Кышкы әкият
Вложение | Размер |
---|---|
kyshky_kiyat.docx | 16.75 КБ |
“Кышкы әкият”
(яраткан дустым Айдар истәлегенә багышлана)
Әниемнең әйткән сүзләре арасыннан бары Айдар исеме генә колагыма керде, әйе ә йөрәккә инде күптән кереп урнашкан иде.
Айдар – күрше апаларга кайтып йөри торган бик акыллы, тырыш егет. Ләкин күрше апаларның берәр эшләре килеп чыгу белән, булышырга диеп кенә кайта шул. Күрәсең, вакытын бушка уздырып йөрүчеләрдән түгелдер. Көтү көтү дисеңме, бакча казу, утын ташу һәм башка барлык эшләрдә дә булышчы ул Айдар. Күрше апаларның көтү чиратын үзем дә зарыгып көтеп ала идем шул. Ничек инде, көтмисең, Айдар белән бергә мине дә сыерлар артыннан чабарга җибәрәләр иде бит.
Менә хәзер дә Айдар исемен ишетүгә күзләремне тутырып ачып, тәрәзә янына килеп бастым. Ничек йокыдан торып китүемне үзем дә сизми калганмын, ләбаса. Ә йөрәкнең ни дәрәҗәдә каушаганын белсәгез...
Урамда нинди матур, бакчабызда үскән алмагач та бүген шатланып миңа карап, “я күңелең булдымы” дип елмая сыман. Гүя бөтен җиһан Айдарның килүен өзелеп көткән дә, менә бүген бәйрәм итәдер. Айдар кайткан! “Авыл кешеләренә кыш көннәре рәхәт, алар ял итә” дип, юкка гына әйтмиләр шул. Чыннан да, кышларын эш азрак, Айдар да сирәк кайта. Эх, бу йөрәк, әйтерсең лә шатлыгыннан тәнемнән чыгып чабар да, кар бөртекләре сыман бөтерелә-бөтерелә биер, Айдарның сылу бит очларына төшеп эресә дә үкенмәс сыман.
Ничә еллар инде йөрәк Айдарны үз итеп, үз дөньясында саклап, җылы уйларга, татлы хыялларга өтереп яши. Тик Айдарның гына йөрәгендә миңа урын юк...Аның кебек егетләргә дөньяның бар кызы да гашыйктыр. Әнә ич, Казан кызы - үземнең якын дустым да, аны яратам дип йөри, хисләрен минем кебек яшерми дә. Ә мин – нәрсә, яратуым җилләр кебек йомшак, диңгезләрдәй тирән, учаклардай кайнар, ак карлардай саф һәм чиста, җирнең үзе кебек бик зур һәм гүзәл булса да, мин аңа кирәк мени инде?!
Әйе, бу ярату йөрәгем һәм минем арада сакланган зур, рәхәт сер.
Шулай татлы хыялларга бирелеп Айдарга тәрәз аша гына карап торган арада, ул китеп тә барды. Биш миутлык бәхет белән тулды йөрәк.
Ә урамда үзәкләрне өзгеч салкын, тик гүзәллеге белән җанны җылытырлык кыш. Кышларын Айдар авылыбызга сирәк кайтса да, яратам, барыбер яратам кышны.
Бүген дә чаңгыларымны тотып, болынга киттем. Әйтерсең лә, бар җиһан минем генә килүемне көтеп торган. Берсеннән-берсе матур, төрле-төрле бизәкле кар бөртекләре иркәләнеп уйный башладылар, кыш бабай иленнән ыжгырып килгән салкын буран да бер мизгелгә тынып калды. Әллә бик иртә булгангамы, әллә әниләренең тәмле иртәнге коймакларын авыз итеп бетереп өлгермәгәнгәме, гөрләп, таудан шуган бала-чага тавышы да ишетелми. Эх, бу искиткеч тылсымлы кыш, сихри көчләр бардыр син дә. Кешеләрне матурайтасың, битләренә кызыллык кундырасың, шушы кечкенә кар бөртекләреннән зур-зур таулар өясең, бар дөньяны нурга бизисең, сафлыкка күмәсең. Чып-чын әкият түгелме соң инде бу?! Ә без әлеге матур әкиятнең геройлары. Кышкы уйларга бирелеп, чаңгыларымны кидем дә, авылыбызның иң биек тавына менеп бастым. Нинди рәхәт! Кыш ясаган әкияттән хозурланып тирән сулыш алдым да басып торам. Бар дөньяга ишетелерлек итеп “ЯРАТАМ сине ” дип кычкырасы килде. Күзләремне йомдым да, таудан шуып киттем. Бер-ике-өч....
Эх син күрше кызы, куып тотам бит хәзер дип артымнан Айдар йөгерә, мин аңа ап-кар ташладым. Ә ул миңа. Гүя карлар да, безнең белән бергә шатланышып куыш уйныйлар. Безгә генә түгел аларга да шундый рәхәт. Бу мизгелләрне ни кар бөртекләренең, ни безнең туктатасы килми. Битләребез алмадай алсу, бияләйләребезгә кар катып беткән, күзләребез....ә күзләребез беркайчан да бүгенгедәй балкып янмагандыр. Әлеге кыш, Айдар белән безне дә үзенең әкиятенә алып кереп китте сыман....Рәхәт-бәхет....
Кара әле, чаңгыларым кайда соң?...
“Я күрше кызы, уяндыңмы инде”, дигән тавышка күзләремне ачып җибәрсәм, янымда борчылудан күзләре шакмактай булган Айдар утыра.
-Әйдә тор, авылга илтеп куям, күпме карда аунап ятарга була инде, салкын бит. Ярый әле, үзем шул тирәдән үтеп бара идем, - диде дә Айдар туктап калды һәм сабый баладай ихластан көлә башлады. - Чаңгың белән бергә бигрәк кызык килеп төштең син, шушы биек тауга менмәсәң күңелең булмас иде инде синең. Кирәк бит ә, минем күрше кызы – кышкы герой.
Шул вакытта, мин үзем дә сизмәстән, “мин дә, син дә кышкы әкият геройлары” дип әйтеп куйдым. Айдар янына торып утырдым.
Кышкы әкиятне мин төштә генә егылып аңсыз ятканда күргәнмен икән шул. Шундый якты хисләр, күңелле, яратулы мизгелләр төштә генә була ала мени дигән авыр сораулар килде күңелгә.
Шул вакытта Айдар мине күтәреп алды да, тау башына таба атлады. Без аның белән бергә чаңгы шудык, рәхәтләнеп сөйләштек. Чын-чынлап кышкы әкиятнең матурлыгына сокланып йөрдек.
Кышкы матур салкын көн мине чын-чынлап әкияткә алып керде. Ярый әле үземне генә түгел, Айдарны алып кереп җиткергән. Хисләрне бәреп әйтмәсәм дә, күрше егете бәлки кайчан да бер, йөрәгемдәге серемне чишәр әле...
Шул көннән башлап кышны тагын да ныграк ярата башладым!
Новогодние гирлянды
Галка в чужих перьях
Рисуем тыкву
Снег своими руками
Белый лист