Авылдашыбыз Советлар Союзы Герое Әхмәдуллин Мотыйк Әхмәтҗан улының батырлыгы турында без белергә тиеш.
Вложение | Размер |
---|---|
avylym_geroe.docx | 18.43 КБ |
Авылым герое.
Бөтен ил өстенә килгән бәхетсезлек 1941-1945 елларда Ватан сугышы авырлыгын Урсалабаш халкы да үз җилкәсендә зур намус белән күтәрде. Авыл фронтка үзенең 206 улын озата. Шуларның туксан өче ил өчен батырларча сугышып корбан була. Күп кенә гаиләләр бер өй эченнән өчәр-дүртәр кеше озаталар.
Минем сезне авылдашым Әхмәдуллин Мотыйк Әхмәтҗан улы белән таныштырып китәсем килә. Әхмәдуллин Мотыйк Әхмәтҗан улы 1910 елда Татарстан АССРның Әлмәт районы Урсалабаш авылында туган. Милләте – татар. КПСС члены. Кызыл Армиягә 1932 елда алынды . Сугыш алдыннан Ленинград өлкәсендә урман промышленносте хуҗалыгында эшләде . 1942 елның августыннан Бөек Ватан сугышында катнашты. СССР Верховный Советы Президиумның 1945 ел 24 март Указы белән Мотыйк Әхмәдуллинга Советлар Союзы Герое исеме бирелде. 1974 елда вафат булды. Аның батырлыгы турында мин “Советлар Союзы Геройлары-якташларыбыз” дигән китаптан таптым, әбием сөйләгәннәрдән белдем:
“Әлмәт районының Урсалабаш авылы колхозчысы Мотыйк Әхмәдуллин бөтен сугыш буена сапер хезмәтен үти. Башта ул Карелия фронтында хезмәт итә, аннары Днепрны кичә, Украина һәм Молдавиядәге һөҗүмнәрдә катнаша. Туган җирне азат итүче Совет гаскәрләренең юлын дошман оборонасының күп рубежлары, киң елгалар, кеше үтә алмаслык сазлыклар киртәли. Саперлар сугышта чын-чыннан могҗизалар күрсәтәләр. Тиз арада күперләр салалар, елгалар аша чыгу урыннарын әзләп табалар, миналанган кырларда тыкрыклар ачып, частьләргә алга бару өчен юллар ачалар.
1944 елны Днепрны кичкәндә, Әхмәдуллин өзлексез ут астында пехотаның һәм артеллериянең алгы отрядларын каршы як ярга ташый.
Днепр плацдармындагы сугышлар өчен Әхмәдуллин “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә. Аннан соң ул, үз часте белән бергә дәүләт чиген үтеп, Европаның фашизм коллыгында калган илләренә аяк баса.
1944 елның көзендә инженер-сапер бригадасы подразделенияләре Венгриядә һөҗүм итүче частьләргә Тисса елгасына барып чыгарга ярдәм күрсәтәләр.
1944 елның ноябрь ахырларында безнең частьләр Дунайга барып җитеп, аны Будапештка якын урында кичәргә хәзерләнәләр.
Дунай аркылы чыгу 5 нче декабрьгә каршы төндә башлана.
Өч сугышчысы белән Әхмәдуллин алып барган көймә, десант флотилиясе суднолары белән яр буеннан кузгалып, киң елганың аръягына омтыла. Саперлар белән бергә янәшә көймәдә каршы як ярдагы ныгытмаларны штормларга баручы унсигез гвардияче укчы да була.
Көймәләр Дунай уртасына җитеп килгәндә, болытлар арасыннан ай бөтен әйләнә тирәне яктырта. Дошман батареяләре һәм пулеметлары елга өстендәге көймәләргә ата башлыйлар. Озак та үтми, бер көймә су төбенә китә, аның артыннан икенче көймә каплана… Ләкин сержант Әхмәдуллин үзенең зур булмаган командасы белән кыю рәвештә алга баруын дәвам итә.
Көймәгә яр буена килеп җитәргә 20-25 метр калганда, аның өстенә уннарча гранаталар оча башлагач, сержант: –“Барыгыз да ярга йөзегез! “– дип команда бирә.
Ул үзе, башкаларга үрнәк күрсәтеп, автоматын баш өстенә күтәреп, беренче булып суга сикерә. Саперлар аңа иярәләр, ә укчылар каушап бер кавым көймәдә калалар, һәм аларның күбесе дошман пулеметлары утыннан һәм гранаталар шартлавыннан һәлак булалар. Укчыларның тик бишесе генә ярга исән чыгып кала ала.
Әхмәдуллин, автоматтан ата-ата, немецлар траншеясенә бәреп керә. Аңа ярдәмгә Карасев һәм Вешневский, аннары исән калган укчылар белән өченче сапер да килеп җитә. Траншеянең бер өлешен дошманнан тазарткач, сержант отрядны икегә бүлә. Үзе гвардиячеләр белән траншеядә кала, ә саперларны елга янындагы пулеметтан атып торган ДЗОТ янына җибәрә.
Өч сугышчы ДЗОТ янына шуышып барып, андагы 4 немецны дөмектергәч, ныгытманың эченә керәләр. Пулеметны атудан туктатканнан соң, алар ДЗОТ эчендә табылган бер ящик гранатаны үзләре белән алалар; унике фашисттан торган группа белән очрашкач, бу гранаталар аларны дөмектерергә ярап куя. Саперлар бу бәрелештә берничә тапкыр яралансалар да җиңеп чыгалар.
Саперлар ДЗОТ белән маташкан арада, Әхмәдуллин траншеяны чистартуны дәвам иттерә. Аның янындагы укчылар һәлак булалар. Ул, үлгән иптәшенең кул пулеметын алып, бер ялгызы дошманга каршы сугыша. Саперлар сержантка килеп кушылганда, ул траншеядагы фашистларның соңгы группасының эшен бетергән һәм дүртесен пленга ала.
Яулап алынган траншеядә дүрт сапер, дошманның контрактларын кире кайтарып, ике сәгать сугыша. Алар дошманны үз коралы белән кыралар.
Ярның бу участогына елга аша кичеп чыккач, Әхмәдуллин укчылар белән бергә атакага бара. Атакадан соң ул елга аша кичү урынына кире кайта. Аның көймәсе, кешеләр һәм сугыш кирәк-яраклары ташып, көне буе бер яктан икенче якка йөреп тора.”
Бу сугыштан соң бригада командиры гына түгел, бәлки, Гвардия укчы часть командиры да Әхмәдуллинга Советлар Союзы Герое исеме бирүне сорап тәкъдим иткәндер» .
Ул Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган, Ленин Ордены, “Алтын йолдыз” медале, “Кызыл йолдыз” ордены, “Батырлык өчен”, “Сугышчан хезмәтләре өчен”, “Будапештны алган өчен”, “В.И.Ленин тууына 100 ел тулу хөрмәтенә”, “Батыр хезмәт өчен” медальләре белән бүләкләнгән.
М. Әхмәдуллинның батырлыгы онытылмый. Сөләй мәктәбе тарихи музеенда Мотыйк Әхмәдуллинның фотолары, документлары, истәлек дәфтәре, Ленин ордены, туганнары, дуслары язган истәлекләр саклана. Алар безнең музейның төп фондын тәшкил итә. Музейда 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм М.Әхмәдуллинга багышланган бүлек эшли. Авылга кергәндә аңа стелла куелган, мәдәният йорты ишек алдында аның бюсты тора. Урсалабаш авылының узәк урамы Әхмәдуллин исемен йөртә. Без авылдашыбыз белән горурланабыз.
Әлмәт муниципаль районы Р.Г.Галиев ис. Сөләй урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Гарифуллина Гүзәл Илһам кызының эше. Укытучы: Гараева Г.А.
Военная хитрость
Марши для детей в классической музыке
«Яндекс» открыл доступ к нейросети "Балабоба" для всех пользователей
Разлука
Загадка старого пирата или водолазный колокол