Табигатьне саклауга багышланган мәкалә.
Вложение | Размер |
---|---|
yavyz_gaml_kylmyyk_zil_budarova.docx | 15.1 КБ |
Явыз гамәл кылмыйк
Бу гап – гади җәйге бер көн иде. Без дусларым белән яланга чыктык. Җәй... Күңелдә шатлык, табигать ямь – яшел, күбәләкләр оча, тагын ни кирәк инде бәхет өчен? Шулай шатланып, уйнап йөргәндә, без Диананың елавын ишетеп алдык. Аягына шешә ватыгы кадалган... Ниндидер явыз аны ватып, чирәм арасына ташлаган. Нәкъ менә шушы пыяла ватыгыннан шырпысыз да зур янгыннар чыгып, меңләгән гектар урман янарга мөмкин бит. Ә бу урманнарны бүтән кешеләр күп хезмәт куеп утырткан һәм карап үстергән. Шундый явыз аркасында дистә еллар буе үскән агачлар бер мизгелдә юк була.
Шешә ватыгы кеше сәламәтлегенә дә бик зур зыян китерә. Чөнки кешеләрнең күбесе монда гаиләләре һәм балалары белән ял итәргә килә. Менә шундый ял итәргә килгән кешеләрнең берсе бик нык яраланып зәгыйфьләнеп тә калырга мөмкин .
Бу явыз үзе шуны аңламастан җинаятьчегә әйләнә.
Әбүдәрова Зилә,
Теләкәй мәктәбенең 6 нчы класс укучысы.
Рисуем тыкву
Нора Аргунова. Щенята
Кто чем богат, тот тем и делится!
Весенняя гроза
Золотой циркуль