Туганлык темасын чагылдырган хикәя
Вложение | Размер |
---|---|
tugan.doc | 34 КБ |
Туган
Камил аны беренче тапкыр мәктәпнең шимбә өмәсендә күрде. Аныкына охшаган кара күзләрдә яшьтәшләренә хас булмаган җитдилек эленгән. Сыйныфташларыннан аерылыбрак кар астыннан чыккан чүп-чарны капчыкка тутыра иде ул.
Уку елы ахырында гына безнең авылга күченеп кайтырга нәрсә этәрде икән алар гаиләсен?
Камилгә ике яшь вакытта әтисе, әнисе белән икесен калдырып, озын койрыклы акча артыннан Себер якларына чыгып киткән. Шуннан соң ул бүтән кайтмаган. Бары киткәненә бер ел булганнан соң әбиләренә хат килеп төшкән. Анда әтисенең яхшы хезмәт урыны тапканы һәм яңа гаилә корганы турында язылган иде. Ә Камилнең әнисе бүтән кияүгә чыкмады, бүтән чит ир-атның улына әти була алуына шикләнде бугай ул. Шуннан соң 14 ел вакыт үткән. Камил быел унынчы сыйныфны тәмамлый, ә кара күзле малай алтынчы сыйныфка кайтты. Кара күзле малайның исемен дә белә, билгеле, Камил. Кәрим исемле ул.
Кәримне күргән саен Камилне ике төрле хис өермәсе бөтереп ала. Беренчесе, әтисенең икенче гаиләсендә үскән әтиле Кәримгә гел кызыкты, ә икенче яктан, Кәрим бит аның туганы, бердәнбер туганы. Үзен белә башлаганнан бирле әти юклыкның авырлыгын күп татыган Камилгә бик читен иде.
Тәнәфес вакытларында тәрәзә янында боегып торган Кәримне гел күзәтә башлады. Иптәшләренә елыша алмый, ахры, гел читтә йөри дип, үзенчә нәтиҗә ясады Камил.
Өйгә кайткач, Камил әнисеннән әтисе турында сорашты, яңа малай турында сөйләде. Әнисе Рәхимә апаның күзләрендә моңарчы таныш булмаган ниндидер чаткылар күреп, башта аптырап калды егет. Менә нәрсәләр белде Камил: әтисе белән Кәримнең әнисе эштән кайтып килгәндә авариягә очрыйлар, әнисе шундук үлә, ә әтисе авыр хәлдә хастаханәгә эләгә. Себердә бүтән туганнары булмагач, Кәримне әбиләренә авылга кайтаралар. Бер мизгелдә әнисен югалткан, әтисеннән аерылган Кәримне Камил кызганып куйды. Менә ник моңсу икән аның күзләре...
Кыңгырау шылтырауга укучылар коридорга чыктылар. Камил Кәримне ерактан ук күреп алды, ул бу якка таба килә иде. Шунда мәктәптә тәртипсезлеге белән дан тоткан Риназ исемле сигезенче сыйныф малае Кәримне, аяк чалып, төртеп екты. Кәримнең биштәреннән бөтен нәрсәсе коелды, үзе дә уңайсыз килеп төште, ахры: йөзен чытты, ләкин бер аваз да чыгармады, түзде. Риназ үзенең “батырлыгы” белән масаеп, күрдегезме дигәндәй, як-ягына каранды һәм коридорның алгы ягына юнәлде. Тик аны бик тиз Камилнең көчле куллары туктатты.
Риназ телләнеп маташса да, унынчы сыйныф укучысына каршы барырга көче җитмәде.
Камил коридор эскәмияседә утырган Кәрим янына килеп утырды.
Менә бит, моңарчы гел туганым булса иде дип хыялланган егетнең теләге чынга ашты. Шуннан соң Камил Кәримне күз уңыннан җибәрмәде. Дуслашып киттеләр, яшь аермасы сизелмәде дә, уртак сүзләре күп булды, хәтта хыяллары да бер тирәдәрәк иде. Камил еш кына Кәримне үзләренә чакырды, шахмат-шашка, телефон уеннарында бергәләп уйнадылар. Әнисе моңа каршы килмәде, хуш исле ашы һәрвакыт әзер иде, бары соңгы араларда өйгә соңарып кайта башлады. Рәхимә апа иртүк торып тәмле ризыклар пешерә, Камилнең битеннән сыйпап уята, Кәримне дә сыйларга куша.
Кәрим беренче карашка аз сүзле тоелса да, аның белән аралашу күңелле иде Камилгә. Ул сине сүзсез тыңлый. Кызык урында бер риясыз рәхәтләнеп көлә.
Беркөнне малайлар шахмат уйнап көннең кичкә авышканын сизми дә калдылар. Аларны өй каршына килеп туктаган машина тавышы бүлде. Камил белән Кәрим тәрәзәгә ташландылар. Машинадан беренче төшкән Рәхимә апа гарипләр арбасына ипләп кенә Кәримнең әтисен, юк, Камилнең дә әтисен утыртып ята иде...
Соленая снежинка
Глупый мальчишка
Сочные помидорки
Без сердца что поймём?
Нас с братом в деревню отправили к деду...