О моей первой учительнице
Вложение | Размер |
---|---|
berenche_ukytuchym.doc | 36.5 КБ |
Татарстан Республикасы
Алабуга муниципаль районы
Беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе
“Беренче укытучым”
Эшне башкаручы:
6А сыйныфы укучысы
Даутов Данис Илдар улы
Укытучы:
Даутова Кадрия Нургаян кызы
Беренче укытучым.
Әни... Бу сүз мине шундый дулкынландыра. Әнием - минем иң якын, иң яраткан кешем. Аннан башка минем дөньям буш. Һәм минем әнием –иң матур, иң яхшы, иң ягымлы әни. Әйе, һәр балага үз әнисе кадерле һәм якын. Алар безне тугыз ай буе йөрәк түрләрендә йөртеп, безнең белән сөйләшеп, иркәләп дөньяга китергәннәр, ”бәбкәм” диеп, иркәләп, кулларында назлаганнар, төн йокыларын йокламыйча, ару-талуларына карамыйча, бишек җырлары җырлаганнар.
Әни күңеле - серле сандык бит ул. Анда беркайчан да ярату хисе кимеми һәм хәзинәләре дә берьюлы ачылып бетми. Дөньяга алар сиздермичә генә ачылалар, ә сандыкның төбе юк кебек. Андагы гүзәллек, матурлык, осталык! Җәйге тынлыкның, көзге иртәләрнең, көмеш бәскә капланган кышкы таңнарның матурлыгына сокланырга да миңа әнием өйрәтте. Сабыр, мөлаем әниемдә күпме күңел байлыгы салынган!
Әнием-гаилә учагын сүндермичә саклаучы кеше. Алар-безнең таянычыбыз. Кемдер авыр сүз әйтеп рәнҗетсә дә, борчу мәшәкатьләрең булса да, иң элек әниеңә таянасың, эч серләреңне аңа сөйлисең. Минем әнием дә башка әниләр кебек үзенә бер төрле ягымлы, сөйкемле.
Әнием егерме дүрт ел буе мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Үзенең эшен ул бик тә яратып башкара. Ул - минем беренче укытучым. Туган телдә тәүге тапкыр укырга, язарга, шигырьләр сөйләргә, җырлар җырларга мине әнием өйрәтте. Әниемне мәктәптә укытучылар да, укучылары да ихтирам итәләр. Яхшы хезмәте өчен ул мактау кәгазьләре белән бүләкләнеп тора.
Әни кеше бар эшкә дә оста, уңган, акыллы булырга тиеш. Әнием нәкъ шундый ул минем. Авылда да, мәктәптә дә бәйрәмнәр аннан башка үтми. Ул матур итеп моңлы җырлар җырларга ярата. Чәчәкле җәйләр җиткәч, без болында, урманда җиләк җыярга яратабыз. Табигатькә сокланып, тирә-юньнең матурлыгына хозурланып яши ул әнием. Үзендә булган һөнәрләрне ул абыем белән миңа да өйрәтә. Мин дә аның белән горурланам һәм аңа ошарга тырышам.
Әнием укытучы һөнәрен юкка гына сайламаган. Аның да беренче укытучысы - әнисе булган. Әбием Илмәт авылында башлангыч мәктәптә унбиш ел буе өч класс белән берүзе эшләгән. Мәктәп директоры вазифасын да үзе үтәгән. Шушы мәктәптә эшләү дәверендә РСФСР Мәгариф министрлыгы һәм профсоюз комитеты, район мәгариф идарәсе мактау грамоталары һәм озак еллар яшь буынга белем һәм тәрбия биргән намуслы хезмәте өчен СССР Югары Президиумы Указы белән Хезмәт ветераны исеменә лаек була. Әбием укытучы хезмәтенә тугры калып, лаеклы ялга чыкканчы, Илмәт авылы балаларына белем бирә.
Хәзер әбиемә 83 яшь. Ул әле бик яшь күренә, еллар гына чәчләренә көмеш сарган. Әбием җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләргә ярата. Ял көннәрендә без әби белән бабай янына кайтырга яратабыз. Аларга йорт эшләрен эшләргә булышабыз.
Әбием чын укытучы инде: әз генә ялгыштыңмы, шундук күреп ала. Орышып та куйгалый, аркабыздан сыйпый-сыйпый , ялгышыбызны аңлата. Без аны бик яратабыз, беркайчан да аның сүзеннән чыкмыйбыз, чөнки ул гади әби генә түгел, ә әти-әниләребез өчен дә чын укытучы.
Әбиемне авылда хәзер дә бик нык ихтирам итәләр. Кайвакыт мин гаҗәпләнеп тә калам, хәзер укытучы һөнәренә ихтирам кими бара. Шул уңайдан хөкүмәтебез укытучыларның хезмәтен дөрес бәяләсен иде дип әйтәсе килә.Тиздән укытучылар көне. Шушы бәйрәм белән мин кадерле әбиемне, әниемне, барлык укытучыларны да котлыйм. Аларга сәламәтлек, бәхет, уңышлар телим.
Гаиләбезнең ныклы терәге булган әтиебез дә суворовлар мәктәбендә эшләп, лаеклы ялга чыкты. Ул да эшен бик яратып башкарды..
Минем гаиләм - минем терәгем. Тигез гаиләдә әти-әни, әби-бабай янәшәсендә яшәгәнгә мин үземне бик бәхетле бала дип саныйм.
Шушы иң якын кешеләремне нинди сүзләр белән мактасам да, аз булыр сыман. Мин аларның гомерләре озын булуын, сәламәт булуларын телим. Еллар узган саен сез картайсагыз да, битләрегезгә җыерчыклар чыкса да, сез минем өчен һәрвакыт олы йөрәкле, сабыр, яшь һәм матур булып калырсыз. Мин дөньядагы барлык әти-әниләрнең дә бәхетле, балалары белән бергә тыныч тормышта яшәвен телим.
О путнике
Лист Мёбиуса
В поисках капитана Гранта
Если хочется пить...
Рисуем гуашью: "Кружка горячего какао у зимнего окна"