Укучылар һәм студентлар өчен "Мәһдиев укулары" исемендәге Бөтенрәсәй күләмендәге гамәли - практик конференциядә ясалган чыгыш.
Ильвина үз чыгышында тәнкыйтьче, галим, Татарстан Республикасы халык язучысы Мөхәммәт Мәhдиевнең “Кеше китә-җыры кала”повестендагы рухи –әхлакый мәсьәләләр чагылышына күзәтү ясый.
Вложение | Размер |
---|---|
m.mhdivnenkeshe_kit-zhyry_kala_povestenda_ruhi-hlakyy_msllr_chagylyshy.docx | 23.83 КБ |
Минһаҗева И.И.
Түбән Кама шәһәре, Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы
Укытучы: Хаҗиева Зилия Гали кызы
Мөхәммәт Мәһдивнең “Кеше китә-җыры кала”повестенда рухи –әхлакый мәсьәләләр чагылышы.
XX гасырның соңгы чиреге халкыбыз тарихында гаять катлаулы,аның бүгенге, бигрәк тә киләчәктәге язмышын хәл итүдә аеруча әһәмиятле вакыйгалар булуы белән аерылып тора.
Җәмгыятьтә дә әхлакый кыйммәтләр нык үзгәрде.Әхлак кануннары гомумкешелек кыйммәтләренә, милли яшәү рәвешенә һәм дин тәгълиматына нигезләнергә тиешлеге ачыклана барды.
Мондый шартларда язучыларыбызның күпчелеге үзләреннән нинди язмалар көтелүен яхшы аңлады һәм алар әсәрләрендә бу дөньяның моңа кадәр әдәбиятта идеологик сәбәпләр аркасында күтәрелә алмаган якларын һәм мәсьәләләрен яктырта башладылар.
Филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина үзенең “Соңгы еллар татар прозасы “дигән мәкаләсендә XX гасырның икенче яртысы әдәбиятындагы берничә тендецияне калку билгели. Шуларның берсе- татар әдәбиятының акрынлап иҗтимагый аңлатылышлы психологизмнан,гомуман,кешенең рухи дөньясын, тарихи яки иҗтимагый сәбәпләргә бәйләмичә, фәлсәфи кыйммәт итеп карауга таба хәрәкәт итү.Олы остазларыбыз Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять”исемле хикәясендә, М.Мәһдиевнең”Кеше китә-җыры кала”, Ф.Хөснинең”Гыйльмениса», Х.Сарьянның”Бер ананың биш улы”,А.Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” һәм М.Юнысның “Табу һәм югалту”кебек бик күп әсәрләрдә зур әхлакый-рухи сыйфатларга ия булган геройлар тасвирлана.
Үз чыгышымда мин тәнкыйтьче, галим, Татарстан Республикасы халык язучысы Мөхәммәт Мәhдиевнең “Кеше китә-җыры кала”повестендагы рухи –әхлакый мәсьәләләр чагылышына күзәтү ясыйсым килә.
Аның иҗатында сугыш алды, афәт чоры hәм 50 – 60нчы еллар татар авылы тормышы киң колачлы, кабатланмас шәхес язмышлары аша тасвирлана. Ул халык тормышын, көнкүрешен яхшы белә, аны сәнгатьчә төгәл, ачык күренешләр, детальләр аша тасвирлый.
“Кеше итә – җыры кала” повестенда иҗатының бу сыйфатлары аеруча ачык чагыла.
“Яшьлекне сагыну» исемле мәкаләсендә Ф. Миңнуллин әсәргә югары бәя бирә. “Кеше китә – җыры кала” – киң колачлы вакыйгаларны, драматик эпизодларны үз эченә алган, олы hәм катлаулы язмышлы характерларга, кызыклы образларга бай булган, гаҗәеп дәрәҗәдә халыкчан рухлы, олы хисле, зур, төзек, җыйнак hәм бөтен әсәр”, - дип яза ул.
М. Мәhдиев үзен әдәбиятка алып кергән юнәлешенә турылыклы кала, 30 – 60 нчы еллардагы татар авылы язмышына, чордашларының авыр, ләкин беркайчан да югалып калмый торган олы рухларына мәхәббәтен яшермичә яза, шуларга мәдхия яудыра.
“Кеше китә – җыры кала” әсәренең үзәгендә – Кара Чыршы исемле, табигатьнең матур бер җиренә кереп оялаган гадәти татар авылы. Аның тормышында, язмышында бөтен ил кичергән олы hәм кечкенә, шатлыклы hәм фаҗигале вакыйгалар чагыла, hәммәсе аерым кеше язмышы аша уза.
М. Мәhдиев кешеләрне байга – ярлыга, укымышлыга – наданга бүлми. Аның кыйбласы – кешелеклелек. Адәм баласы үз башына төшкән шатлыкны да, кайгыны да, бәхетне дә, көенечне дә кабул итә белергә, hәр очракта дәрәҗәсенә, җанына тап төшермәскә тиеш дип әйтергә тели кебек автор .
Һәр кешенең үз язмышы бар, ди язучы. Шул фикерен төгәл, ачык, хәтердә калырлык вакыйга – хәлләр аша күңелгә, йөрәккә сеңдерә килә.
Шау – шулы, ыгы – зыгылы тормышны тәфсилләп сурәтли М Мәhдиев. Сугышка озату, туй күренешләре, күп кешеле җыелышлар, базар мәйданы аеруча осталык белән тасвирлана. Бу өлешләрдә күпертү, сүз уйнату өстенлек итә. Әмма шул чуарлыкта да hәр кеше үз тавышы. Үз тамгасы белән яши.
Әйтик, ил өстенә килгән фаҗига – 1941 – 1945 еллар сугышы - кешеләрне кыл икегә бүлә. Берәүләр, илбасарларны шәхси дошманнары күреп, фронтка ыргылалар, Шәяхмәт карт кебек өлкән буын, хатын – кыз, бала – чага “җаннарын фида кылып тырышалар”, сугышчыларга азык – төлек, җылы киемнәр озаталар. Алары – күпчелек, hәр кеше үзенә бәяне гамәли эше буенча ала.
Тәне, теше, күзе таза, Казан арты базарын тоткан ат карагы гаярь Заhри, Хәбирә карчык биргән черек гөмбә суын колагына салып, тәмәке төнәтмәсен эчеп, үз тизәген ашауга барып җитеп, сугыштан кала. Авылдашлары аның ялганын гафу итмиләр, вак – төяктә дә аркылы киләләр, фаш итәләр. “Шул көннән башлап халык белән Заhри арасында ниндидер салкын сугыш башлана, мөмкин кадәр аның белән очрашмаска, сәламләшмәскә тырышалар”.
Заhри үзе генә түгел, малае Әхмәтзарифны да, метрикасындагы яшен кечерәйтеп, сугыштан алып кала.
Үлем атлы ачы галәмәт адәм балаларын тигезли. Заhри да, күпме тырышса да, башкалардан озаграк яши алмый.
Шәяхмәт абзый икенче улын артык иркә үстерә. Нургали кулына яшьли акча керә, авызына затлы папирос, конфет менә, зоотехник курсларын ошатмый hәм ахыр чиктә ФЗОДан качып, ерткыч җәнлек хәлендә урманда яши.
Ата өчен иң яманы – баланың гайре табигый тәртибе, кешеләр, авылдашлары каршында хурлану, гарьләнү. Бу – мең еллар дәвамында сынала, чарлана килгән халык әхлагының чагылышы.
Нургали, Рәмзия исемле читтән килгән кызны әрәм итеп, тегесе туачак баласы белән бергә үлеп, ата-ана башына кайгы – хәсрәтне болай да аз китермәгән була.
Әмма язмыш аны барыбер гафу итми. Ул сугышка китеп, батырлыклар күрсәтеп, күрше Атҗабар станциесендә поезд астына эләгеп hәлак була. Атасы күз алдында соңгы сулышын ала.
Менә әсәрнең шактый катлаулы үзенчәлекле тагын бер герое-бюро әгъзасы, район прокуроры Улибаева.Бу баш бирмәс кешене Тимерхан колхозына вәкил, дөресрәге, шымчы күзәтүче итеп җибәрәләр. Ул ифрат явыз, каты бәгырьле, хатын – кызга хас сыйфатларын югалткан гыйфрит кебегрәк сурәтләнә әсәрнең башында. Тимерханны туктаусыз эзәрлекли, усал кигәвен төсле бәйләнә, дүрт йөз грамм арыш урлаган алтмыш бер яшьлек карчыкны төрмәгә озата.
Аның өзлексез тәмәке тартуы, авыз тутырып сүгенүе авыл халкында бу хатынга карата күрәлмаудан, нәфрәттән башка хис уята алмый.
Ләкин аның сугыш чоры тудырган тышкы катылыгы, явызлыгы астында олы җаны яшеренгән икән. Ире сугышта үлгән, дүрт баласы, әнисе белән ачлы – туклы яши. Ул үз кайгысын берәүгә дә ачмый. Шул ук вакытта Улибаева, башкаларга сабак булсын дип, үзе утырткан карчыкны төрмәдән коткарып йөри.
Язучы, бу каршылыклы образны тудырып, тормыш hәм кеше без уйлаганнан катлаулырак hәм әзер калыпларга сыеп бетми дигән фикерне әйтергә тели. Ул Улибаеваның үз – үзен тотышында, холкында “кырыс дөреслек” бар дигән фикергә киләргә ярдәм итә..
“Кеше итә – җыры кала” әсәрендә М. Мәhдиев үз геройларына битараф түгел, ул аларның уңышларына сөенә, ялгышларына көенә. Тормыш буйлап кулга – кул тотынып, җилкәгә – җилкә терәп бергә атлый һәм безне дә үз артыннан ияртә.
Ат кешнәве, эт елавы. Арышның серкәгә утыруы, яфрак лепердәве, Сабан бәйрәме турында язсынмы, кешенең олы дөньядагы урыны турында уйлансынмы, hәммәсе артында язучының үзен шәхси кабул итүен күрәсең, нечкә күңелен сизәсең. Үзәктә – кеше җаны. Ул аның hәр борылышына игътибарлы.
Язучы hәр каhарманының холкын, фигылен, үсеш дәрәҗәсен ачып бирердәй тел бизәкләрен эзли. Германиядә әсирлектә булганы өчен Улибаева тарафыннан “немец шпионы» дип мәсхәрә ителгән Шәйхи хәлфә борчак сибәргә, чуар итеп сөйләргә, табигать сынамышларын кабатларга ярата.
Имче – томчы Хәбирә карчык надан кешеләрне алдап үз көнен күрә, ялганын яшерер өчен томанлы, кинаяле сөйләмгә мөрәҗәгать итә. “Үлмәсә әле дә исән буласы икән, исән булса Гарәбстанда җимешлектә йөрүе күренә”, дип, сугыштагы малае турында юрауны сорап кергән Фәхернисаны шомартып чыгарып җибәрә. Кызмача Хисмәт авылдашлары белән саубуллашканда да, үлеме алдыннан Гитлерны әрләгәндә дә фикерен “едвали” белән хуплап бара. Башкача була алмый, нәкъ шулай сөйләргә тиештер бу кешеләр, дигән фикергә киләсең.
Нәтиҗә ясап,шуны әйтәсе килә:язучы үз чоры кешеләренең рухи–әхлакый йөзен ачып, үз геройларын зур тормыш юлы үткән олы шәхесләр итеп күрсәтә.Алар үз гомерләрендә күпне күреп күпне кичергәннәр,әмма бервакытта да авырлыклар алдында югалып калмаганнар,тормыш һәм кешеләр алдындагы бурычларын намус белән үтәгәннәр.Бу геройлар халыкның күпгасырлык рухи байлыгын,югары әхлакый сыйфатларын үзләрендә йөртүчеләр булып алга басалар. Минемчә, милли-әхлакый яктан авыр сынауларга һәм җитди югалтуларга дучар ителгән әлеге тәҗрибә безнең замандашлар өчен су һәм һавадай кирәкле рухи чыганактыр.
Әдәбият исемлеге:
1. М.Мәһдиев “Кеше китә –җыры кала”, Казан,2000.
2.Татар әдәбияты тарихы, Казан, ”Раннур”нәшрияты,2001.
3. Хәзерге татар әдәбияты, Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2008.
4. Әдәбият (татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек) , Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2005.
5. Татар әдәбияты. Теория. Тарих, Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2006.
Рисуют дети водопад
ГЛАВА ТРЕТЬЯ, в которой Пух и Пятачок отправились на охоту и чуть-чуть не поймали Буку
Астрономический календарь. Март, 2019
Лепесток и цветок
Вокруг света за 80 дней