Җыр - һәркемгә якын сердәш, мәңгелек юлдаш. Халык җырларында безнең тарих
Вложение | Размер |
---|---|
zhyr_-_minem_yazmyshym.doc | 59.5 КБ |
Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы
Чури – Бураш төп гомуми белем бирү мәктәбе
Тау ягы төбәгенең
атаклы сәнгать эшлеклеләре иҗаты
Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Шәфигуллина Гүзәл Фәрит кызы
Башкаручы: 9 сыйныф укучысы
Хәмидуллина Регина Мөсәвир кызы
Эчтәлек
Халык җырларында – безнең тарих
II. Төп өлеш
Җыр – минем язмышым
III. Йомгаклау.
IV. Кулланылган әдәбият
Кереш
Халык җырларында – безнең тарих
Җыр - һәркемгә якын сердәш, мәңгелек юлдаш. Моңсу мизгелләрдә дә, сөенеч - куанычлар мөлдерәмә ташып торганда да адәм баласы җанын, хисләрен җырда ачып сала, юаныч таба... Күңелгә ятышлы матур көй тыңлау җанга рәхәтлек, куаныч, ләззәт бирә, яшәешне ямьләндерә. Агачның куәтле тамырлары кебек, җыр кешене туган ягы, халкы белән бәйли, аннан аерылырга ирек бирми. Аны тирә - юнь табигатеннән, урман - сулардан, хәтфә болыннардан аерып карау мөмкин дә түгел. Ата - анага, кардәш - ыруга, туган җиргә якынлык күңелгә тел, җыр белән бергә кереп тула.
Ә халык җырлары - безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле һәм иң бәһале мирас, халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас һәм күгәрмәс раушан көзгесе. Җыр хәзинәбездә чал тарих авазлары да, бүгенге көннәр аһәңе дә тирән уелган. Аларда халкыбызның язмышлары, кайгы – хәсрәте, шатлыклары да бар.
Фәнни эшемне язганда Фердинанд Сәлахов турында истәлекләр, мәкаләләр белән таныштым. Үзе белән дә сөйләштем. Фәнни эшемне “Җыр – минем язмышым” дип атадым.
Максатым – җырчы авылдашыбыз Фердинанд Сәлаховның бала чагы, мәктәп еллары белән танышу һәм иҗатын өйрәнү.
Эшемнең максатыннан чыгып төп бурычлар билгеләнде:
- Ф.Сәлахов күңеленә халык моңы орлыкларын салучы шәхесләр;
- Җырчыбыз турындагы истәлекләрне өйрәнү;
- Фердинанд Сәлахов иҗаты белән кызыксыну тәрбияләү.
Фәнни-тикшеренү эшенең төп объекты – Татарстанның халык артисты Ф.Сәлаховның музыка сәнгатенә килү юллары
Предметы – Ф.Сәлаховның музыка сәнгате өлкәсендәге эшчәнлеге.
Мин бу теманы актуаль дип саныйм, чөнки Фердинанд Сәлахов - татар җыр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән, чит илләрдә дә таныткан җырчы ул.
Әлеге эшне башкарганда түбәндәге метод - алымнар кулланылды: эзләнү, өйрәнү, тикшеренү.
Эшнең структурасы. Фәнни эшем кереш, төп өлеш, йомгаклау, кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.
Фәнни-тикшеренү эшен башкарганда Гөлназ Шәйхинең “Күңел – дәрья” китабы, шагыйрә А.Юнысова язмалары, газета – журнал материаллары әһәмиятле чыганак буларак файдаланылды.
Төп өлеш
Җыр – минем язмышым
Безнең як табигате бик матур. Авыл яныннан гына Үләмә елгасы ага. Авылның бер ягын тау, икенче ягын урман, өченче ягын тигезлек били. 1950 нче елның декабрендә шушындый матур табигатьле Чури-Бураш авылында Габдулла абый белән Зәйнәп апа гаилә кора. Бер-бер артлы балалары туа. Алар бары унтугыз ел гына бергә яшәп калалар. Әгәр язмыш дигәнең Ватан сугышы, “Метрострой” төзелешләре, социализм колхозының сыер фермалары Габдулла аганың егәрен алмаган, гарипләндермәгән булса, мөгаен, җырчы дип танылыр иде. Елга бер – яңа елда – халык алдында да җырлый ул.”Чү, Габдулла, әкрен, ёлканы аударасың тавышың белән”, - дип аны тыя да төшәләр. 1969 нчы елда Габдулла абый вафат була. Аңа улы Фердинандның уңышларын күреп сөенергә насыйп булмый.
Барысы да туган җирдән, туган нигездән башлана. Апас ягы – җыр – биюгә талантлы як. Фердинанд Сәлахов табигатьнең гүзәл почмагында – Үләмә елгасы буенда урнашкан Апас районы Чури-Бураш авылында дөньяга килә. Нәни чактан ук хисчән бала булып үсә.Үләмә елгасы дулкыннары иң нечкә күңел кылларын тибрәтә. Әти - әнисе көйләгән “Сагынам, дуслар, илкәйне”, “Дранча” кебек борынгы халык җырлары, бер әбисенең сузып-сузып бәет, мөнәҗәтләр көйләве, икенче әбисенең курайда уйнавы җырга - моңга якынайта аны.
Фердинанд абыйның әнисе ягыннан абыйсы Раһиб Җиһаншин профессиональ җырчы булган. Сугышка кадәр радиога чакырып, туры эфирда җырлатканнар аны. Ватан сугышына алынып, һәлак булган абыйсы Рәкыйп Җиһаншинның музыкаль тәлинкәсе килеп эләгә аңа. Фердинанд абый бертуктаусыз шуларны әйләндерә, тыңлый, өйрәнә.
Күршедә музыкант та бар. Заманында композитор Заһид Хәбибуллин белән телевизорга да төшкән Госман Афзалов. Бик оста итеп скрипка ясаган һәм аларда үзе үк үзәкләрне өздереп уйнаган сугыш ветераны. Ул Фердинанд абыйның моңлы бала икәнен белеп ала. Сәгатьләр буе скрипкада уйнап, аны күңеле булганчы җырлата. Шулай итеп, җырга-моңга һәвәс авыл агаеның сагыну, сагыш тойгылары сулкылдап торган борынгы озын көйләр, милли моң аша балага татар халкының авыр, газаплы язмышын ачып бирә, аның күңеленә изге орлык сала. Шуннан бирле авылдашыбыз скрипка, флейта, саз кебек уен коралларының яңгырашына гашыйк.
Рух һәм җан җырга әзер. Апас урта мәктәбен тәмамлагач, Казан медицина иститутына укырга керә. Өч курсны тәмамлый. Халык хорында җырлый. Аны җырчы – педагог Миңгол Галиев күреп ала һәм консерваториягә алып килә. 1 турда “Җырланмаган әле безнең җыр”ны җырлый.
Тормыш алга таба да Фердинанд абыйны изге күңелле кешеләр белән очраштырып тора. Шундыйларның берсе – чын - чынлап алиһәгә әверелгән остазы, искиткеч талантлы педагог, Русиянең һәм Татарстанның халык артисты, профессор Зөләйха апа Хисмәтуллина була. Тәҗрибәле остаз кул астында күп нәрсә өйрәнеп, профессиональ җыр сәнгатендә үзенең урынын табуга ирешкән.
Консерваторияне тәмамлаганнан соң Гөлзада апа Сафиуллина күп нәрсәгә өйрәтә. Радиода беренче җырларын яздырганда Айдар Фәйзерахманов халык җырларын нечкә итеп эшкәртүдә ярдәм итә. Шулай ук Рафаэль Ильясовның татар халык җырларын җиренә җиткереп, йөрәкләрне тетрәндерерлек итеп башкаруы зур мәктәп була.
Фердинанд Сәлахов яшьләребезне милли моңга тартырга, чәчелеп - таралып яткан шул мөкатдәс моңны бөртекләп җыярга омтыла. Моңны югалту - халыкны югалту белән бер икәнен яхшы аңлый җырчы. Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин, Мәсгудә Шәмсетдинова, Резеда Ахиярова кебек асыл композиторларыбыз әсәрләрен ирештерә ул үзенең тамашачысына. Шулай ук “Эскадрон”, “Бөдрә тал”, “Кара юрга”, “Ялгыз каен” һәм башка үлемсез халык җырларын яратып башкара.
Җырчы тавышына бәя үлчәме булырлык халык җырлары милләтне башка халыклар йөзендә күрсәтү өчен дә өлге. Җырлы гомере дәвамында авылдашыбыз Ф.Сәлахов җырлаган 600 җыр арасында авторлары билгеле, әмма гасырлар чарлаган халык җырларына торырлык җырлар байтак. “Бибисара”, “Илдә ниләр бар икән?”, “Мөһаҗирләр”, “Серле чишмә”, “Өченче көн тоташ кар ява” һәм башкалар.
Ф.Сәлахов эстрадасының үз йөзе бар.Үз – үзен зыялы тотышы, зәвыклы итеп киенүе, репертуар сайлауда гаять талымлы булуы белән күп җырчылардан аерылып тора. Тормыш кыенлыкларын үзе күтәреп, маңгай тирләрен түгеп, зур сәхнәгә фәкать үз көче белән генә килгән, татар җыр сәнгатен үстерүдә зур өлеш керткән җырчы. Җырчы гына түгел, ул тарихчы да, шагыйрь дә, тәрбияче дә, остаз да, оештыручы да, милләт җәүһәрләрен туплап, халкыбызның күңел байлыгын күрсәтүче дә. Аның җыр кичәсеннән рухи көч, эшләү сәләте, көч – куәт алып кайтасың. Ул – милли. Ф. Сәлахов – чын мәгънәсендә халык җырчысы. Сөйләм сәләте искиткеч. Һәр сүзен уйлап, дөрес итеп тамашачыга җиткерә белә.
”Талантлы булу бәхет кенә түгел, фаҗигадер дә. Күңелендә шуның чаклы моң сакланган кешенең күңел кыллары бик нечкә.Ул без сизмәгәнне сизә, без тоймаганны тоя. Ә дөнья, тормыш вакыты - вакыты белән шактый ук тупас. Шушы тупаслык талантның нечкә кылларына килеп бәреләдер дә, кылларның берсе шартлап өзеләдер,” - дип яза талантлы шәхесләр турында Туфан Миңнуллин.
Йомгаклау
Син җырлаган чакта тынып калам,
Кузгалырга кыймый урынымнан...
Адашам мин кереп моңнарыңа,
Әйтерсең лә, алар кара урман...
“Җыр – минем язмышым, тормышым, куанычым. Җырчы – халыкның сафлыгын, милләтен саклап калу өчен көрәшүче кеше ул. Мин үземне шулай хис итәм. Минем тыңлаучым, мине күтәрүче, мине зурлаучы, моң чишмәсе итеп кабул итүче халкым бар. Җырларым тутыга барган күңелләрне айкый, тынгысыз җаннарга тынычлык өсти. Менә шул бәхет түгелме җырчы өчен?!” – ди Фердинанд ага җыр сәнгате турындагы фикерләре белән уртаклашып. Ф. Сәлахов – безнең авылдашыбыз, милли җәүһәребез. Халкыбыз көйләренең сихри тәэсир көче Фердинанд абыйның моңында. Татар халык җырлары моңлы. Ә аларны сәнгать югарылыгына җиткереп башкару өчен тирән моң кирәк. Фердинанд абый - үзе моң, талант иясе. Ул татар халык җырларын бик яратып башкара. Халкыбызның онытылып барган җырларын яңартып, беркайда да яңгырамаганнарын да табып тамашачыга җиткерә. Аның якты моңлы җырлары бик күпләрнең күңеленә ирешкән, ирешә, ирешәчәк.
Авыл малаен бүген Европа илләрендә таныйлар, “Афәрин, егет!”дип иҗатына баш ияләр. Районыбызның исемен төрле төбәкләрдә, хәтта чит илләрдә дә танытучы, данлаучы Ф. Сәлаховның моң чишмәсе саекмасын, халыкның яраткан җырчысы булып яшәргә язсын.
Кулланылган әдәбият
Растрёпанный воробей
Аэродинамика и воздушный шарик
Одеяльце
Заколдованная буква
Ералаш