Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышлана.
Вложение | Размер |
---|---|
zhlilg.doc | 31.5 КБ |
Җәлилгә
(шигырь)
Фәррахова Лилия, Алабуга шәһәре
1 нче урта мәктәбенең 8 нче А сыйныфы укучысы
Җитәкче : Садыйкова Г.М.
Җәлилнең батырлыгына без яшибез сокланып,
Татарның каһарманына баш ия бөтен халык.
Горур булды, сатылмады фашист палачларына.
Башын киссәләр дә аның, тап төшмәде данына.
Ватан азатлыгы өчен үз гомерен ул бирде.
Күпме михнәт-газапларга бирешмәде ул, түзде.
Онытмыйбыз сине, Җәлил, күңелләрдә саклыйбыз!
Батырлыгыңа дан җырлап, киләчәккә атлыйбыз.
Киләчәк буын да белер синең батырлыгыңны.
Син – каһарман, син – үлемсез, син – татарның гимны!
Хатыныңны һәм кызыңны күрә алмыйча син үлдең,
Нәни Чулпан йолдызыңны төшләреңдә син күрдең.
“Күп калмады, кайтам”, - диеп вәгъдә бирдең син аңа.
Язмышыңны күзаллагач, йөрәкләрдән кан тама.
Үзең түгел, дәфтәрләрең кайттылар туган илгә.
Үлемсез булып тугансың, Мәңгелек син бу җирдә!
Петушок из русских сказок
Как Снегурочке раскатать тесто?
Кто должен измениться?
Лупленый бочок
Ворона