“РОССИЯ ТАРИХЫНДА МИНЕМ ЯКТАШЛАРЫМ”
Вложение | Размер |
---|---|
ukuchylarnyn_yazmalary_2.docx | 20.07 КБ |
11 нче сыйныф укучысы Гыйләҗев Рөстәмнең
“РОССИЯ ТАРИХЫНДА МИНЕМ ЯКТАШЛАРЫМ”
дигән темага язган конкурс эше
РОССИЯ ТАРИХЫНДА МИНЕМ ЯКТАШЛАРЫМ.
Россия тарихында зур батырлыклар кылып, күктән атылган якты йолдыздай,үзеннән соң якты эз калдырып, исемнәрен мәңгеләштереп киткән улларыбыз-кызларыбыз бик күп – аларны санап чыгу мөмкин түгел.Шуның өстенә әле бүгенге көндә дә хәбәрсез югалганнар исемлекләре һаман да ачыкланып, тулыланып тора.
Батырлык! Бу сүз үзе генә дә эченә бик күпне ала... Батырлык!.. Ул – нинди була,аны кемнәр эшләргә сәләтле? Бүгенге көндә дә нәкъ минем героем эшләгән батырлыкны кабатларга мөмкиннәрме һәм кемнәр? Катлаулы сорау, әлбәттә, җавап бирү дә авыр,чөнки замана үзгәреп тора – кешеләр дә үзгәрә. Хәзер берәүне дә бернәрсә белән дә шаккаттыра алмыйсың... Ләкин шулай да, батырлыкны бүгенге көндә дә эшләрлек яшьләребез бар! Бүген дә без япь – яшь солдатларны үлемнән саклап үзе һәлак булган хәрби командирлар, су астына китеп, бөтен илне тетрәндергән “Булгария” теплоходында батып баручыларны коткарган капитан, яисә ут белән көрәшеп,күпләрне үлемнән алып калучы янгын сүндерүче яшьләребезнең батырлыкларын ишетеп торабыз.Димәк, батырлык бар, ул кабатлана һәм аны эшләргә сәләтле кешеләр дә бар. 67 ел үтсә дә, безнең әби-бабайларыбыз колагында әле дә чыңлап торучы туп һәм снаряд тавышлары, һаман да аларның күз алдыннан китмичә җәфалаучы күренешләр : сугыш хәрабәләре, җир белән тигезләнгән шәһәр һәм авыллар, ачлык һәм ялангачлыктан коры сөяккә калган, ялварып бер телем икмәк сорап елаучы, ачлыктан шешенеп үлүче сабыйлар, күз яшьләре белән һаман да искә төшеп, тетрәндереп торучы, Бөек Ватан сугышы һәм шунда катнашып, типсә тимер өзәрлек, таза, матур егетнең башын палач балтасы астына салганчы яшәгән кыска гына гомерендә дә эшләгән батырлыгы турында сөйләргә телим.Ул – минем райондашым, күрше Иске Кәшер авылы егете, Хөснулла абый һәм Хәнифә апаның сөекле уллары, сеңлесе Оркыяның, энесе Шафигулланың яраткан абыйлары, Зөлфирә исемле озын толымлы, кыйгач кашлы матур бер кызның сөйгән яры,герой шагыйрь Муса Җәлил белән иңгә-иң куеп көрәшкән җәлилчеләрнең берсе – ЗИННӘТ ХӘСӘНОВ.
Июньнең ул шомлы таңын инде
Онытырга вакыт түгелме?..
Онытылмый...Нигә бу сугышлар
Була икән озын гомерле ?!
“Онытылмый” (Рәшит Гәрәй)
Безнең бүгенге көнебез, кояшлы иртәләребез меңнәрчә каһарманнар каны белән яулап алынган.Без аларның үлемсез батырлыгы алдында баш иябез,яшәүнең кадерен белергә өйрәнәбез.Зиннәт Хәсәнов исемен дә батырлык символы итеп кабатлыйбыз.Ул канлы балталы палач каршысына елмаеп атлаган.Фашист тоткынлыгындагы Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен гильотинага башларын кистерергә алып барганны күрүчеләр, аларның рухи ныклыгына исләре китеп : “ Татарлар елмаеп үлделәр!..” – дип әйтүләре үзе генә дә күп нәрсәне аңлата түгелме? Миңа калса, үлемгә елмаеп ук бармаган тәкъдирдә дә (үлем уен эш түгел, җан һәркемгә кадерле!), һәрхәлдә, безнең милләттәшләребез Газраил алдында каушап калмаганнар, үзләре инанган хак эш өчен һәлак булуны горур кабул иткәннәр, җаннарын аяуны сорап дошманга ялвармаганнар. Алар үз һәлакәтләре бәрабәренә газиз кешеләренең, милләттәшләренең – безнең йөз аклыгыбызны саклап калганнар.Җаннарында шигърият нурын, юмор яктысын
йөрткәннәр!..
Шагыйрьләрнең язмышлары уртак :
Көрәш белән узган юллары.
Алар шундый булган өчен безнең
Йөзебез ак, башыбыз югары...
“Тормыш сиратлары” ( Шамил Маннапов).
Зиннәт Хәсәнов 1916-нчы елның 16 ноябрендә Сарман районы Иске Кәшер авылында туган.Авылның төньягы буйлап кыя-тау сузылган.Аны “Ябалак тау”дип йөртәләр, гыйбрәтле тау ул. Аның кыя ташларында аерым кешеләрнең язмышлары саклана. Авылның тимер беләкле,ялкын йөрәкле егете Тимер Ганиев, япон самурайларына каршы сугышта батырларча һәлак булган.Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмаган Зәки Садыйков исемнәре янына тагын бер батырның исемен язып куйдылар : “Легендар шагыйрь Муса Җәлилнең фашистлар тоткынлыгындагы көрәштәше авылыбыз егете – Зиннәт Хәсәновка мәңгелек дан!”.
...Иске Кәшер,
Ә тау бик борынгы,
Маңгаенда тирән сырлар бар,
Тыңлап баксаң – шушы тау турында
Язылмаган күпме җырлар бар.
...”Сарман” көен җырлап Зиннәт китә,
Кичә егет утын, ялкынын.
Җыр өзелә... Алып кайта Берлин аркылы
Берәүләрне өйгә чакыра...
“Ябалак тау” (Әдип Маликов).
Мәктәптә бик тырышып укый, җәмәгать эшләрендә актив катнаша Зиннәт.Ләкин әтисен “халык дошманы” ,”кулак калдыгы” дип гаеплиләр, бар байлыгын тартып алалар,өеннән куып чыгаралар һәм Зиннәткә укуын ташларга туры килә.Берара алар әтисе белән Пермьгә китеп, заводта эшләп алалар.Зиннәт шунда тимерчелек һөнәрен үзләштерә. Сагынуга түзә алмыйча ,авылга кире әйләнеп кайталар.Зиннәт авылдашларын, күрше апаларын сөендерә : тишек-тошык савыт, чиләк ишеләрне ямап, өр-яңа кебек итеп ясап бирә.Әле бүгенге көндә дә авыл музеенда Зиннәт ясаган тас, чиләк, комган кебек әйберләрне һәм аның эш коралларын күрергә була.Җәйге каникуллар вакытында балта осталары тирәсендә чуалып, Зиннәт балта, пычкы, өтерге тотарга өйрәнә.Аларга ияреп өмәләргә йөри, соңыннан япа-ялгызы ишегалларында бура бурап, келәт торгыза.Бу келәтнең макеты да музейның иң түрендә урын алган.Шулай ук Зиннәтнең үз куллары белән ясаган урындык, шкаф, сандык ише әйберләрен дә биредә күрергә мөмкин.
Истәлекләр, истәлекләр...Алар Зиннәтнең кул җылысын әле дә саклый сыман.Мин бу музейда еш булам һәм ул экспонатларга карап уйга чумам – гүя Зиннәт әле генә төпли башлаган чиләген кырыйга алып куйган да, бер генә минутка урамга чыккандыр, менә ул кире әйләнеп керер дә, кабат шул тишелгән чиләкне кулына алып, төпләргә утырыр кебек...Ә аннан соң... мәктәптә үзе утырган парта янына барып, аның өстендә яткан, яраткан кызы Зөлфирә бүләк итеп биргән, чиккән сөлгегә маңгай тирен сөртер сыман... Эх, шулай булсачы!... 1935-нче елда, 19 яше яңа тулган Зиннәт Казанга китә.Анда химия заводы төзелешендә җир казучы булып эшли.Аннары ул Казан сәүдә техникумына укырга керә.Спорт белән мавыга, төз ату буенча инструктор була,бик матур итеп җырлый.
Товаровед итеп аны Киров шәһәренә эшкә җибәрәләр, ләкин озак эшли алмый, аны армиягә алалар.Бу – 1939-нчы ел була.
Бераз вакыттан Зиннәтне кече командирлар әзерли торган курсларга җибәрәләр.Ул курсларны тәмамлаганда Бөек Ватан сугышы башланган була инде.Ә октябрь башларында аны Мәскәү янына, оборона участогына җибәрәләр.Туганнарына Зиннәттән бер генә хат килә.Хатны укый-укый теткәләп бетерәләр, ул югала, ә сеңлесе Оркыя һәрбер сүзне яттан белә.
Шушы хаттан соң Зиннәт югала, туганнары берни белми, сугыш беткәч тә һаман көтәләр.Бары тик 1955-нче елда гына әтисе Зиннәт турында беренче хәбәрне ишетә : радиодан Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында сөйлиләр.Хөснулла абзый колагына улының исеме ишетелгән кебек була һәм алар Казанга, Рафаэль Мостафинга хат язалар. Ә аннан соң Зиннәтнең Брянск тирәсендәге сугышларда күкрәге яралануы һәм әсирлеккә эләгүе билгеле була.Чәнечкеле чыбык белән әйләндереп алынган фашист төрмәсеннән очып чыккан кош кебек, аның исеме илебезгә әйләнеп кайта :
... Еллар узгач тиңсез батырлыгың
Бер матур җыр булыр яңгырады...
Әсирлектә вакытта Зиннәтне авылдашы Гәрәй Рәхимов очрата.Сугыштан әйләнеп кайткач, ул үзен ачлыктан Зиннәт Хәсәнов коткарып калуы турында сөйли.
Төрле төрмә һәм концлагерьларда йөри торгач, Зиннәт Демблин лагеренә килеп чыга.Монда ул Гайнан Кормаш, Абдулла Баттал, Рушад Хисаметдиновлар белән таныша.Бераздан аларга Муса Җәлил дә килеп кушыла.Г.Кормаш төзегән яшерен оешманың Зиннәт ышанычлы әгъзасына әйләнә.Яшерен оешма әсирләр арасында аңлату эшләре алып бара, листовкалар тарата, дошманга ышанмаска, туган илгә тугры калырга өнди.Тик Зиннәт Хәсәновта шундый листовкалар барын күреп алган хыянәтче моны фашистларга барып сөйли, яшерен оешма кулга алына.Листовкаларны кемнән алуын әйттерү өчен Зиннәтне аеруча нык газаплыйлар.Иптәшләре әлеге газаплардан чәчләре агарган Зиннәтне авырлык белән таныйлар, ә аңа бары 27 яшь була...
Чәчләремә сеңде кәфен төсе,
Ә йөрәктә көйри кайнар тау.
Фашист минем җырны мәсхәрәли,
Фашист минем үчне кабарта.
... Ватанымның гимны !
Кыйнадылар
Тәңгә сеңде кабер салкыны.
Чәчләремдә кәфен төсе түгел,
Нәфрәтемнең ап-ак ялкыны...
“ Зиннәт Хәсәнов монологы” ( Ренат Харис).
Муса Җәлил белән алар күрше камераларда утырганнар.Суд булгач,очрашканнар. Шундый авыр шартларда да бер-берсен тынычландырып, юатырга көч тапканнар.Төрмә надзирателе сүзләренә караганда, Җәлил иң соңгы минутында, гильотина пычагы астына барыр алдыннан, Зиннәт белән кочаклашып басып торган...
Кичер, әнкәй, кичер кайта алмавымны!
Чит ил туфрагында ятып калганымны...
...Илгә кайтасылар килми идеме соң!
Гомер киселүен тели идемме соң !..
“ Кичер кайта алмавымны!..”(Равил Фәйзуллин).
Никадәр авыр сынаулар үтеп, Җәлил һәм аның көрәштәшләре антларына тугры калганнар. Без, батыр якташыбыз Зиннәт Хәсәнов белән, башка бик күп каһарман якташларыбыз белән чын күңелдән горурланабыз. Яшьлекләренең шаулап чәчәк аткан вакытларында күпме яшь гомерләр өзелгән, нинди талантлы, көчле, горур егетләребез якты дөнья белән хушлашканнар.Һәр туар таңга сөенеп яшисе, балалар үстерәсе, туган илебезгә никадәр файда китерәсе кешеләр булганнар бит алар!
Кызганыч язмышлар, җан өшеткеч үлемнәр җанны әрнетә, милләтебезнең йөзек кашы булырлык талантлы уллары инде таш сыннар булып кына басып торалар.
1977-нче елда Зиннәтнең туган авылы – Иске Кәшердә батыр якташыбызга һәйкәл ачыла, укыган мәктәбенә аның исеме бирелә, китапханәдә музее гөрләп эшләп тора.
Үлемсезлек яулыйм, димәгәндер,
Белмәгәндер герой буласын.
Белмәгәндер туган җирендә бер
Һәйкәл булып басып торасын...
“ Һәйкәл ачты мәктәп “ (Клара Булатова).
Юк, онытылмый Зиннәт – башын горур тоткан кыяфәттә, яныннан үткән туганнарын, авылдашларын сәламлап, яшәргә көч өстәп, хәтта авырлыклар килгән очракта да көрәшергә, бирелмәскә кирәклеген искәртеп, көч биреп, теләктәшлек күрсәтеп озатып кала...
Районыбызда һәм мин яшәгән Җәлил бистәсендә дә җәлилчеләргә багышланган кичәләр, мәктәп укучылары, сугыш һәм хезмәт ветераннары,Муса Җәлилнең кызы Чулпан белән очрашулар еш уза.
Башкалабыз Казанда да Бөек Җиңүнең 50 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Җәлил һәйкәле янында җәлилче каһарманнарның барельефлары куелды.Россия тарафыннан да аларга игътибар зур – Россиянең иминлек, оборона һәм хокук тәртибе проблемалары академиясенең җитәкче даирәләре тарафыннан җәлилчеләр “ Бөек Җиңү ” ордены белән бүләкләнделәр.
2005-нче елның 25 нче август көнендә Татарстанның Милли музеенда җәлилчеләрне Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышланган “ Җиңү Ордены “ белән бүләкләделәр.Зиннәт Хәсәновның Ордены аның бертуган энесе – Шафигулла абыйның улы – бүгенге көндә геройның туган нигезендә яшәп, туган авылында мал табибы булып эшләүче 53 яшьлек – Зиннәтулла Шафигулла улы Хәсәновка тапшырылды.
... Күрәлмәде үзе – ил бүләге
Кайтты аның туган җиренә...
“ Тагылмыйча калган медальләр “ ( Рәшит Гәрәй ).
Дәверләр үтәр.Зиннәт Хәсәнов образы киләчәк буыннарга да легенда булып барып җитәр.Аның исеме йөрәкләргә көчле ихтыяр, яшәү көче һәм иҗади энергия уты өстәр, җирдә матур тормыш хакына көрәшкә һәм батырлыкка чакырыр.
Милләтләр байлыгы –Россия тарихында мәңгегә кыюлык һәм батырлык символы булып калган шәхесләр, бүгенге көндә һәйкәлләр булып, горур кыяфәттә басып торучы – Муса Җәлилләр, Зиннәт Хәсәновлар, Абдулла Алишлар алар...
Рисуем пшеничное поле гуашью
Нора Аргунова. Щенята
Солнечная система. Взгляд со стороны
О падающих телах. Что падает быстрее: монетка или кусочек бумаги?
Человек несгибаем. В.А. Сухомлинский