Нәби Дәүли-үткен каләмле сурәтләү остасы
Вложение | Размер |
---|---|
n.duli-utken_kalmle_surtlu_ostasy_chuash_kichue.doc | 63 КБ |
Татарстан Республикасы
Әлки районы Чуаш Кичүе гомуми белем бирү мәктәбе
Фәнни-тикшеренү эше
Нәби Дәүли-үткен каләмле сурәтләү остасы.
Эшне башкарды: 7 класс укучысы
Шәйхетдинова Зилә Фәнис кызы
Җитәкчесе: татар теле һәм
әдәбияты укытучысы Хөсәенова Р.Х.
2015 ел
Нәби Дәүли-үткен каләмле сурәтләү остасы.
Нәби Дәүли-безнең якташыбыз,безнең горурлыгыбыз,безнең мәңге җуелмас мирасыбыз.
Мин бу чыгышымда якташ-язучыбыз Нәби Дәүлинең тел поэтикасын уйлап карамакчымын.Юк, әдәбиятта 50 елдан ары иҗат иткән әдипнең бөтен язма хәзинәсен айкау,аңа идея-эстетик яктан бәя бирү,образларын тәфсилләп анализлау минем бурычыма кермидер, һәм мин ул бурычны үтәп тә чыга алмас идем.Мин нибары шигырьгә җәяү юл ярган гади укучы буларак,өлкән язучының халык йөрәге сандыгыннан алып,бүгенге көн күзлегеннән күреп үтәсем килә.
Кабатланмас шәхси батырлык,киң колачлы талант,илһам иясе Нәби Дәүлинең иҗаты миндә нык кызыксыну уятты.
Мин аның “Мин җирдә калам”исемле шигырьләр җыентыгын укып чыктым.Шигырьләрендә Н.Дәүли үткен каләмле сурәтләү остасы буларак ачыла.
Мин бу эзләнү эшендә шигырьләрне тел-сурәтләү ягыннан тикшерүне максат итеп куйдым.Фәнни эштә төп игътибар образлы, предметлы,күчерелмә мәгънәдәге сурәтләү чараларның кулланышын өйрәнүгә юнәлтелде.
Н.Дәүлинең шигырьләрендәге тел- сурәтләү чараларына күзәтү ясаганнан соң,без аларның шактый төрле һәм үзенчәлекле булуын күрәбез.Шигырьләр бигрәк тә сүзләренең образлы һәм күчерелмә мәгънәләренә нигезләнгән сурәтләү чараларына байлыгы белән аерылып тора.Шундый чаралардан: синонимнар,антонимнар,омонимнар,эпитет,чагыштыру,метафорасынландыру,һәм башка троплар киң кулланылган.
Синонимнар телне баеталар, фикерне төгәлрәк әйтеп бирергә ярдәм итәләр, төрле эмоционал мәгънәләр белдереп, сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен ачыклыйлар. Күренешне,аның билгеләрен мөмкин кадәр төгәлрәк белдерү төсмерләрен нечкәрәк әйтеп бирү максаты белән синонимнар кулланылган.
Нәби Дәүли иҗатында синоним сүзләрне барлап, түбәндәге синонимик ояларны ачыкладык.
Син бит минем куанычым,
Шатлыгым, назым идең.
Куанычым, шатлыгым, назым сүзләре синоним сүзләр
2. Мин дөньяга табынмасам,
Кайгырмасам,офтанмасам,
Яшәү ямен белмәс идем.
Кайгырмасам, офтанмасам сүзләре синоним сүзләр
3. (“Яшисе иде” шигыреннән)
Янмасам да,көймәсәм дә
Башыма кол кунмас иде
Янмасам да,көймәсәм дәсүзләре турында сүз бара
4. (“Алтын балдак алдавы” шигыреннән)
Ә тормышта
Яну,көю,сөю
Утлардан да кабат көчлерәк.
Яну,көю,сөю сүзләре синонимнар
Әлбәттә, синонимнар шуның белән чикләнми, ләкин мин эшемдә һәр чарага тукталырга уйладым.
Каршылыклы халәт-күренешләрне белдерүгә, шул каршылыкларны сиздерүгә антонимнар хезмәт итә.Нәби Дәүли иҗатында антонимнарны да күрергә була.
1(“Чын дус” шигыреннән)
.
Кайгырырга,шатланырга килдем,
Яратырга килдем чын дусны.
Кайгырырга,шатланырга сүзләре антоним булып киләләр
2. (“Ленин үлгән” шигыреннән)
Ленин –үле түгел, тере,-
Тере кеше йөрәгендә.
Үле, тере сүзләре антоним сүзләр
3. (“Ленин үлгән” шигыреннән)
Шатлык килде бүген бар дөньяга,
Кайгы инде күптән таралды.
Шатлык, кайгы сүзләре капма –каршы мәгнәне белдерә
4. (“Кызганыгыз, кешеләр, йөрәкне!” шигыреннән)
Дуслар. да күп,
Дошманнар да очрый,
Инфаркт та бәрә йөрәккә.
Дуслар, дошманнар сүзләре антоним сүзләр булып торалар
Шигырьләрдә эпитет иркен файдаланыла.Алар сөйләмне аһәңле,эмоциональ итә.
1.Урамнарда салкын,
Сап-сары көз иде
Сап-сары көз.(эпитет).
2.Ап-ак алтын җырларымны,
Җырлыйм данлык өчен
Ап-ак алтын җырларымны.(эпитет).
3.Мин түзәрмен,әйтмә тик авыр сүз-
Тик аерма татлы кайгымнан
татлы кайгымнан (оксюморн-эпитетның бер төре)
4.Нигә,нигә син Җырладың миңа?
Кайнар сагыш тулды күңелгә
Кайнар сагыш... һ.б.
Шулай ук шигырьләрдә образларның характерын ачуда чагыштырулар иркен файдаланыла.
Беренче көн Казан вокзалында,
Йортсыз мәче кебек,
Кача-поса кунган идем мин.
Йортсыз мәче кебекүзен мәче белән чагыштыра0
2. . (“Юл башы” шигыреннән)
Бер карасаң гаҗәп,
Зур умарта кебек,
Кызыктыра бу йорт халыкны
Зур умарта кебек,(йортны зур умартага тиңли)
Еллар уза бирә,
Сулар аккан кебек.
Яңа ярга килә авыллар.
Сулар аккан кебек. (еллар узганын сулар агуга тиңли)
Ә күл ята көмеш табак сыман,
Чыгар төсле ташып ярыннан.
көмеш табак сыман (күлне көмеш табак белән чагыштыра)
5. Туй буласы микән әллә монда,-
Яшь киленнәр кебек каеннар.
Ә наратлар яшь егетләр кебек
Бөдрә башын җиргә игәннәр.
Каеннарны Яшь киленнәр ,наратларны яшь егетләр белән чагыштыра
Нәби Дәүли сурәтлелек тудыруда чагыштыру белән бер рәттән сынландырулар да кулланган.
Җил узып китте,
Шаулады урман.
Ак канатларын
Җилпеде томан. Томанны җанландыра
Күктә болытлар айкала,
Елгада сулар кайный
Яр ташыннан ут чыгарып,
Яшеннәр кылыч кайрый.
Яшеннәр кылыч кайрый алмый
Агачлар ак шәл ябынган?
Бәйрәмме әллә бүген?
Агачлар ак шәл ябына алмый 4. Ай коена тирән күлдә,
Балкытып көмеш битен.
5.Аккош күле
Чәчәкләрен сипкән тирә-якка
Үләннәрдән палас тукыган.
Алкаларын тагып яшь куаклар,
Түр башына менеп утырган. (“Аккош күле”)
Хикәяләү интонациясенә кабатлаулар шактый үзенчәлекле яңгыраш бирәләр.Моның шулай икәнен түбәндәге мисалларда күрергә була.
1. Мин уйласам узган тормышымны,
Күз алдыма килә елларым.
Рәхмәт сезгә,
Рәхмәт,хатын-кызлар!
Сезнең белән,
Мин бәхетсез кеше булмадым. (“Рәхмәт сезгә, хатын-кызлар!”)шигыреннән
2.Мин үземне бөек итеп сиздем,
Сезнең күзләр,
Сезнең күзләр
Бер елмаеп миңа караса.
3. Нишләр идем,әгәр соңга каклсам,
Соңга калсам кеше булырга,
Соңга калсам кеше булырга! (“Әгәр соңга калсам”) шигыреннән
4. Йөрәгеңне кайгы алганда,
Күзләреңнән яшьләр тамганда,
Син мине кичер,
Син мине кичер. (“Син мине кичер”) шигыреннән
Сүземне йомгаклап,шуны әйтәсем килә:
Н.Дәүлине чын мәгнәсендә үткен каләмле сурәтләү остасы дияргә була. Чәчмә әсәрләрндә ул шулай ук мәкаль һәм әйтемнәрдән, фразеологик әйтелмәләрдән дә уңышлы файдаланган.Ә бу инде аның татар әдәби телен һәм халык авыз иҗатын яхшы белүе,аңлап эш итүе турында сөйли.
Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!
Кулланылган әдәбият:
1.”Әллием,бәллием...”,Казан,”Мәгариф”нәшрияте, 1996ел,349б.
2.Нәби Дәүли “Мин җирдә калам”,Казан,Татарстан китап нәшрияте,1980ел,398б.
3. Н.Дәүли ”Авыл дәфтәре”,Татарстан китап нәшрияты, 1966ел, 70б.
4.Ф.Хатипов ”Әдәбият теориячсе”,Казан,”Мәгариф”нәшрияты, 2000ел,350бит.
5.”Мәдәни җомга”газетасы, 2000ел,2 июнь, ”Безгә кояш та җитә”. Барлас Камалов.
Если хочется пить...
Круговорот воды в пакете
5 зимних аудиосказок
Швейня
Заповеди детства и юности