Минем иң хөрмәтле кешеләрем.
Вложение | Размер |
---|---|
nasyrova_railya.docx | 13.74 КБ |
Сугыш хәтирәсе
1941 нче елдан 1945 нче елга кадәр барган дәһшәтле сугыш – барлык гаиләләргә дә зур кайгы, ачлык, ялангачлык, кешеләрнең үлеменә китергән.
Балар ятим калганнар, чөнки аларның әтиләре сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган.
Минем әтиемнең әтисе - Насыйров Габделбарый Гаделгазиз улы да сугышта катнашкан. Ул 1913 нче елның 27 ноябрендә Яшел Үзән районы Мулла иле авылында туган. Сугышка киткәндә аңа 28 яшь була. Сугышның башыннан ахырына кадәр сугышкан. Бик күп орден, медальләр иясе ул. Минем дәү әтиемнең исеме “Хәтер китабы”на кертелгән. Китапта: “Алар җиңү яулап кайттылар!”- диеп язылган.
Сугыштан кайткач бөтен хезмәтен урман хуҗалыгына багышлый. Ул анда 35 ел хезмәт куя. Яхшы эшләгәне өчен медаль, значоклар белән бүләкләнә.
Минем дәү әнием Насыйрова Вәгыйзә Шәйхулла кызы 1921 нче елның 5 нче гыйнварендә туган. Сугыш башланганда аңа 20 яшь була, тылда хезмәт итә. Әбием туган елларда ачлык була, шуңа өстәп сугыш та ачлык алып килә. Барлык кирәк-яраклар, азык-төлек сугыш кырына, солдатларга китә. Алар окоп казыйлар, трактор йөртәләр. Авылда ирләр калмагач ат җигәләр. Бик нык авыр була аларга.
Ә сугыш тәмамлангач алар бергә гаилә корып биш бала тәрбияләп үстерәләр. Балаларына югары белем бирәләр. Сугыштан соң да дәү әнием иң авыр эшләрдә эшли. Ат җигеп Куланга станициясеннән балаларга ипи ташый, буфетта эшли, колхозда хезмәт куя. Шуңа күрә аларның балалары да тәртипле, эш сөючән булып үсәләр.
Кызганычка каршы дәү әнием дә, дәү әтием дә безнең арада юк. Дәү әтием 1965 нче елның 27 сентябрендә, ә дәү әнием 2007 нче елның 1 декабрендә Борындык авылы зиратына җирләнгәннәр.
Без - аларның оныклары, алар белән горурланабыз!
3 нче сыйныф укучысы
Насыйрова Раилә
май 2015 ел
В какой день недели родился Юрий Гагарин?
Просто так
Чем пахнут ремёсла? Джанни Родари
Нора Аргунова. Щенята
Сказка "Узнай-зеркала"