“Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк”.
Әйтем.
Казан якларына әбиләргә кунакка кайтып барышым. Тирә- якта бик күп авыллар, шәһәрләр кала. Бераз игътибар белән карасаң, күп кенә шәһәрләр һәм авыллар үзенең кунакларын элмә язулар белән каршы ала. Аларның күбесендә “Биредә Советлар Союзы Герое туып үскән” дигән сүзләр кабатлана. Безнең Ютазы районында да Россия тарихында эз калдырган Советлар Союзы Герое бар . Ул Днепрны кичкән батыр- Фатыйх Зарип улы Шәрипов. 1942 нче елның маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында немец- фашист илбасарларына каршы көрәштә катнаша.Рота командиры, өлкән лейтенат Фатыйх абыйга уң як плацдармын яулап алуны тизләтүдә күрсәткән батырлыклары өчен , 1994 нче елның гыйварендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Вложение | Размер |
---|---|
сочинеие | 584.5 КБ |
Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы
муниципаль белем бирү учреждениесе
“3нче санлы Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Иншалар конкурсы “Ветеран минем гаиләмдә”
Йөрәкләрдән мәңге китмәс
Эшне башкарды: 10 нчы сыйныф укучысы Гарипова Айгөл Роберт кызы
Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәмидуллина Алсу Тәкъсин кызы
“Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк”.
Әйтем.
Казан якларына әбиләргә кунакка кайтып барышым. Тирә- якта бик күп авыллар, шәһәрләр кала. Бераз игътибар белән карасаң, күп кенә шәһәрләр һәм авыллар үзенең кунакларын элмә язулар белән каршы ала. Аларның күбесендә “Биредә Советлар Союзы Герое туып үскән” дигән сүзләр кабатлана. Безнең Ютазы районында да Россия тарихында эз калдырган Советлар Союзы Герое бар . Ул Днепрны кичкән батыр- Фатыйх Зарип улы Шәрипов. 1942 нче елның маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында немец- фашист илбасарларына каршы көрәштә катнаша.Рота командиры, өлкән лейтенат Фатыйх абыйга уң як плацдармын яулап алуны тизләтүдә күрсәткән батырлыклары өчен , 1994 нче елның гыйварендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Күп кенә орденнар, медальләр белән бүләкләнә. Сугыш тәмамлангач, озак еллар Санк- Петербург шәһәрендә яши.
Сугыш тәмамланып, бер ел узгач, якташыбыз Ленинградтагы хәрби офицерлар әзерли торган мәктәпне тәмамлый. Мөгаллимлек эшендә була, бик зур хәрби- патриотик тәрбия эшләре алып бара.
Героебыз тумышы белән Бәйрәкә – Тамак авылыннан.Татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Алсу Тәкъсин кызы да нәкъ шушы авылдан. Ул герой яшәгән урамда яши. Ә ул урам Герой урамы дип йөртелә икән. Кызганычка каршы, бүгенге көндә Фатыйх абый яшәгән нигез юк инде.Ә шулай да, әлеге урын үзенчәлекле.Нигәдер биредә аның якты истәлегенә багышлап язылган бер элмәдә такта да юк икән. Ләкин хатирәләрне яңартып,шул вакытлардан сакланган сирень агачы гына үсеп утыра.Алсу Тәкъсин кызының әбисе -геройның күршесе булган. Мөҗәһидә әби Фатыйх абыйның гаиләсе белән аралашып яшәгән.“Бик яхшы, ярдәмчел күршеләр иде” – дип искә ала әби.Героебыз туган авылына еш кайтып йөргән. Ул кайткач, ишек алдында зур итеп өстәл әзерләнгән, күршеләр, авылдашлар җыелган.Әйе, Каһарман белән очрашуны авыл халкы зур горурлык дип санаган.
“Очрашуга кайткач”. Бәйрәкә –Тамак авылы, 1989 ел.
Урыссу бистәсендә дә герой исемен йөрткән тагын бер урам бар.Ул Шәрипов урамы. Нәкъ шушы урамда героебыз истәлегенә манумент куелган.Һәр елны җиңү бәйрәме көнне, мәктәбебез әлеге манумент янында искә алу минутларын үткәрә. Гомумән,манумент янындагы чисталыкны, тәртипне тоту безнең мәктәпкә беркетелгән.
Героебыз исемен мәңгеләштерү өчен, Фатыйх Шәрипов премиясен булдыру турындагы фикерләр ишеткәнем бар.Чыннан да, туган төбәгебезнең иң алдынгы эшчеләренә күчеп баручы кубок булдырылса бик яхшы булыр иде.
Якташыбыз арабызда булмаса да, аның батырлыгы, исеме һәрвакыт безнең йөрәкләрдә калыр. Вакыт аяусыз, күп нәрсәләр хәтердән җуелып бара. Әмма кулларына корал тотып, Ватан азатлыгын саклаган каһарманнарыбызны беркайчан да онытырга ярамый!
Император Акбар и Бирбал
Смородинка
Галка в чужих перьях
Именинный пирог
Лев Николаевич Толстой. Индеец и англичанин (быль)