Тикшеренү эшемнең темасы: «Апас төбәгенә багышланган җырларда сыйфатлар» дип атала.
Туган җиргә, туган якка, туган йортка мәхәббәт — кеше күңелендәге иң саф, шул ук вакытта иң көчле хисләрнең берсе. Кайда гына булса да, туган җир һәркемнең хәтерендә. Кайдадыр бик еракта калган балачак сукмакларына кеше җыр аша әйләнеп кайта. Бу җыр кешенең иң күңелле хатирәләрен яңарта: беренче адымнар, “Әни” сүзе, туган якның кабатланмас табигате һәм туган нигез!… Туган як җыры — тормышка, туганнарыбызга, якын кешеләребезгә карата булган мәхәббәт җыры да ул!Бүгенге көндә туган якка багышланган җырларга игътибар артты. Алар үзләренең актуальлелеген югалтмыйлар. “Татар моңы”, “Татар җыры” кебек бәйгеләр моны тагын бер кат дәлилли.
Минем өчен шундый изге, кадерле җир – ул Апас, Тау ягы. Аның илаһи яңгырашлы исеме бик күп матур җырларга күчкән.
Тикшеренү эшемнең максаты – туган төбәгемә багышланган җырлардан сыйфатларны табу һәм аларның төрләрен билгеләү.
Әлеге максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычлар куелды:
а) сыйфатларны өйрәнелү дәрәҗәсенә күзәтүләр ясау;
б) җырларда очраган сыйфатларны семантик төркемчәләргә, асыл, нисби төрләргә бүлү, сыйфат дәрәҗәләренә һәм ясалышына игътибар итү, нәтиҗәләр ясау.
Вложение | Размер |
---|---|
syyf_zhyr_fnni_esh.docx | 46.72 КБ |
VI Поволжская
юношеская научно-исследовательская
конференция «Я - исследователь»
Республика Татарстан Апастовский район
Школа № МБОУ «Бишевская СОШ»
Класс 8
Секция «Языкознание»
НАУЧНО-ИССЛЕДОВАТЕЛЬСКАЯ РАБОТА
Тема: АПАС ТӨБӘГЕНӘ БАГЫШЛАНГАН ҖЫРЛАРДА СЫЙФАТЛАР
Руководитель Э.М.Гибасева
учитель татарского языка и литературы
высшей квалификационной категории
подпись_______________
Учащийся А.С.Гарифуллина
подпись_______________
2016 год
ЭЧТӘЛЕК
Сыйфатларның Апас төбәгенә багышланган җырларда кулланылышы.
Кереш…………………………………………………............................. 3-4
1. Сыйфатларның лексик-семантик төрләргә бүленеше ……………… 4-9
2. Асыл һәм нисби сыйфатлар………………………………………….. 9-10
3. Сыйфат дәрәҗәләре…………………………………………………... 10-12
4. Сыйфатларның ясалышы…………………………………………….. 12
Йомгак…………………………………………………………………… ... 13
Файдаланылган әдәбият исемлеге………………………………… . ... .. 14
КЕРЕШ
Тикшеренү эшемнең темасы: «Апас төбәгенә багышланган җырларда сыйфатлар» дип атала.
Туган җиргә, туган якка, туган йортка мәхәббәт — кеше күңелендәге иң саф, шул ук вакытта иң көчле хисләрнең берсе. Кайда гына булса да, туган җир һәркемнең хәтерендә. Кайдадыр бик еракта калган балачак сукмакларына кеше җыр аша әйләнеп кайта. Бу җыр кешенең иң күңелле хатирәләрен яңарта: беренче адымнар, “Әни” сүзе, туган якның кабатланмас табигате һәм туган нигез!… Туган як җыры — тормышка, туганнарыбызга, якын кешеләребезгә карата булган мәхәббәт җыры да ул!Бүгенге көндә туган якка багышланган җырларга игътибар артты. Алар үзләренең актуальлелеген югалтмыйлар. “Татар моңы”, “Татар җыры” кебек бәйгеләр моны тагын бер кат дәлилли.
Минем өчен шундый изге, кадерле җир – ул Апас, Тау ягы. Аның илаһи яңгырашлы исеме бик күп матур җырларга күчкән.
Тикшеренү эшемнең максаты – туган төбәгемә багышланган җырлардан сыйфатларны табу һәм аларның төрләрен билгеләү.
Әлеге максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычлар куелды:
а) сыйфатларны өйрәнелү дәрәҗәсенә күзәтүләр ясау;
б) җырларда очраган сыйфатларны семантик төркемчәләргә, асыл, нисби төрләргә бүлү, сыйфат дәрәҗәләренә һәм ясалышына игътибар итү, нәтиҗәләр ясау.
Тикшеренү эшенең объекты булып Апас төбәгенә багышланган җырлар , ә өйрәнү предметы – шул җырлардагы сыйфатлар тора.
Теманың актуальлеге: Минем өчен якташ шагыйрьләр, танылган композиторлар иҗат иткән җырларның телен өйрәнүнең әһәмияте зур. Татар телендә «Үзенең үткәнен белмәгәннең киләчәге юк» дигән әйтем бар. Шушы әйтемнән аңлашылганча, һәрберебез үзебезнең як сәнгатен, телебезнең кагыйдәләрен белергә һәм алар белән горурланырга тиеш.
Тикшеренү эшен язганда Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиевның « Татар әдәби теле» һәм « Татар грамматикасы»ның 2нче томы кебек фәнни хезмәтләр файдаланылды.
Фактик материал « Апасым-гомер бишегем» җыентыгыннан алынды.
Эш барышында кулланылган методлар: эзләнү, күзәтү, чагыштыру.
Эшем керештән, бер бүлектән, йомгактан тора. Ахырдан файдаланылган әдәбият исемлеге күрсәтелде.
Тикшеренү эшенә билгеләмә: Эзләнү-тикшеренү эше ул-теоретик белемнәрне практика белән бәйләп күрсәтелгән иҗади эш.
ТӨП БҮЛЕК
Сыйфат – борынгы сүз төркемнәренең берсе. Сүз төркемнәре буларак, ул беренче грамматикаларда ук бүленеп чыгарыла. Әйтик, унсигезенче-унтугызынчы йөзләрдә телчеләр И.Гиганов, М.Иванов, Г.Мәхмүдов, К.Насыйри һәм башкалар төзегән грамматикаларда сыйфатларның мәгънәсе, ясалышы, аларның типологик үзенчәлекләре һәм кулланышы турында тулы мәгълүмат бирелә.
1905 елгы революциядән соң, телчеләр М.Корбангалиев, Җ.Вәлиди, Г.Алпаров һәм Х.Бәдигый хезмәтләрендә татар телендәге барлык сүз төркемнәре белән бергә, сыйфатның да ясалышына һәм төрләнешенә шактый игътибар бирелә.
Д. Г. Тумашеваның (1978) грамматик хезмәтләрендә сыйфатларның лексик-семантик, морфологик, синтаксис үзенчәлекләре җентекләп өйрәнелгән. Сыйфатларның ясалышы Ф. Ә. Ганиева (1980) хезмәтләрендә тирән яктыртыла.
Татар телендә сүзләрне ике зур төркемгә бүләләр: мөстәкыйль сүз төркемнәре һәм ярдәмлек сүз төркемнәре. Сыйфат мөстәкыйль сүз төркеменә керә. Лексик-грамматик мәгънәсе буенча татар телендәге сыйфат предметның билгесен белдерә. Мәсәлән,киң (елга), биек (тау), акыллы (бала) һ.б.
Билгене белдерү мәгънәсе сыйфатларны башка сүз төркемнәреннән аерып тора. Аңа кеше һәм хайван, кош-кортларга хас булган тышкы (карт, яшь, йонлач) һәм эчке билгеләрне белдерә торган сүзләр (усал, юаш, юмарт), урын-араны (биек, тәбәнәк), күләм һәм форманы (тар, озын, киң, яссы, түгәрәк), төс һәм тәмне (яшел, ак, ачы, баллы, тозлы), урынга һәм вакытка мөнәсәбәттән килеп чыккан билгене (өстәлдәге, урамдагы, соңгы, иртәнге), үтәүчедән аерылган эш-хәрәкәткә бәйле (үзгәрүчән, куркусыз) һ.б. билгеләрне белдергән сүзләр керә.
Сыйфатлар предмет билгесенең төрле күләмдә артуын, кимүен, уртача дәрәҗәдә булуын күрсәтәләр. Бу күренеш сыйфат дәрәҗәсе дип атала. Татар телендә дүрт дәрәҗә бар: кимлек, артыклык , чагыштыру .
Сыйфат исемне ачыклап килә. Сыйфат ачыклап килгән исем сыйфатланмыш була: Салкын кыш килде.
Синоним, антоним сыйфатлар була: матур,чибәр; матур-ямьсез.
1. Сыйфатларның лексик-семантик төркемчәләргә бүленеше.
Предметның конкрет нинди билгесен белдерүләренә карап, сыйфатлар түбәндәге лексик-семантик төркемнәргә бүленәләр:
1) төс ягыннан билге белдерүчеләр:
Йолдызлар да яктырак янадыр,
Зәңгәр күкле Апас ягында.
Ямьле безнең Апас, Зөя суы
Язын ярсып аккан чагында.
(“Безнең Апас” Г.Зәйнашева шигыре, Ш.Тимербулатов көе)
Зөя суы тәнгә сихәт бирә,
Чишмәләрдән шифа түгелә.
Һәр яз саен минем туган ягым
Ал чәчәккә- гөлгә күмелә.
(“Гомер бишегем”, Э.Зәйнуллина шигыре, Р.Кәлимуллин көе)
Җанымның балкышы булып
Туа алсу таңнарың.
Сәламләп иген кырында
Хезмәт алдынгыларын.
(“Авылым – алтын бишегем”, Х.Бәдретдинов шигыре, С.Садыйкова көе)
2) тәм ягыннан билге белдерүчеләр:
Тәмле синең , авылым, суларың,
Ямьле синең Зөя буйларың.
Йөрәгемдә йөртәмен мин
Кошларыңның моңлы сайравын.
(“Үтәмешем” , Т.Сәмигуллин шигыре һәм көе)
3) күләм-чама ягыннан билге белдерүче сыйфатлар: зур, кечкенә, түгәрәк.
Таң җилләре тибрәндерә
Алтын иген кырларын.
Син үстердең , Апас ягы,
Зур хезмәт батырларын.
(“Йөрәкләрдә җыр яңара”, Х.Гайнуллин шигыре, С.Садыйкова көе”)
Сагышларга озак түзгәннәргә
Язмыш олы бәйрәм ясасын.
Араларны якынайтып
Тиз көннәрдә күрештерсен
Балаларың синдә, Апасым!
(“Апасым”, И.Биектаулы шигыре,Ә.Шиһапова көе)
4) тышкы сыйфатны белдерүчеләр:
Сагындым мин гүзәл Апасымны,
Сагындым мин моңсу каеннарны-
Алар көтә минем кайтасымны.
(“Сагындырды Апас, сагындырды...”, Ә.Рәшит сүзләре, Ф.Хатыйпов көе)
Синнән матур авыл юктыр,
Әй, Күккүзем, Күккүзем!
Гөрләп яшә, мәңге сүнмә,
Гел аяз булсын күгең!
( “Әй, Күккүзем, Күккүзем”, Ш.Мостафин шигыре, И.Сәйфетдинов көе)
5) характерны, психик үзенчәлекләрне белдерүче сыйфатлар:
Киң күңелле агайларың,
Мөлаем апайларың.
Кырларыңда эшләп үскән
Чибәр егет-кызларың.
(“Үтәмешем” , Т.Сәмигуллин шигыре һәм көе)
Зөя кебек гүзәл парсыз булмый-
Янәшәдә иген кырлары.
Шул кырларда җиң сызганып эшли
Туган якның батыр уллары.
(“Апасым-гүзәл ягым”, Ә.Камалиев шигыре һәм көе)
Килегез, дуслар, килегез,
Безнең якларга.
Кояштай якты күңелле
Авылдашлар да.
(“Килегез дуслар, кунакка”, Т.Сәмигуллин шигыре һәм көе)
6) форма белдерүчеләр: Йомралы, Йомралы,
Урамнары бормалы.
Бормалы урамнарында
Йөреп күңелем туймады.
(“Йомралы”, З.Хәсәнов шигыре, Р.Курамшин көе)
7) физик халәтне белдерүчеләр:
Яшьләр чишмә буйларында
Уенлыкта җырлыйлар.
Кайнар мәхәббәт сүзләрен,
Җырчы моңын саклыйлар.
(“Шәмбалыкчы”, Р.Тукманова шигыре, М.Кәшипов көе)
Синтаксик яктан сыйфат нигездә аергыч функциясен үти .
Зөя буе куе тал –тирәк,
Апасым дип тибә яшь йөрәк
(“Апас вальсы”, Ш.Мостафин шигыре, А.Биктаһиров көе).
Сыйфат хәбәр функциясендә дә киң кулланыла:
Колагымда камышларың шавы,
Күз алдымда- Зөя сулары.
Кошларың моңлы, җилең җылы,
Үзәкләрне өзә шунысы.
(“Апасым”, Ә.Сафиуллин шигыре, Р.Курамшин көе”)
Сыйфат хәл дә булып килә ала.
Күгеңдә яктырак янган
Йолдызларың иркәләп,
Үстергән, озатып калган,
Хәерле юллар теләп.
(“Болынбалыкчы- куанычым”, Т.Нәбиуллин шигыре һәм көе)
Исемләшкәндә, сыйфат исем үзенчәлекләрен ала: килеш,тартым белән төрләнә, берлектә, күплектә килә, исемнең синтаксис функциясен үти.
Китсәм дә мин синнән еракларга,
Кайтырмын мин сиңа тагын да.
Синдә калды яшьлегем таңнары,
Бик өзелеп сөйгән ярым да.
(“Туган ягыма”, Б.Рәхимова шигыре, М.Хәсәов көе)
Зөя суы өсләрендә томан-
Зөя бүген актан киенгән.
(“Апасым-гүзәл ягым”, Ә.Камалиев шигыре һәм көе)
Шомыртларның, карлыганның
Күзләрендә карасы.
Әйдәмәгез мине читкә
Мин бит авыл баласы.
(“Безнең Аюкөйдергән”, А.Хәмзин шигыре һәм көе)
Димәк, сыйфатларны төркемләүдән күренгәнчә, алар төрле мәгънә төсмере белдерәләр, җөмләдә ия, хәбәр аергыч һәм хәл булып киләләр.Апас төбәгенә багышлап язылган җырларны күзәткәннән соң шундый нәтиҗә ясарга була:
1) җырларда төсне, вакытны, предмет яки затның тышкы үзенчәлекләрен белдерүче сыйфатлар күп очрый. Ал, зәңгәр, алсу, матур, мөлаем, тырыш, эшчән кебек сыйфатлар җырларда күп кулланыла;
2) тәмне, исне белдерүче сыйфатлар аз файдаланыла;
3) татар телендә сыйфатларны дөрес куллану нәтиҗәсендә, җырлар эмоциональ яктан байыйлар;
4) җырларда сыйфатлар күбрәк аергыч, хәбәр булып киләләр.
2. Асыл һәм нисби сыйфатлар.
Сыйфатларны асыл, нисби төрләргә бүләләр.
Асыл сыйфатлар предметның саф билгеләрен-төсен, күләмен, формасын, физик сыйфатларын белдерәләр.
Күз алдымда һаман Сабан туең,
Йөгерешә җитез чаптарлар.
Вакыт-вакыт нигә шулай икән-
Кычытканың кочар чаклар бар.
(“Апасым”, Ә.Сафиуллин шигыре, Р.Курамшин көе)
Нисби сыйфатлар предметның башка предметлар белән төрле мөнәсәбәтләреннән килеп чыккан билгеләрен белдерәләр: язгы җил, аскы бүлмә. Алар дәрәҗә белән төрләнмиләр.
Җырлар җырлап, синдә үстем,
Синдә яшим, Сатмышым
Син минем алтын бишегем,
Минем якты язмышым.
(“Авылым – алтын бишегем”, Х.Бәдретдинов шигыре, С.Садыйкова көе)
Асыл сыйфатларга дәрәҗә категориясе хас: ак, аграк, ап-ак, аксыл. Алар нигездә тамыр сүзләр: саф, кызыл, аяз. Асыл сыйфатлар исемнән ясалган сыйфатлар барәбәренә тулыланып торалар: башлы, көчле.
Асыл сыйфатлар җөмләдә аергыч, хәбәр, хәл булып киләләр.
Суга иелеп үскән нечкә (аергыч) таллар,
Бөдрәләре сылу (хәбәр) Зөянең.
Гомерлеккә сиңа гашыйк булдым,
Туган ягым- Апас төбәге.
( “Апасым-гүзәл ягым”, Ә.Камалиев шигыре, көе)
Нисби сыйфатлар аергыч кына булып йөриләр.
Тау ягының көмеш чишмәләре
Шифа булып ага улактан.
Яшәр өчен көч һәм дәрт алабыз,
Шушы җирдән, шушы туфрактан!
( “Апасым-гүзәл ягым”, Ә.Камалиев шигыре, көе)
Нәтиҗә: асыл сыйфатлар җөмләдә аергыч, хәл, хәбәр, ия булып киләләр, ә нисби сыйфатлар аергыч булалар. Җырларда нисби сыйфатлар асыл сыйфатларга караганда азрак кулланыла. Предметның төсен, затның эчке сыйфатларын белдерүче асыл сыйфатлар җырларда күп очрый.
Димәк,асыл,нисби сыйфатлар җырларның эчтәлеген ныграк ачарга ярдәм итәләр.
3. Сыйфат дәрәҗәләре.
Сыйфатлар предмет билгесенең төрле күләмдә артуын, кимүен, уртача дәрәҗәдә булуын күрсәтеп киләләр. Бу күренеш сыйфат дәрәҗәләре дип атала. Татар телендә дүрт дәрәҗә бар.
Предметның билгесен башка предмет белән чагыштырмыйча биргән дәрәҗә гади дәрәҗә дип атала: ак кар, тыныч елга,кара туфрак.
Төп дәрәҗә— сыйфатның чыганак формасы, билгене чагыштырмыйча бирә. Бу дәрәҗәнең махсус күрсәткече юк: ак ( күлмәк), кечкенә (авыл).
Йөрәкләргә керә, назлый күңелләрне
Сара апаның моңлы көйләре
Кайдан килгән аңа моң бәйләме?
Гөлбакчадыр туган җирләре.
(“Йөрәкләрдә җыр яңара “ Х. Гайнуллин сүзләре , С. Садыйкова көе)
Чагыштыру дәрәҗәсен ясаучы -рак, рәк кушымчалары сыйфатка кушылып языла. Чагышттыру дәрәҗәсе асыл сыйфатларга гына хас.
Синнән матуррак авыл юк,
Әй, Күккүзем, Күккүзем!
Гөрләп яшә, мәңге сүнмә,
Гел аяз булсын күгең!
( “Әй, Күккүзем, Күккүзем”, Ш.Мостафин шигыре, И.Сәйфетдинов көе)
Артыклык дәрәҗәсе бер предметтагы билгенең башкаларга караганда бик күпкә артык булуын күрсәтә. Ул ике төрле юл белән ясала:
1) сыйфатның беренче җайлаштырылган көчәйткеч кисәкчә ярдәмендә: кып-кызыл, сап-сары. Алар сызыкча аша язылалар. Калган кисәкчәләр аерым язылалар: дөм сукыр, иң файдалы, бик чибәр.
2) бер үк сыйфатны кабатлау аша: чибәрнең чибәре, сарының сарысы.
“Кыз тавы” дигән бер бик борынгы
Серле тау бар Апас ягында.
Мәхәббәтең артыр туган якка,
Җиләк җыйсаң шул Кыз тавында.
(“Безнең Апас” Г.Зәйнашева шигыре, Ш.Тимербулатов көе)
Кимлек дәрәҗәсе. Бу дәрәҗәдәге сыйфатлар белән бирелгән билге гадәттәгедән ким, аз итеп бирелә: алсу, аксыл. Кимлек дәрәҗәсе -кылт, -келт, -сыл, -сел, -кыштым, -келтем, -су, -елҗем кушымчалары ярдәмендә ясала.
Җанымның балкышы булып
Туа алсу таңнарың.
Сәламләп иген кырында
Хезмәт алдынгыларың.
(“Авылым – алтын бишегем”, Х.Бәдретдинов шигыре, С.Садыйкова көе)
Димәк, сыйфат дәрәҗәләре турында шундый нәтиҗә ясарга була:
1) сыйфат дәрәҗәләре предметның билгесенең артырып, киметеп, чагыштырып күрсәтәләр, яисә төп билгене белдерәләр;
2) җырларда төп дәрәҗәдәге сыйфатлар киң таралган;
3) чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар аз очрый.
4) предметның төсен белдерүче ак сыйфаты төп һәм артыклык дәрәҗәсендә дә бик күп кулланыла;
5) җырларда предметның төсен белдерүче сыйфатлардан гына кимлек дәрәҗәсе ясала. Алсу — иң таралган сыйфат.
4. Сыйфатларның ясалышы.
Ясалышы буенча сыйфатлар тамыр, кушма, тезмә, парлы сыйфатларга бүленәләр. Тамыр сыйфатларга түбәндәгеләр керә: ак, чибәр, туры.
Таң җилләре тибрәндерә
Алтын иген кырларын.
Син үстердең , Апас ягы,
Зур хезмәт батырларын.
Ясалма сыйфатлар күп очракта исем ,фигыль сүз төркеменә төрле кушымчалар ялганып ясала. Мәсәлән, -лы, -ле (китаплы), -сыз. -сез ( ваемсыз), -ык,-ек (бозык)
Колагымда камышларың шавы,
Күз алдымда- Зөя сулары.
Кошларың да моңлы, җилең җылы,
Үзәкләрне өзә шулары.
(“Апасым”, И.Биектаулы шигыре,Ә.Шиһапова көе)
Кушма сыйфатлар ике тамыр кушылу нәтиҗәсендә барлыкка киләләр, кушылып язылалар: үзйөрешле, коточкыч, искиткеч.
Парлы сыйфатлар сызыкча аша язылалар: аллы-гөлле, ала-кола.
Татар телендә тезмә сыйфатлар да бар: киң җилкәле,аз сүзле, зифа буйлы.
Килегез дуслар, килегез,
Безнең якларга.
Кояштай якты күңелле
Авылдашлар да.
Димәк, сыйфатлар ясалышы буенча тамыр, кушма, тезмә, ясалма булалар.Җырларда тамыр ; -сыз,-сез,-лы,-ле ясагыч кушымчалары ярдәмендә ясалган ясалма һәм тезмә сыйфатлар еш очрыйлар. Кушма, парлы сыйфатлар файдаланылмаган.
ЙОМГАКЛАУ
Мин «Апас төбәгенә багышланган җырларда сыйфатлар» дип аталган хезмәтемне эшләгәннән соң түбәндәге нәтиҗәләрне ясый алдым:
1. Туган як җырлары-үлемсез. Алар тәрбия чарасы булып тора, тарихны күзалларга ярдәм итә.
2.Җырларда сыйфатларга күп урын бирелгән, дөрес файдаланылган.
3. Җырларда төсне, вакытны, предмет һәм затның тышкы үзенчәлекләрен белдерүче сыйфатлар еш очрый; тәмне, исне, пространствоны белдерүче сыйфатлар аз кулланылган.
4. Нисби сыйфатлар аз, вакытка бәйлеләрен генә очратырга була. Асыл сыйфатлар бик күп, дәрәҗә белән төрләнәләр.
5. Төп дәрәҗәдәге сыйфатлар иң таралган, чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар аз кулланыла, ап-ак артыклык дәрәҗәсендә күп очрый, предметның төсен белдерүче сыйфатлардан (алсу, кызгылт ) гына кимлек дәрәҗәсе ясалган.
6. -сыз,-сез, -лы, -ле ясагыч кушымчалары белән ясалган сыйфатлар кулланыла, кушма, парлы сыйфатлар очрамый диярлек, ә тамыр, тезмә сыйфатларга киң урын бирелә.
7. Гомумән, сыйфатлар җырларның эчтәлеген баеталар,төрле җөмлә кисәге булып (ия, аергыч, хәл, хәбәр) киләләр.
ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ
1. Абдуллин И.А.,Ахунҗанов Г.Х. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге-Казан: Тат. кит. нәшр.,1979-726 б.
2. “ Апасым-гомер бишегем “.Автор һәм китапны төзүче Х.А.Гайнуллин.- Казан-2000 .
3. Сафиуллина Ф. С., Зәкиева М. З. Хәзерге татар әдәби теле. Югары Һәм урта уку йотрлары өчен дәреслек.- Тулыландырылган икенче басма. Казан: Мәгариф, 2002.-392б.
4.Cәгъдиева Р.К .,Гарәпшина Р.М. Татар теле: 6 нчы сыйныф өчен дәреслек.- Казан. Мәгариф- Вакыт.Төзәтелгән һәм тулыландырылган 3 нче басма, 2015-191б.
4. Татар грамматикасы:3 томда. Т.-2: Инсан,Казан: Фикер, 2002-448 б.
5. Татар грамматикасы: 3томда. Синтаксис.- Мәскәү- Казан, 1999, 512 б.
6. Тумашева Д. Г. Хәзерге татар әдәби теле: морфология.- Казан, 1978, 221б.
Рисуем кактусы акварелью
Щелкунчик
Земля на ладонях. Фантастический рассказ
По морям вокруг Земли
Несчастный Андрей