул чакта.
-Абдулла абый , “Почет Билгесе”ордены кавалеры дәрәҗәсенә ия булырлык итеп эшләүнең серләрен безгә дә ачсагыз иде!
-Менә бу кәгазьдә язылганны үтәдем (ветеран 1951 нче елда бирелгән “Демобилизованному воину” мактау кәгазен күрсәтә,ул бу документны кадерләп саклый, калган мактау кәгазьләрен балалар картина итеп стенага элеп уйнап туздырып бетерүләрен әйтә. Мактау хатындагы түбәндәге юлларны элемтәче ветеран яттан белә: “Командование части сердечно благодарит Вас за службу и выражает твердую уверенность , что Вы будете и впредь активным строителем коммунизма, умело и добросовестно выполнять свой священный долг гражданина СССР, свято беречь боевые традиции и честь воина-чекиста»)
Күп сөйләшмәдем,тыныч кына үз эшемне эшләдем, җитәкчеләремә рәхмәт, күрә белделәр.
-Абдулла абый, безнең әле Сездән яшь калу серләрен дә ишетәсебез килә. Мин “Алар җиңү алып кайттылар”китабын укымасам, сезне бабамның яшьтәше дип уйлавымны дәвам итәр идем. Ничек итеп сезнең яшьтә велосипедта йөрерлек, чаңгы шуарлык, бакча үстерерлек көч табып
була?
- Гомер озынлыгы безнең кулда түгел, кемгә күпме язылган, шулкадәр яши.Бирелгән гомерне сәламәт яшәргә тырышырга кирәк.Анысы һәркемнең кулыннан килә.Организмымны агуламаска тырыштым: тәмәке тартмадым, аракы эчмәдем.Байлык артыннан кумадым, булганына риза булып яшәргә тырыштым.Буш вакытымны һөнәрләр өйрәнеп үткәрдем. Хатыным Мөнәвәрә яхшы кеше иде, матур яшәдек .Хәзер кызым, оныгымның гаиләсе белән яшим.Оныгыбыз Лия белән киявебез Артурның баласы тууын көтәм, Җиңүнең 70 еллык юбилей көннәренә вәгъдә итәләр. Бәби тугач, картаерга вакыт калмас әле.
Амин, шулай булсын,Абдулла абый!Исән-сау бакчада очрашканга кадәр, сау булыгыз! Минем өчен онытылмаслык сөйләшү булды бу. Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт сезгә!
Менә шундый хатирәләр һәм киләчәккә якты хыяллар белән яши минем күршем - элемтәче ветеран Абдулла абый.Туган ил куйган бурычны ут эчендә дә, сугыштан соңгы хәрби хезмәт елларында да,тыныч тормышта да җиренә җиткереп үтәгән,сугышчы-чекист исеменә тап төшермичә, яу кырында башын салганнарның рухы рәнҗемәслек итеп яши белә ул.
Два морехода
Три способа изобразить акварелью отражения в воде
Человек несгибаем. В.А. Сухомлинский
Денис-изобретатель (отрывок)
Центральная часть Млечного пути приоткрывает свои тайны