Дәүләтебезнең беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевка багышланган иҗади эш.
Вложение | Размер |
---|---|
mintimer.docx | 18.58 КБ |
Эшләп узган гомер
(эссе)
Халкымның яшь буыны вәкиле буларак хәзерге заманның күренекле кешеләре, аларның эш – гамәлләре, җәмгыятьтә тоткан урыннары турында уйланам, чөнки илебезнең киләчәге безнең кулда. Шуңа күрә Ватаныбызның алга таба көчле булып үсүендә шушы шәхесләрне үзебезгә үрнәк итеп куябыз.
Беренче булу бервакытта да җиңел түгел. Шулай да нәкъ менә беренчеләр, кабатланмас булып, тарихта үз урыннарын алалар һәм милләт хәтерендә калалар. Мәсәлән, татар дәүләтләрен төзегән Атилла, Кубрат ханнар, Казан ханлыгының нигез ташларын салучы Олуг Мөхәммәд һәм, ниһаять, Минтимер Шәймиев. Ул - һәрвакыт газиз халкына, Ватанына фидакярләрчә хезмәт итүче, хәзерге Татарстан Республикасын оештыручы, бөек тарихлы татар дигән милләтнең горур исемен дөнья күләмендә ишеттерүче, үзен бөтенләе белән туган милләтенә, халкына багышлаган җиребезнең күренекле вәкилләренең берсе.
Минтимер!.. Әти – әнисе, бәлки, тимер кебек каты, көчле булып үссен дип, аңа шушы исемне кушкандыр. Чыннан да, үзенең нык холкы һәм үткен карашы белән дәүләтне дөнья аренасына алып чыккан көчле шәхес халкымның: ”Исеме җисеменә туры килә”,- дигән мәкален тулысы белән исбатлый. Ул кечкенәдән үк акыллы, зирәк, төпле фикерле булуы белән иптәшләреннән һәрвакыт аерылып торган. Аның лидерлык сыйфатлары да нәкъ менә мәктәп елларында ук тәрбияләнгән. Мәктәптә гел “бишле”гә генә укуы, бигрәк тә төгәл фәннәргә өстенлек бирүе, аның кечкенәдән үк үз – үзенә һәм башкарган эшләренә җаваплы каравын белдерә, минемчә. Шулай да матур әдәбият белән кызыксыну тормышының бер өлеше булып торган. Өендә бай китапханәсенең булуы да шуның бер дәлиле булып тора. “Алар мине сәнгатьне, әдәбиятны, бигрәк тә шигъриятне яратырга, нинди генә очрашулар, мәдәни чаралар булмасын, халык белән турыдан - туры җанлы итеп аралаша белүгә, гамьле уйларга этәрүгә нәкъ менә шулар булды. Хәзер дә Тукай шигырьләрен кайта-кайта укып мәгънәсенә төшенәм, укыган саен аны төрле яктан ачам”,- дип искә ала ул. Бөек шагыйрьнең шигърияте Минтимер Шәрип улының гомер юлында кызыл җеп булып сузылуын ассызыкларга кирәк. Минем уйлавымча, әдәбиятка булган мәхәббәт кешеләрне, үз ватанын, халкын яратудан киләдер.
Минтимер Шәрипович яшь вакыттан ук зур эшләргә кереп китә. Республикабызның төрле тармакларында җитәкче булып эшләве шуның мисалыдыр. Ә тормышында ул беренче чыныгуларны авыл хуҗалыгы өлкәсендә ала. Инде шул елларда ук чын күңелдән башкарылган хезмәтенең нәтиҗәләре озак көттерми, Ленин ордены белән бүләкләнә. Аның тырышлыгын, кешеләрне аңлый белүен һәм көчле оештыручы булуын танып, халык Минтимер Шәриповичны Илбашы итеп сайлый. Аның Президент булып эшләве дәверендә Республикабыз халкы матур, бай, тыныч яши, ә башкалабыз көннән – көн ямьләнә. Дәүләт белән идарә итү гел җиңел генә бармагандыр, чөнки җөмһүриятебез төрле тарихи вакыйгалар да кичерде. Президентыбыз көчле сәясәтче буларак дөнья дилбегәсен туры тота белде. Үзенең һәр эшендә җаваплылык тоеп, халкына кайгыртучан булуы, очраган кыенлыкларны җиңә белүе белән башкалардан аерылып торды. Минем уйлавымча, туган ягыбызның даны чит илләргә дә чыгуы аның тырышлыгы, булдыра ала торган сыйфатлары аркасында ирешелде. Безне хәзер чит илләрдә дә таныйлар, фикерләребезгә колак салалар, исәпләшәләр.
Беренче Президентыбыз хәзер дә халкына хезмәт итүен дәвам итә. “Яңарыш” фондын оештырып, тарихи урыннарыбыз Болгарны, Зөя шәһәрләрен төзекләндерү кебек олы эшне оештыруда башлап йөрүче ул. Әлеге комплекслар халкыбызның үткәнен чагылдыручы тарихи һәйкәлләр булып калкып чыктылар. Без һәм бездән соң килгән буыннар бабаларыбызның кемнәр булуын, ни белән шөгыльләнгәннәрен белеп үссеннәр өчен шушы тарихи ядкәрләрне саклауның роле зур. Әлеге корылмаларның ЮНЕСКО оешмасының Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе дә, билгеле инде, бу казанышлар Минтимер Шәриповичның күп еллык эшенең нәтиҗәсе булып тора.
Мин Татарстан халкының тагын да матур яшәвенә, аның якты киләчәгенә ышанам. Үз милләтебезне сакларга һәм үстерергә, туган җирне яратырга сүз бирәм. Милләтебезне, телебезне саклау, аны үстерү, халкыбызның үзаңын киләчәктә дә югарыга үрләтү - ул без башкарырга тиешле гамәлләр. Үзебезнең язмышны үз кулыбызга алып, соңгы елларда ирешкән уңышларыбыз моның дәлиле булып тора.
Иҗади эшемне тормышының һәр көнен, һәр минутын халкына хезмәт иткән Минтимер Шәрип улының: ”Без булдырабыз!” - дигән сүзләре белән тәмамлыйсым килә. Бу сүзләр татар халкының әйдәп баручы девизына әйләнде.
Огонь фламенко
Рисуем гуашью: "Кружка горячего какао у зимнего окна"
Лавовая лампа
Вокруг света за 80 дней
"Портрет". Н.В. Гоголь