Сочинение было написано для участия в меңдународной конференции для учащихся "Каурый каләм"
Вложение | Размер |
---|---|
bez_bu_kong_nichek_yakynaydyk.docx | 14.92 КБ |
Без бу көнгә ничек якынайдык!
Игнашева Полина, Әлмәт шәһәре
17нче урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы
Күз яшьле, кан коюлы рәхимсез сугышларның соңгы бәрелешләреннән безне җитмеш елга якын вакыт аерып тора. Быел җитмешенче мәртәбә туган җиребезгә шау чәчәкле, сандугачлы тыныч яз килә. Дәһшәтле сугыш еллары бездән никадәр ерагая барса, халык батырлыгының бөеклеге, фашизмны җиңүнең дөнья күләмендәге тарихи әһәмияте безнең күңелләргә күңелләргә шулкадәр якыная бара. Халкыбыз аяусыз дошманга каршы сугыш елларында Ватаныбызга карата чын патриотизм һәм ихлас мәхәббәт хисләрен күрсәтә, җиңәчәгенә ышана.
Сугыш турында мин әбием сөйләгәннәрдән ишетеп беләм. Әбием әтисенең, минем карт бабамның, документлары, орден-медальләре саклый. Мин әбием янына кунакка кайткан саен диярлек, ул кагәзьләрне кулыма алып, карт бабамның күз алдыма китереп утырам. Сугышта булган вакыйгаларны ул үзенең кызына, минем әбием Тамарага, сөйләп калдырган.
Карт бабам, Тимофей Григорий улы, бер мең тугыз йөз алтынчы елның егерме алтынчы маенда Чувашия респубикасының Козловка районы Үрәзмәт авылында дөньяга килә. Әбием сөйләвенчә, ул фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша. Бөек Ватан сугышы башланган вакытта ул Мәскәү шәһәрендә эшли. Алар бригада белән электр баганалары утырту эшен башкарганнар. Сугыш башланган беренче көннән үк фронка алына. Аңа ул вакытта утыз биш яшь тулган була. Башта разведчиклар әзерли торган курсларда укый. Аннары туп-туры разведка төркемен җитәкли. Төркемдә җиде кеше идек, дип, сөйләп калдырган ул. Һәрбер разведкага чыккан саен алар бер “тел” тота торган булганнар, аеруча командир яки офицер бигрәк уңышлы саналган. Һәрбер “тел” өчен алар рәхмәтле булган, чөнки эш планы разведканың уңышлыгы белән бик нык бәйле булган. Эшләре дә һәрвакыт шома гына бармаган. Югалтулар, яраланулар бик күп булган. Алар урынына тагын яңа солдат бирелгән, ул солдатны аз гына вакыт эчендә өйрәтергә кирәк.
Бер мең тугыз йөз кырык өченче елны карт бабам бик каты яраланып госпитальгә эләгә. Анда күргәннәрен бик ачынып исенә төшереп утырган. Шәфкать туташлары төн буе йокламыйча, авыру солдатларны караганнар. Ә хәрби хирурглар шәм яктысында операция ясаганнар.
Карт бабам, хәле яхшыру белән, фронтка барачагы турында теләк белдергән. Һәм ул шул вакытта ук “Батырлык өчен” дигән беренче медале бүләкләнә. Янәдән фронтка китә. Шул ук разведка төкемен җитәкли.
Ашау ягы да бик үк яхшы булмый иде, дип сөйли икән карт бабам. Кухня 3-4 көнгә соңга кала. Солдатлар ачтан егылмас өчен үле атларны тунап, шуларның итләре белән тукланырга мәҗбүр булган. Каян чыккан икән аларда шундый көч һәм батырлык!?
Карт бабам сугышта башыннан ахырына кадәр катнаша. Ә җиңү көнен Берлинда каршылый.
Карт бабам Бөек җиңунең кырык еллыгын каршылагач, бер мең тугыз йөз сиксән бишенче елның 29 маенда фани дөньяга күчә.
Гаять зур рухи-әхлакый күтәренкелек, фронт белән тылның какшамас бердәмлеге кырыс сынауларда җиңеп чыгарга ярдәм итте. Җиңү җиңел генә килмәде дип сөйләгән ул әбиемә. Карт бабам күп иптәшләренең үлгәнен дә, яралганын да күрә. Сугыш халкыбызга бик күп газап күрсәтә. Сугыш мәйданы чын мәгънәсендә кемнең кемлеген сыный торган хикмәтле мәйдан булды. Руслар, татарлар һәм башка милләт кешеләре фашистлар белән сугышалар. Шуның өчен халкыбыз сугышны ерып чыккан, шуның өчен аларның даны бөтен дөньяга таралган. Мин карт бабамнан үрнәк алам, аның сыман көчле йөрәкле буласым килә.
“Сугышларсыз гына яшәсәк иде, күк йөзебез тыныч булса иде, киләчәк елларыбыз имин булсын иде” – дигән уй-теләкләр уяна күңелемдә. Менә быел ул дәһшәтле сугыш тәмамлануга җитмеш ел тула. Исән калган ветераннарны хөрмәтләргә, алар турында онытмаска, алардан үрнәк алырга кирәк. Ләкин үлгәннәрне дә онытмасак иде. Алар бит без тыныч тормышта яшәр өчен никадәр күп көч куйганнар һәм яу кырында һәлак булганнар. Җырда да: “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” – дип җырлана бит.
Денис-изобретатель (отрывок)
Астрономический календарь. Декабрь, 2018
Если хочется пить...
Волшебная фортепианная музыка
Как нарисовать черёмуху