Дуслсык темасына багышланган хикәя..
Вложение | Размер |
---|---|
kutdusov_dinar.docx | 39.34 КБ |
Фамилия. имя автора полностью (в русском и татарском варианте) | Кутдусов Динар Радикович (Кутдусов Динар Радик улы) |
Номинация | Рассказ (хикәя) |
Тема в номинации | Друзья (Дуслар) |
Наименование ОУ(в русском и татарском языке | Основная общеобразовательная школа села Новый Субай -филиал МБОУ СОШ села Красная Горка муниципального района Нуримановский район (Нуриман районы Кызыльяр авылының урта дөем белем бирү мәктәбенең филиалы -Яңа Субай авылы төп белем бирү мәктәбе |
Класс | 8 класс |
Фамилия, имя, отчество руководителя (в русском и татарском языке) | Гильманова Миляуша Амировна (Гыйльманова Миләүшә Әмир кызы) |
Контактная информация (телефоны. адреса электронной почты) | 89649632518,83477625462 gilmanova1966@yandex.ru |
Дата подачи заявки | Февраль 2016 года |
Дуслар
Ринат белән Марат бик якын дуслар иде. Аларның дуслыкларына көнләшмәгән кеше юк. Бергәләп шахмат уйныйлар, велосипедта йөриләр, машинада әтиләре чокына башласалар, болар да гараждан керә белмиләр, майга буялып кап-кара булсалар да. Ләкин күптән түгел аларның дуслыгы бозылды.
Күрше малае Ривал болардан күптән көнләшә иде, ничә кабат аларның арасына кереп карады. Тик берни дә эшли алмады. Беркөнне ул шундый хәйлә уйлап чыгарды. Әти-әнисе эшкә китте. Маратны урамда күреп калды да, өйләренә чакырып кертте.
- Әйдә бергәләп чәй эчеп алыйк әле, -дип. Чәй ясап бирде дә:
- Син бит Ринатның нинди кеше икәнен белмисең. Ул бит синең матур киемнәреңнән көнләшә, тыштан елмая, эчтән кара көя, дип алдады.
-Юк, ышанмыйм мин сиңа, - диде Марат, - син үзең шундый бит.Нигә син безнең арага керәсең, үзеңнең дусларың булмагач, - диде.
- Ә телисеңме, мин сиңа аның чын йөзен ачам? Ул бит сине эчтән күрәлми. Бар, мич артына кереп яшерен, хәзер мин Ринатны чакырып кертәм дә, сөйләндерәм. Ул әйтер синең турында ниләр уйлаганын, дип күршеләренә кереп китте.
Шундый ук сүзләр белән ул Ринатны да чәй эчәргә алып керлде.
Юл уңаена:
-Менә Марат кергән иде. Сине урлакчы,алдакчы дип сөйләп утырды әле, -дип ялганлады.
Ривалга бик ышанып бетмәсә дә Ринат ничектер кыенсынып китте.
Кулларын юып чәй эчәргә утырдылар болар. Ринат тиргәнә башлады:
-Мин нәрсәсен урлаганмын ул Маратның. Аның нәрсәсе бар миңардан артык. Әти-әниләре бит аңа бер тиен акча да бирмиләр. Беркайчан чипсы, кириешки кебек әйбер алмыйлар.
-Әйе шул. - дигән булды Ривал, - кәнфит күрсә, күзе биш була, бер савытны ике миннутта кәгазь итеп өеп куя инде.
- Шулай. Мин аңа күпме дәфтәр биреп тордым, сорамадым. Ә велосипедын күпме төзәтештем.
-Рәхмәт әйтә инде. Иншаларны да син язышасың бит аңа -диде Ривал авызын ерып, - шуңа дус булып йөри ул синең белән.
-Шулайдыр. Бер сүзендә 3 хата бит аның.
-Математикадан шәп инде ансы -диде Ривал.
-Шәп инде, ярты өй эшен әнисе, яртысын әтисе эшләп биргәч.
-Шулайдыр. Күчерергә ярата инде, гел Сөмбел белән утыра бит.Аның язуы матур, ә менә мин Гүзәлдән нәрсә күчерә алам - 3 сүзен дә танымыйм.
-Укытучылар яклый бит аны.
-Якламый ни. Бергә кунак булып йөриләр, ничек аңа 3ле куйсыннар.
Мич артында утырган Марат кып-кызыл булды. Менә сиңа дус Ринат! Ривал белеп әйткән икән..
Ул кинәт кенә мич артыннан атылып чыкты да:
- Эх син, - диде. -Ә мин сиңа ышанып йөргән булам. Синнән миңа бүтән берни дә кирәкми...
Ринатның авызы ачылган килеш торып калды.
Агния Барто. Сережа учит уроки
Свадьба в Малиновке
Новогодняя задача на смекалку. Что подарил Дед Мороз?
Юрий Визбор. Милая моя
Шум и человек