10 А сыйныфы укучысы Шәрәфиева Ләйсән шигырьләр иҗат итәргә ярата. Үзенең язган шигырьләре белән ул төрле бәйгеләрдә катнаша.
Вложение | Размер |
---|---|
Шигырьләр | 16.42 КБ |
Төрле язмыш
Бу дөньяга без барыбыз
Кунакка гына килгән.
Ходай һәркемгә язмышны
Үзенчә бүлеп биргән.
Кемдер гомер буена да
Бәхетен таба алмый.
Ә кемдер әлеге сүзнең
Мәгънәсен дә аңламый.
Кемдер мал артыннан куа,
Аңа барыбер җитми.
Ә кемдер риза барсына,
Бернигә исе китми.
Язмыш төрле юллар белән
Сыный адәм баласын.
Ни булса да, онытмыйк без
Дөнья бездән каласын.
Юлда
Кайтып барам туган якка
Башымда төрле уйлар.
Кемнәрне генә кайларга
Илтмәгән инде юллар.
Ничә тапкыр шушы юлдан
Кайтканбыз да, киткәнбез.
Сагынуларны,сагышларны
Шулай баскан икән без.
Бүген дә мин озын юлда
Сагынып кайтып барам.
Кайткан саен якыная
Туган як белән арам.
Юллар, юллар - озын юллар
Тоташтыручы күпер
Исән-сау йөреп торганга
Булыйк Ходайга шөкер!
Укытучы
Дәрес арты дәрес бара
Белем бирә укытучы
Ашыгып мәктәпкә килә
Һәр көн күпме укучы.
Төрле – төрле сорау белән
Кул күтәрә сабыйлар
Һәркайсының үз кызыгы
Күңелендә төрле уйлар.
Укытучы һәрберсенә
Җавап бирергә ашыга
Шуның өчен килгән бит ул,
Балалары каршына.
Максаты – балалары
Аң- белемле булсыннар.
Киләчәккә лаек булып
Үссен килер буыннар.
Бушану
Болытлы, караңгы бер төн
Бар да йокыга талган.
Ә мин һаман йоклый алмыйм
Күңелдә төер бардан.
Айга карап бушаныйм дип.
Килсәм тәрәз каршына
Ул да болытлар артыннан
Чыгарга дип талпына.
Кояшны күрергә теләп,
Ялгыз таңны аттырдым:
Китмәгән икән шул әле,
Көтеп торган болытым.
Кинәт болыттан, миннән дә
Тама башлады яшьләр
Әй, икәүләшеп елыйбыз
Кайсыбыз кемне җиңәр?
Шулчак рәхәт булып китте,
Әллә төерне йоттым
Бушаналмый йөргәнмен бит
Рәхмәт сиңа, болытым!
Буталган күңел
Кая шулай ашыгасың гомер?
Әле һаман ак кышларда күңел
Агачларың яфрак койганда да,
Шау чәчәкле җәйне эзлим никтер.
Буталма әле, алай итмә күңел.
Һәр вакытның матурлыгын син күрә бел.
Мәшәкатьле тоелган бу дөньям
Уйласаң бит, һаман алай түгел.
Тынычлан дим, талпынмачы күңел.
Сабыр төбе- сары алтын,син шуны бел!
Кайгылары , шатлыклары белән
Үтә инде,үтсен әйдә гомер.
Дөреслек
Чын дөреслекне әйтүе
Һәрвакыт та авыр була.
Чөнки бик аз кеше генә
Аны кабул итә ала.
Гел дөреслек сөйләп йөрсәң,
Син ялганчы булырсың.
Гаделлек өчен көрәшсәң,
Бәлагә юлыгырсың.
Кайбер кешенең бар җаны
Ялган сүз белән тулган.
Эчтән ул начар булса да,
Тыштан бик гадел булган.
Менә шундый инде кеше ,
Икейөзле, ялганчы.
Дөреслек гел ачы була,
Булсын иде ул татлысы.
Снежная зима. Рисуем акварелью и гуашью
Центральная часть Млечного пути приоткрывает свои тайны
Юрий Визбор. Милая моя
Гном Гномыч и Изюмка. Агнеш Балинт
Подарок