Бердәмлектә көч.
Вложение | Размер |
---|---|
berdmlekt_koch.doc | 32.5 КБ |
Бердәмлектә көч.
(әкият)
Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер карт белән карчык. Аларнын өч уллары булган, ди. Бервакыт карт белән карчык икесе дә берьюлы чирләп китәләр. Карт малайларын чакыра да болай ди:
– Улларым, минем әтиемнең сихри сандыгы бар иде. Тик ул бик еракта, биек тау башында. Әгәр сандыкны кулга төшерсәгез, сезнең бөтен хыялларыгыз тормышка ашар. Ләкин шуны белегез: ул сихри сандыкны табар өчен, сезгә бердәм һәм көчле булырга кирәк.
Малайлар, ул сандыкта нәрсә булуын да сорап тормыйча, тизрәк тауга күтәрелә башлыйлар. Бик озак барганнан соң, аларның каршысына сихерче карт килеп чыга. Ул эченнән ниндидер сүзләр әйтә дә иң олы малайны ташка әйләндерә, үзе күздән югала. Малайлар аптырап калалар. Ташны күтәреп йөрү авыр, кайтканда алырбыз дип, алга таба китәләр.
Бара-бара төн дә килеп житә һәм шул вакыт уртанчы малай әйтә:
– Мин арыдым, йокым да килә. Әйдә бу төнне монда гына үткәрик әле,– ди. Кече малай аның белән килешә. Малайлар йоклап китәләр. Шулвакыт алар янына тагын сихерче карт килә һәм еланга әверелә. Елан үзенең очлы тешләре белән кече малайга таба юнәлә. Шул вакыт уртанчы малай уянып китә һәм еланның башын чабып өзә. Аннан кече малайны уята да барысын да сөйләп бирә.
Алар тагын юлга кузгалалар. Баралар, баралар, инде таунын очына менеп җиттек дигәндә генә, тау өстеннән каргалар чыгып, малайларга таба килә башладылар. Шул вакыт кече малай әтисенең бердәм булыгыз дигән сүзләрен искә төшерә. Уртанчы малай белән каргалар белән сугышып, аларны юк итәләр һәм юлларын дәвам итәләр. Тау башына менеп җитәләр, әтиләре әйткән сандыкны күрәләр. Сандыкны ачсалар, алар үз күзләренә үзләре ышанмыйлар: анда бик матур тутый кош утыра. Ләкин ул гадәти кош түгел, тылсымлы, ди. Канатлары алтыннан, күзләре ялтырап тора. Кош, канатларын җилпеп, күккә күтәрелә һәм кеше тавышы белән:
– Сез бик күп сынауларны үттегез, батыр булдыгыз, максатыгызга ирештегез. Я, әйтегез, нинди теләгегез бар? – ди.
Малайлар бертавыштан олы абыйларын кире үз хәленә кайтаруын сорыйлар. Тылсымлы кош аларның теләкләрен чынга ашыра: ташны малайга әйләндерә. Малайлар бик шатланалар һәм, тылсымлы кошны һәм сихри сандыкны алып, әти-әниләре янына кайталар. Сандыкны ачып, тылсымлы коштан әти-әниләренә сәламәтлек сорыйлар. Тылсымлы кош аларның теләкләрен үти.
Бу өч малай әти-әниләре белән бик бәхетле яшиләр, ди. Үзләре бердәм һәм дус булгач, бер авырлык та кичермиләр икән. Менә шулай, дуслар, бердәмлектә көч икәнен сез дә онытмагыз.
Мәүләвиева Гөлназ.
Можно от Солнца уйти...
Рисуем ананас акварелью
Смекалка против Змея-Горыныча
Ручей и камень
Белый лист