Иң кадерле, газиз кешем
Вложение | Размер |
---|---|
in_kaderle_gaziz_keshem_fofonova_yuliya.docx | 15.49 КБ |
Иң кадерле газиз кешем.
Әнием, әнием,
Иң кадерле син минем.
Мин сине яратып, Иркәләп торырмын, Мин сиңа тормышта Таяныч булырмын.
Җир йөзендә иң кадерле газиз кеше – әни. Әни кешегә карата нинди генә матур сүзләр язсаң да, аз булыр сыман. Әни белән янәшә утыру, аның ягымлы тавышын ишетү, нурлы күзләренә карау – һәркем өчен дә иң зур бәхеттер.
Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием – кадерлеләрдән дә иң кадерлесе. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем “әни” сүзе белән ачылган. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы, моңлы җырлары безгә шатлык китерә.
Мин әниемне бик яратам. Чөнки әни һәрвакыт бөтен шатлыкларымны, борчуларымны да белеп тора. Уңышларым булса – әниемнең йөзе шатлыктан балкый. Ә авырып китсәм, ул борчылып мин сәламәтләнгәнче янымнан китми. Әни сеңлем белән мине бик ярата, тигез күрә. Ул безгә тәмле – тәмле ризыклар пешерә, кичен назлап йоклата, ә иртән “кызым” диеп сөеп уята. Аннан мине мәктәпкә озата, каршы ала, һәрвакыт миңа булыша, киңәшләрен бирә. Ярый әле, әнием, син бар!
Мин дә әнигә булышырга тырышам: өй җыештырам, гөлләргә су сибәм, сеңлемне карыйм. Яхшы укырга тырышам. Минем яхшы укуым, тәртипле булуым – әнигә зур бүләк.
Син безне кешеләргә карата ягымлы булырга, һәрчак ярдәм кулын сузарга әзер торырлык итеп үстерергә тырышасың. Рәхмәт, әнием, барысы өчен дә зур рәхмәт! Озын гомерле булып, безнең уңышларыбызга сөенеп озак яшә, кадерле газиз әнием!
Фофонова Юлия
Простые новогодние шары из бумаги
Н. Гумилёв. Жираф
Шелковая горка
Нарисуем попугая цветными карандашами
Под парусами