Әкиятләр.
Вложение | Размер |
---|---|
kiyat.odt | 9.63 КБ |
Гафурова Айлин Камил кызы
Казан шәһәре Мәскәү районы
“9 нчы гимназия” ГБМБУ ның
4 нче сыйныф укучысы
Кечкенә һәм Зур аю йолдызлыгы турында әкият
Салкын төньяк бозлыгында , мәңгелек кыш патшалыгында ак аюның кечкенә баласы туган. Ул шундый кечкенә, мамык кебек җиңел булган. Көннәрдән – беркөнне көчле Җил чыккан һәм аю баласын һавага күтәреп алып киткән.
Әни аю үзенең кадерле баласын бик озак эзләгән. Ул арган-талган, хәлсезләнгән. Төньяк патшасы Әни аюны кызганган һәм Җилгә аны күккә күтәрергә әмер биргән. Патша Әни белән Баланың бер-берсен табуларын бик теләгән һәм әни белән бала табышканнар. Шул вакыттан бирле күктә Зур аю һәм Кечкенә аю йолдызлыгы яши икән. Тиктормас Аю баласының арткы тәпие Поляр йолдыз белән Төньяк полюска беркетеп куелган. Аның тирәсендә гомер буе Зур аю әйләнеп йөри. Әни һәм бала хәзер инде гел бергә, бер-берсен бер дә югалтмыйлар икән.
Кеше бәхетсезлегендә бәхетле була алмассың ...
Бер авылда яшәгән ди, булган ди, ике сәүдәгәр егет. Алар туганнар икән, бик дус -тату яшәгәннәр, кыйммәтле тиреләр, ефәкләр, май, икмәк һәм сөт белән сәүдә иткәннәр. Туганнарның эшләре бик уңышлы барган. Ә Җегет исемле өченче сәүдәгәргә ни өчендер уңыш килмәгән. “Әһә, мин боларга явызлык элексиры бирим әле, бер- берсе белән ачуланышсыннар”, дип уйлаган ул. Җегет бер уңайлы вакыт табып, моны эшләгән. Шул көннән башлап, ике туганның аралары бозыла башлаган, Җегеткә үзенең сәүдәсен үстерергә җай чыккан. Көннәрдән- беркөнне Җегет туганнарның өе яныннан узып барганда , егетләрнең берсен күргән : ул елап утыра икән. Җегет аны бик кызганган һәм аңа бик күңелсез булып киткән. Җегет аңлаган: үз бәхетең белән генә ерак китеп булмый икән.Ул бу юлы инде туганнарны яхшылык элексиры белән сыйлый һәм гаебен танып гафу үтенә.Туганнар Җегетне гафу итәләр, алар хәзер бик дус яшиләр һәм бергәләп сәүдә итәләр икән.
Астрономический календарь. Декабрь, 2018
Пока бьют часы
Нора Аргунова. Щенята
Дельфин: сказка о мечтателе. Серджио Бамбарен
Бабочка