"Туган як " газетасында басылган мәкалә
Вложение | Размер |
---|---|
min_tatarcha_soylshm.docx | 14.9 КБ |
Мин татарча сөйләшәм!
Үз юлың бар,үз язмышың,
Сыналган татар телем.
Милләт булып,син булганга,
Яши бит газиз илем,-
дип язган яраткан шагыйрәбез Илзирә Вәлиуллина.
Дөньяда 7 меңгә якын тел бар. Кайбер телләр үсә, байый, ә кайбер телләр юкка чыга. Тел үлә икән, ул халыкның гореф – гадәтләре, йолалары, мәдәнияте, әдәбияты, халкы үзе дә бетә дигән сүз бит. Без татар теленең, татар милләтенең юкка чыгуын теләмибез. Шуңа күрә республикабызда “Мин татарча сөйләшәм” дигән бәйге-акция игълан ителүне коллективыбыз белән хуплап каршыладык һәм аңа бик теләп кушылдык. Төп максатыбыз халыкны, бигрәк тә яшьләрне, татар телендә сөйләшүгә өндәү, татар теленә ихтирам тәрбияләү, татар теленең куллану даирәсен киңәйтү иде.
Акция кысаларында мәктәптә бәйгенең программмасы төзелде, төрле чаралар уздырылды. Һәрбер чарада укучылар да, олылар да бик теләп катнаштылар. Русча сөйләшүче балалар өчен бу чаралар телләр белүнең файдасы күп булуын раслады. Алар татар милләтеннән булган иптәшләре белән, бер-берсе белән татарча исәнләштеләр, саубуллаштылар. Ашханәдә, китапханәдә татарча сөйләшергә тырыштылар.
Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышланган “Хәтер-хатирә” кичәсе, “Батырларның даны мәңгелек” шигырь укучылар конкурсы патриотик хисләр тәрбияләсә,”Тәрҗемә ит”,”Тамчы-шоу” уен-дәресләре татар теленең матурлыгын,байлыгын,аһәңен күрсәтү белән бергә,аны өйрәнүгә зур кызыксыну да уятты. Балалар үткәрелгән чараларда үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Мәктәбебез бу көннәрдә татар моңыннан, татарча сөйләшүдән шау-гөр килеп торды. Әлеге чараны үткәрүдә татар теле һәм әдәбияты,музыка укытучылары күп көч куйдылар.
10 нчы март көнне 26 нчы мәктәп укучылары “Шатлык” сәүдә үзәге мәйданында “Мин татарча сөйләшәм” акциясен уздырды. Талантлы малайлар һәм кызлар җыелган халыкны татар җырлары белән сөендергән арада, төркем-төркем яшьләребез, шәһәрдәшләрнең татар телен белү дәрәҗәсен тикшерү максатыннан, сораулар биреп, “Мин татарча сөйләшәм” акциясе символикасы түштамгаларын, шарлар һәм татарча белмәүчеләргә үзләре ясаган сүзлекчәләр өләштеләр. Бәйрәм барышында укучыларыбыз халыкны татарча әңгәмәгә алып чыгу ысулы ярдәмендә, телне белү дәрәҗәсен тикшерүгә, татар җырлары, биюләре аша үз теле белән горурлану хисе уятуга, башка милләт кешеләрен телебезгә карата хөрмәт хисе тәрбияләүгә үз өлешен кертте.Өлкән яшьтәге кешеләрдән мактау һәм рәхмәт сүзләре ишетү укучылар өчен зур бүләк булды. Балаларның саф татар телендә сөйләшүләре, чыгышлары шәһәрдәшләребезне таң калдырды.
Бу акциядә укучылар 400 ләп кешене татарча сөйләшергә өндәде.
Телебез - матур, күркәм тел. Шушы матурлыкны саклыйк,буыннан-буынга тапшырыйк!
Рәхмәтуллина Гөлназ,26 нчы мәктәпнең
11 нче А сыйныфы укучысы.
Золотой циркуль
В Китае испытали "автобус будущего"
Лупленый бочок
Простые летающие модели из бумаги
Тигрёнок на подсолнухе