Минем беренче сәяхәт тәэсирләре.
Вложение | Размер |
---|---|
hat.docx | 15.08 КБ |
06.06.10
...Көннәр моңсуланып бетте. Мин китәр алдыннан яңгыр ява башлады. Тик күңелдә һаман кояш. Рәхәт. Бүген сәгать тугызда поезд белән Мәскәүгә юл тотачакмын. Җитәкчебез Егор Владимирович “Включайся” фестивалена мине алгач, башым күккә тиде. Ничә кеше арасыннан - мин һәм иптәш кызым Ландыш! Хисләр күңелгә генә сыймый. Ява башлаган яңгыр да кәефемне төшерми. Көләсе, җырлыйсы килә, авыз үзеннән-үзе ерыла.
Мин Беренче тапкыр поездда юлга төрле якка чайкала-чайкала мин үземнең урыныма утырдым. Купега да, плацкартка да билетлар сатылып беткән иде. Нишлисең, 12 сәгать утырып барырга туры киләчәк.
...Төн буе яңгыр ишеп яуды. Кешеләр төнге 11 кадәр китаплар укыды, чәйләр эчте. Аннары утны сүндерделәр һәм бөтен кеше йокларга ятты. Миндә әкрен генә аякларны күкрәккә кысып, куртка белән төренеп йокларга яттым. Һәм тәмле төшләремдә сине күрдем җаным. Кадерлем, сагындым синең кузләреңне, елмаюыңны. Минут саен сине күз алдыма китерәм.
Йөрәк дөп-дөп типкәндә сулыш ала алмыйча интегеп күзләремне ачтым. Минем гәүдәмнең өстендә Ландыш җәелеп яткан икән. Ул кечкенә һәм йомшак нәни песи баласы кебек борынын каплап ята иде.Тиздән Ландыш йокыдан уянгач, без икебез гөрләшеп көлеп җибәрдек. Менә инде 9 сәгать без юлда. Күңелем һәм бөтен уйлар синең хакта гына...
...Менә вагон туктады. Билетларны тикшереп без поезддан төштек. Минем шаккатуымның чиге юк иде. Арттан чемодан һәм тагын 2 сумка өстрәп алып барам. Күпме йөзләр. Таныш булмаган кешеләр. Икенче шәһәр. Беренче тапкыр метрода булдым. Бу чыннан да икенче дөнья...
Ә мин һаман үзем турында язам. Бубит әле беренче хатым булмас. Нәрсә булыр алда белмим үземдә... Тиздән кайтып синең өстеңә сикереп үбәсем килә. Синең догаларың ярдәмендә фестивальда беренче урынны алырмын дип өметләнәм. Кайнар иреннәрем белән салкын йөзеңне үбәм! Үрмә гөлдәй кулларым белән синең гәүдәңне кңкрәгемә кочар идем...Бик каты сагыдым.Синнән хат көтеп алам.
(2 көн үткәч Мәскәүдә “Включайся” фестивалендә иң яхшы сюжет эшләгән өчен 1урын алдык)
Рахматуллина Алсу
Злая мать и добрая тётя
В чём смысл жизни. // Д.С.Лихачев. Письма о добром и прекрасном. Письмо пятое
Л. Нечаев. Яма
Астрономический календарь. Март, 2019
Есть ли лёд на других планетах?