Сочинение о Великой Отечественной войне
Вложение | Размер |
---|---|
rossiya_tarihynda_minem_yaktashlarym.doc | 40.5 КБ |
Россия тарихында минем якташларым.
Бәхетле бул, балам! Җирдә яңа кеше туа һәм якты дөнья белән исәнләшкәндәй, беренче тапкыр кычкырып аваз сала. Бәхетеннән чиксез шатланган ана, елмаеп, нәни сабыена төбәлә һәм әкрен генә әлеге сүзләрне кабатлый: «Син дөньяга килдең, син бәхетле, илебезнең бәхетле киләчәге, тынычлыгы синең кулда».
Кайсы гына ана үз баласына бу изге теләкне теләмәде икән?! 1941 нче елның 22 нче июнь таңында туган илебезне фашист илбасарларыннан саклап калырга, аның азатлыгы, тынычлыгы өчен, гомерләрен кызганмыйча, көрәшергә ант иткән һәм антларын изге кайнар каннары белән үтәгән миллионнарча ир-егетләрнең, хатын-кызларның, ятим калган кайгылы балаларның газиз аналары да дөньяга килгәндә сабыйларына шушы теләкне теләгәндер. Бәлки, халыкны зар елаткан канэчкеч Гитлерның да әнисе улын кешеләргә шәфкатьсез, явыз ерткыч булсын дип түгел, ә иленә лаеклы алмашчы, халыкка шатлык китерүче булсын дип үстергәндер. Тик үсеп буй җитүгә, һәр бала үз юлын сайлый, үзе теләгәнчә яши башлый. Һәр кеше бәхетле булуны, кайгы-хәсрәт килүне, сугыш дигән фаҗиганы үзенчә аңлый, үзенчә кичерә.
Минемчә, сугыш - әфәт, фаҗига, һәлакәт ул! Сугыш туган җиребезгә никадәрле кайгы-хәсрәт, югалту, бәхетсезлек китергән. Фашист илбасарлары илебезгә басып кереп, халыкның бәхетен урларга, рухын сындырырга, юк итәргә, колга әйләндерергә, кешеләрне тезләндереп, алар өстеннән явызларча хакимлек итәргә теләделәр. Ләкин дошман бер хакыйкатьне аңламады: безнең илебез яшь, көчсез булса да, аның горурланып сөйләрлек, курку белмәс, җиңелмәс батыр уллары, кызлары, шундый батыр йөрәкле балалар үстергән бөек аналары барлыгын. Бу батыр йөрәкле балаларга, чын солдатларга бәхет төшенчәсе туганда ук, ана сөте белән керә. Әнә шуны чын мәгънәсендә аңлау, аларга бетмәс-төкәлмәс көч, туган илгә кайнар саф мәхәббәт бирә. Әнә шул көч җиңүгә алып килә. Безнең илебез зур сынаулар, авыр юллар, чиксез күп югалтулар белән җиңү таңын каршылады. Юк, җиңел генә бирелмәде безгә тынычлык, шуңа күрә дә без аның кадерен белергә тиешбез. Чөнки , без бәхетле яшәсен өчен, егерме миллионнан артык кеше яу кырында ятып калган. Без аларга баш иябез, илебезнең киләчәге сезнең кебек үк ышанычлы кулларда, аның тынычлыгын һәрвакыт сакларбыз, изге туфрагыбызга вәхшиләрнең аягын да бастырмабыз, дип ант итәсе килә.
Шундый матур күк йөзебезне, тынычлык, дуслык илебезне кинәт дошман самолётлары гөрелтесе, шартлаулар, янгын төтене каплап алуга, бөтен Совет халкы белән берлектә минем туган ягым Арча халкы да, сөекле Ватаныбызны сакларга күтәрелә. Безнең Арча районыннан азатлык өчен көрәшкә, егерме биш мең кеше үз теләге белән фронтка китә. Шуларның ундүрт меңе туган ягыбызга әйләнеп кайта алмыйча, сугыш кырында ятып калалар, хәбәрсез югалалар. Никадәрле әти-әни, әби-бабай, хатын-кыз, бала-чага үзләренең кадерле кешеләренең хәзергесе көндә дә каберләрен таба алмый яшиләр. Бер караганда сугыш кырында үлеп калган батыр якташларымны кайтара алмауга йөрәк сыкрый, ә икенче караганда, якташларым белән чын күңелемнән горурланам, алар бит чын батырлар, дошман алдында сынмаган, тезләнмәгән, җиңү өчен кан түгеп, Россия тарихында иң зур эз калдырган ил батырлары.
Минем биш якташыма Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелгән:
Сафиуллин Гани Беккин улы
Сафин Нәкыйп Сафа улы
Сәлихов Гатаулла Сәлих улы
Ежков Валентин Фёдор улы
Соколов Леонид Михаил улы
Дошман, батыр якташларымның рухын сындыру өчен, бик күп явызлыклар эшли. Ләкин шул шартларда да алар бирешмиләр. Үзләренең һәм Ватаныбызның бәхетле киләчәгенә, гаделлеккә, кайчан да булса ирекнең, тынычлыкның зур авырлыклар белән булса да, үзләренә кайтачагына ышанып батырларча көрәшәләр.
Менә шундый батырларның берсе булган якташым Сафиуллин Гани Беккин улы турында язып үтәсем килә.
Гани Беккинович Сафиуллин 1905 елның 1 июлендә Арча районы Иске Кишет авылында, крестьян гаиләсендә туа. Кечкенәдән бик көчле рухлы малай була, җидееллык белеме белән, партия мәктәбен бетерә, комсомол оешмасында тора. 1941 елда хәрбиләр әзерли торган югары уку йортын тәмамлый. Дошманга каршы сугышка 1941 елда үзе теләп китә. 38 нче номерлы кораллы дивизия белән җитәкчелек итә. Сталинград шәһәре янындагы көчле сугышта, немец гаскәрләрен җиңеп чыгып, Сталинградны саклап калалар. 18 мең фашист солдатларын һәм офицерларын кулга алалар. Шушы көчле сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Г. Б. Сафиуллинга генерал-майор исеме бирелә.
1943 нче елның апрелендә Гани Сафиуллин үзенең 25 нче гвардия дивизиясе белән, Днепр буендагы кан койгыч, авыр сугышта катнаша. Биш көн буена, көчле сугышлар бара. Сафиуллин җитәкчелегендәге дивизия нык итеп үз урынында тора, кире чигенми. Солдатларның батырлыгы һәм Г. Сафиуллинның оста җитәкчелеге астында Днепр буенда җиңү яулыйлар. Дивизиягә рәхмәт хатлары, ә Гани Сафиуллинга Советлар Союзы Герое исеме һәм Ленин ордены бирелә.
Гани Беккинович Румынияне, Венгрияне, Чехословакияне дошманнардан арындыруга да бик күп көч куя. Ул дошманны җиңү, юк итү турында хыяллана. Аның һәр көне, иртәсе, киче дошманны юк итү, үлгән иптәшләре, кайгы-хәсрәттә яшәгән иле өчен үч алу була. Ул бу үчне окопта ятканда да, Калинин шәһәренең госпиталендә яраланып ятканда да онытмый. Совет халкы кичергән зур сынау көннәрендә, Гани Сафиуллин үзенең Ватаны алдындагы бурычын тулысынча үти.
Якташым Гани Беккинович Сафиуллин сугыш беткәч, хәрбиләр академиясенең Генштабында икенче югары белемен ала. 1957 елда генерал-лейтенант булып лаеклы ялга чыга. Үзенең актык көннәренә кадәр, Казан яшьләре арасында хәрби-патриотик эшләр алып бара. Совет сугышчыларының аяусыз – кабатланмас батырлыкларын кат-кат сөйләп, Ватанны уяу сакларга кирәклеген яшь буынга җиткерә. Еракта калган кадерсез яшьлегенә кайтып, аның һәр көнен искә төшереп, шул дәһшәтле сугыш елларын уйлап моңсулана. Ул тыныч, бәхетле тормыш өчен гомерләрен кызганмаган, фронта һәлак булган каһарманнарны онытмаска һәм яшәүнең кадерен белергә өнди.
Хәзергесе көндә дә, якташым Гани Сафиуллин олы җанлы батыр булып күңелләребездә саклана, онытылмый, ихтирам ителә.
Без, яшьләр сугыш ачысын бабаларыбыз сөйләгәнне тыңлап, гәҗит-журналлар укып кына күз алдына китерәбез. Әмма барыбызның да теләге бер: Бөек Ватан сугышы, Әфган, Чечня сугышлары кебек сугышлар, кешелек дөньясындагы иң соңгы сугышлар булсын иде! Киләчәк елларга бернинди коралсыз – тынычлык, дуслык, туганлык, Бөек аналарыбызның изге догасын алып, янәшә атлап керергә язсын иде!
Цветущая сакура
Андрей Усачев. Пятно (из книги "Умная собачка Соня")
Золотая хохлома
А теперь — мультфильм
Знакомимся с плотностью жидкостей