Яхмыш бүләге.
Вложение | Размер |
---|---|
yazmysh_bulge.docx | 28.77 КБ |
Язмыш бүләге
Эш сәгате тәмамлануга, Фәридә өенә ашыкты, чөнки бүген олы улы Ирек татар-башкорт көрәше, ә кече улы Илһам каратэ буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә ярышларда катнашачак. Саф һава сулап, башка вакытта җәяү кайтырга күнеккән хатын бүген автобус көтәргә булды. Ә кирәкле автобус, үч иткәндәй, һаман күренмәде. Инде нишләргә? Тукталышта кулларына сыра шешәсе күтәргән, авызларына тәмәке капкан ике салмыш агайдан кала һичкем юк. Аларның берсе туктаусыз йөткерә, икенчесе кызып-кызып нидер сөйли, шешә авызыннан сыра эчәргә дә онытмый. И язмыш, язмыш!.. Нигә шулкадәр аяусыз соң син!? Бәхетле булыр өчен туган адәм балаларын нигә шулай газаплыйсың!
Фәридә бу агайларны кызганып куйды. Төн йокыларын калдырып, әниләре аларны баккан, кеше булсыннар дип теләгәндер. Ә боларга диңгез тубыктан. Якыннарын нинди кайгыга салганнарын уйлап та карамыйлар. Кайгы агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри, ди торган иде әнисе. Кызганыч, бик иртә китте шул. Газиз улының хәсрәте, ирен югалту кайгысы кара гүргә кертте аны.
... Фәридәнең абыйсы бик акыллы булып үсте. Әти-әнисенең горурлыгы, сеңелесенең таянычы иде ул. Укуда зур тырышлык куймаса да, әти-әнисе ярдәме белән дәрәҗәле эшкә урнашты. Әтисе, дусты белән сөйләшеп, армиягә дә җибәрми калдырды. Тормыш шулай акрын гына, җай гына ага бирде. Барысы да бик бәхетле иделәр.
Ә беркөнне Фәнис Энҗе исемле кыз белән танышты. Төскә-биткә әллә ни чибәр булмаса да, матур итеп сөйләшүе белән тәмам егетнең башын әйләндерде ул. Энҗе өчен җанын да бирергә әзер булган егет кызның стажлы наркоман икәнен белми иде шул. Ә белгәндә инде соң иде...
Көннәрнең берендә Энҗе Фәнисне дустының туган көн мәҗлесенә чакырды. Илназ турында ишетеп белә иде инде Фәнис, тик якыннан таныш түгелләр иде. Ниһаять, алар очраштылар. Киң якты фатирда мул табын әзерләнгән. Өстәл тулы ризык. Шәрабнең ниндие генә юк!
Мәҗлес күңелле генә башланып китте. Матур теләкләр әйтелде, бокал артыннан бокал күтәрелде. Дуслар дәртләнеп-дәртләнеп биеделәр. Фәнис сәгатенә күз салды. Инде шактый соң иде. Егет Энҗегә кайтырга кирәклеген әйтте. Энҗенең бер дә кайтасы килми иде.
- Тагын бераз гына торыйк инде, кадерлем, - дип, егетнең муенына асылынды ул.
Егет кызга каршы килә алмады. Шул вакыт шактый исереп өлгергән Илназ кызның кулына нидер тоттырды. Кыз ул биргән үлән төргәген Фәнискә тәкъдим итте. Сөйгәненең югалып калуын күреп, кыз үләнне авызына кабып тарта башлады.
- Сөеклем, ул кәефне генә күтәрә, менә шулай тарталар аны...
- Энҗе, нишләвең бу? Ташла, кадерлем, - дип, егет кызның кулына үрелде.
- Бала-чага булма инде, Фәнис, мә, татып кара... Мә... Куркасыңмыни? Их, син, егет, имеш... – Кыз, үзен-үзе белештермичә, шаркылдап көләргә тотынды.
Кызның бу мыскыллы көлүеннән Фәнис бик хурланды һәм, күп уйлап тормыйча, үләнне үзе дә авызына капты. Бераздан егет үзендә ниндидер җиңеллек тойды, кәефе күтәрелеп китте...
Менә шулай Фәридәнең абыйсы яман юлга кереп китүен сизми дә калды. Әнисе Зәйнәп һәм әтисе Гыйлаҗи улларын берничек тә тыя алмадылар. Берничә мәртәбә дәвалану да нәтиҗә бирмәде. Фәниснең туры юлга басарга ихтыяр көче җитмәде. Улы хәсрәтеннән әтиләре эчүгә сабышты. Фәридә белән әнисенең күз яшьләре дә, үгет-нәсыйхәтләре дә әтисен айныта алмады. Тәмам эчкечегә әйләнгән, эштән куылган Гыйлаҗи абзый кибеттән кайтканда юлда егылып үлде. Бу хәсрәттән айнырга да өлгермәгән гаиләгә тагын да зуррак хәсрәт килде: Фәнис наркотикны күп куллану нәтиҗәсендә үлеп китте. Бала хәсрәте ананы бөтенләй аяктан екты. Ул 2 ай чамасы урын өстендә ятты да, кызын бөтенләй ялгыз калдырып, мәңгелеккә күзләрен йомды. Фәридә өчен тормыш туктап калгандай тоелды. Ярый күршедәге Сания апа кызны шәһәргә китәргә күндерә алды.
Җанын кая куярга белми бәргәләнгән Фәридәне Сания апасы балалар бакчасына эшкә урнаштырды. Фәридә бар күңелен яраткан хезмәтенә бирде. Һәркөнне сабыйларның шат тавышын ишетеп, балаларын алырга килгән бәхетле әти-әниләрне күреп, кыз чын күңелдән шатлана иде. Үзен дә шул әниләр кебек бәхетле итеп күрәсе килде. Әйе, иртә торса да, кич ятса да, Ходайдан бәхет сорады Фәридә. Әти-әнисе, яраткан абыйсы Фәнис татымаган бәхетне сорап ялварды ул. Киң күнелле бу кызның теләгәннәре бушка китмәде: көтмәгәндә-уйламаганда зәңгәр күзле Илшатны очратты. Очратты да гашыйк булды. Илшат кай ягы беләндер абыйсын хәтерләтте: Фәнис тә күк йөзе кебек зәңгәр күзле, озын буйлы иде. Ләкин наркомания дигән афәт колына әйләнеп, үзен харап итте. Юк, аның Илшаты андый булмас!..
Баксаң, кайчандыр Илшат та яшьтән үк хәмер белән дуслашкан, наркотиклар да татып караган икән. Өйләнешер алдыннан бу хакта егетнең үз авызыннан ишеткәч, мәхәббәттән башы әйләнгән Фәридәнең аяк астында җир убылгандай булды. Бәхетсез гаиләсе турындагы хатирәләр яңарды, әллә нинди куркыныч төшләр күреп саташты... Берничә көн аңына килә алмыйча йөрде дә, язмышына буйсынып, балалар йортында тәрбияләнгән Илшатка кияүгә чыгарга ризалык бирде.
Тыйнак кына итеп, туй ясадылар. Башта тулай торакта яшәделәр, аннары Фәридәгә ике бүлмәле фатир бирделәр. Әкренләп Фәридә күңелендәге шик-шөбһә эреп югалды. Ул иренә ышана иде. Илшат та сынатмады: эчмәде, тартмады. Бер-бер артлы ике уллары тугач, әти-әнинең бәхете тагын да түгәрәкләнде.
Тормышында Сания апасының очравы, аның белән шәһәргә килүе, Илшатны очратуы һәм балалары – Фәридәгә язмыш бүләге иде. Гаиләсе – аның горурлыгы. Шулай булмый ни, спорт мастеры, ТРның милли көрәш буенча атказанган тренеры Илшат Габдуллин бик күпләргә туры юл күрсәтте. Юллар чатында калган яшүсмерләрне, заман афәтенә ияргән яшьләрне дә спортка тартты ул. Чал чәчле аналар рәхмәтен дә аз ишетмәде. Шунысы куанычлы: кайчандыр үзендә ихтыяр көче табып, язмышын үзгәрткән Илшатның уллары да көчле рухлы, батыр йөрәкле, әтиләре эшләгән спорт мәктәбендә шөгыльләнәләр. Менә бүген, шулар янына тизрәк барып җитәргә чамалап, автобуска ашыккан иде Фәридә. Автобус тукталышындагы сәрхүшләр хатынның йөрәк ярасын яңартты. Шулай да ярышлар башланганчы барып өлгерергә кирәк.
Аның уйларын укыгандай, автобус килеп туктады. Фәридә, ашыгып, автобуска керде.
Автобус кузгалып китте. Сәрхүшләр кичке эңгер-меңгердә эреп юкка чыккандай булды, ә алда, ерактан ук балкып, спорт мәктәбе күренә иде.
Мөхәммәтдинова Илвина.
Кто грамотней?
Музыка космоса
Извержение вулкана
Рисуем "Ночь в лесу"
Распускающиеся бумажные цветы на воде