Исәннәрнең кадерен бел!
Вложение | Размер |
---|---|
isnnrnen_kaderen_bel.odt | 14.09 КБ |
Эзләнү эшебезнең темасы – Исәннәрнең кадерен бел!
Максатыбыз – Казан шәһәре Мәскәү районында яшәүче, сугышка иң соңгы булып чакырылган сугышчыларны табу, аларның тормыш һәм көрәш юлын өйрәнү.(бер ветеран язмышы мисалында)
Эшебезне “Алар җиңү алып кайттылар” җыентыгына күзәтү ясаудан башладык.Җыентыкта сугыштан исән-сау әйләнеп кайтып, районыбызда яшәүче 3377 сугышчы турында мәгълүмат тупланган.Үзебез максат итеп куйганча,әлеге китапта теркәлгән иң соңгы чакырылыш солдатларын ачыкладык.
Алар – 1927нче елда туган, 1944нче елда армия сафларына чакырылган егетләр булып чыкты.Алдыбызда сорау туды:1927елгы егетләргә әле сугыш тәмамланганда да 18 яшь кенә булган , хәрби хезмәткә 18 яшьтә генә алыналар бит.
Бу сорауга җавапны интернет чыганаклардан таптык.Андагы материаллардан күренгәнчә,1941нче елның 22июнен игълан ителгән мобилизация турындагы Указда армия сафына чакырылу яше 19 яшь була,1941 нче елның көзендә 18 гә кала,1944нче ел ахырына Советлар Союзы территориясе фашистлардан азат ителә, ләкин әле дошманны осына куып кертү өчен рты ел кирәк була, ә армида сугышчылар саны бик каты кимегән була.
1944нче елның 25 нче октбрендә Оборона комитеты 1927нче елда туган 16-17яшьлек үсмерләрне хәрби хезмәткә чакыру турында карар кабул итә.Әлеге указ нигезендә 1млн.727 егет чакырыла.
Без тапкан мәгълүматлардан күренгәнчә,17 яшьтә ут эченә кереп, исән-сау Мәскәү районына кайтып теркәлгән ветераннарның саны -128.Ләкин сугыш яралары аларга озак яшәргә мөмкинлек бирмәгән,җыентык бастырылган 2005нче елда инде 72 гә калган,ә быелга инде дистәгә дә тулмый.
Хезмәтебезне “Җәлил уку”ларына эшләү сәбәпле,игътибарыбызны җәлилче шагыйрь Абдулла Алишның якташы, Куйбышев(Спас) районы Ярдәм поселогыннан демобилизацияләнгән Абдулла Вафин исеме җәлеп итте.
Без аның белән элемтә урнаштыру юлларын эзли башладык,бәхетебезгә Абдулла абый исән-сау,яхшы хәтерле,мәктәбебез янында гына яши булып чыкты.Аның 88яшьтә дә чаңгыда йөрүе, бакчада эшләве,сугыш турында бай мәгълүматлы,бүгенге яңалыклардан хәбәрдар булуы сокландырды.
Сугыш башланганда аңа 14 яшь кенә була,Абыйсы Фоат беренче көннән сугышка алына,танкист булып хезмәт итә һәм үлеп кала.Көтмәгәндә 17 яшьлек Абдуллага да чакыру килә, иптәше Зәкәрия белән хәрби комиссариатка китәләр,ләкин Абдулла абыйның буе нормага җитмәве ачыклана, үлчәнеп торганда комиссар килеп керә, барып җиткәнче үсәр әле,иптәшләреннән калмасын, ди дә солдатның язмышы хәл ителә.
1944нче елның декабре башында Саратов шәһәрендә запас лагерьда булалар инде.Сугышка эләгүе очраклы хәл ителә,өокы сәгатендә коридорга чыккан була,сугышка 100 кеше җыюларын ишетә,барып языла,алардан туганнары турында сорашалар,озаклап сөйләштерәләр.Икенче көнне занятиегә бармыйсыз дип,мунчага җибәрәләр, кайтуга противогаз, 2 бинт бирәләр, 2нче Белоруссия фронтына озаталар.
Тарихи чыганакларга күз салсак,бу-Икенче Белоруссия фронтының икече формированиесе була.Ул 1944нче ел 19нчы апрель директивасы нигезендә Белоруссияне азат итү өчен оештырыла. 14нче гыйнварда алар Көнчыгыш Пруссиягә һөҗүм итәләр.Нәкъ шушы көннәрдә Абдулла Вафин югары ешлыклы дәүләт элемтәсе батальоны составында (ПВС) фронтка килеп керә.
Бу серле элемтә полкы 1943нче елның 24 нче февралендә,Мәскәүдә яңа оешкан 24нче укчылар корпусына хезмәт итә өчен оештырылган була,аларга 1945нче елның 22нче гыйнварында Сугышчан флаг тапшырыла һәм ул немец чигенә.Абдулла абыйлар полкын шул сәбәпле җыйган булалар,димәк 17 яшьлек егетләр батальонның беренче көннәреннән үк ут эченә керәләр,һөҗүм алып баручы частьларны өзлексез элемтә белән тәэмин итәләр.1945нче елның 25нче маенда батальон Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнә.1945нче елның 10нчы июнендә Югары Башкомандование директивасы нигезендә Советлар Союзы Маршалы К.К.Рокоссовский җитәкчелегендәге 2нче Белоруссия фронты Төньяк хәрби төркеме итеп үзгәртелә.
Җиңүне Абдулла абый Торгау шәһәрендә каршылый.Сугыш беткәч аны Черкеск шәһәренә 9 айлык курсларга җибәрәләр,аннан соң әле тагын 5 ел Көнчыгыш Пруссиядә элемтәче булып хезмәт итә,1951 нче елда гына демобилизацияләнә,чөнки алмашка килергә егетләр үсеп җитмәгән була әле бу елларда.
Армиядан кайткач, Казандагы Ленин исемендәге фәнни-җитештерү берләшмәсенә слесарь булып эшкә урнаша, 36 ел өзлексез тырыш хезмәте өчен”Почет билгесе ордены кавалеры”,шәһәрнең Почетлы гражданины исеменә лаек була.Уңышларының сәбәпләрен сорагач, ул Демобилизованному воину мактау хатын күрсәтә, менә шунда язылганнарны үтәдем,ди. Ул андагы “Командование части сердечно благодарит Вас за службу и выражает твердую уверенность,что Вы будете и впредь активным строителем коммунизма,умело и добросовестно выполнять свой священный долг гражданина СССР,свято беречь боевые традиции и честь воина-чекиста»дигән юлларны яттан белә.
Чыгышка йомгак ясап,шуны әйтергә була: һәр ветеран аяклы тарих, Абдулла абый белән безгә калын китаплардан укып истә калдыра алмаган темаларны ,гади генә итеп аңлатып бирде.Без хәзер 2нче Белоруссия фронты тарихын да, серле элемтә полкы турында яхшы беләбез.
Эзләнү эшебезне дәвам итәргә уйлыйбыз һәм бу эшне озакка сузарга ярамаганын да аңлыйбыз, чөнки вакыт көтеп торырга яратмый.
Свинья под дубом
Осенняя паутина
Три орешка для Золушки
Чем пахнут ремёсла? Джанни Родари
Сказка "12 месяцев". История и современность