Фашизм дигән яман чир үз артыннан берничә дистә елга җитәрлек кенә газаплар калдырмады, шуңа күрә дә безнең ул алып килгән бәхетсезлекләрне, кайгы-хәсрәтләрне , күз яшьләрен, вакытсыз өзелгән гомерләрне, яндырылган авыл-шәһәрләрне, исәпсез-сансыз башка газапларны онытырга хакыбыз юк!
Вложение | Размер |
---|---|
konferentsiya_eshe_f.karim_.docx | 68.37 КБ |
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы
муниципаль бюджет учреждениесе “Котлы Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Эчтәлек
Янып калсын гомрең маяк булып,
Үзеңнән соң калган буынга.
М.Җәлил
Әйе, бик дөрес һәм матур сүзләр. Мөгаен, һәрбер сугышчының күңелендә әлеге сүзләр яңгырагандыр. Сугыш турында язарга утыргач, баштан төрле уйлар кичте. Күз алдына күпме балаларның бәхетенә явызларча кул сузган дәһшәтле көннәр килеп басты.
Шулай итеп, эзләнү-тикшеренү эшемнең максаты – Бөек Ватан сугышында катнашкан Татарстан язучылары һәм кайберләренең әсирлеккә төшеп, аның ачы газабын татыган шәхесләрне ачыклау һәм гыйбрәт алу. Шул максаттан чыгып, эшемә түбәндәге бурычларны куйдым.
1) Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан язучылары;
2) Бухендвальд лагеренә эләккән шәхесләрне әсәрләре аша барлау;
3) Ил тарихында халыкның горурлыгы булып саналырлык вакыйгаларны, шәхесләрне ачыклау.
Эш барышында мин түбәндәге эзләнү-тикшеренү алымнарын кулландым:
3) Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлап чыгарылган томлыкларны барлау;
4)Якташлар язмаларын, әдипләр китапларын уку;
Куелган максат һәм бурычлардан чыгып, эшемне шундый планда төзедем. Ул кереш, төп һәм йомгаклау өлешләреннән, кулланылган әдәбият исемлегеннән тора. Төп өлешне түбәндәге бүлекләр тәшкил итә:
1. Фаҗигале сугышның беренче көннәре
2. Бухенвальд - халыклар төрмәсе
I. Фаҗигале сугышның беренче көннәре
“Сугыш авырлыклары нәтиҗәсендә бергә берләшеп ватылмас, сынмас, сыгылмас алмазга әйләнгән халыкны, ай-һай, җиңеп булыр микән!”
Ә.Еники
1941 нче елның 22 июнендә фашистик Германиянең җинаятьчел һөҗүме белән башланган Бөек Ватан сугышы елларында илебез халкы искиткеч авыр сынаулар узды. Икътисади яктан ныгып җитмәгән дәүләткә , барлык тыныч эшләрне ташлап, яңадан сугышка керергә туры килде. Һәм барлык милләт халыклары бердәм булып фашизмга каршы көрәшкә күтәрелделәр. Кайгы уртак, хәсрәт бер иде. Моны аңлаган һәр намуслы гражданин, Ватан каршында үз бурычын тирәнтен аңлап, бер йодрыкка үз көчен туплады. Фаҗигале сугышның беренче көннәрендә үк халыкны оештыруда, берләштерүдә хәлиткеч рольне , әлбәттә, язучылар уйнады. Сугыш башланып бер ай үткәч, “Совет әдәбияты” журналында басылып чыккан “Бөтен көч-дошманны җиңүгә” исемле мәкаләдә язучыларның яңа шартларда бурычлары билгеләнә. “ Йөз миллионнарча кешеләрнең ирке, бәхетле тормышы, якты киләчәге һәм намусы өчен бара торган бу бөек көрәштә культура фронтының да бөтен армиясе фашизмга каршы аяусыз сугышка күтәрелде. Шагыйрьләрнең шигыре сугышчыларны геройлыкка рухландыра торган көчле чаң булып яңгырасын !.. Язучыларның сүзе, кызылармеецларның штыгы шикелле үк, дошманның йөрәген үтәли тишәрлек үткен һәм көчле булсын!...”
Биш ел буе барган сугышта язучыларыбыз, әнә шул күрсәтмәгә тугъры булып, дошманга каршы көрәштеләр. Кулларына кирәк икән корал, кирәк икән каләм алган хәлдә гел алгы сызыкта булдылар. "Кызыл Армия сафына чакырылгач та, төп хәрби эшем белән бергә, Ватан сугышы темасына багышланган әдәби-иҗат эшемне актив дәвам иттем. Бу дөньякүләм тарихи көрәштә үземнең бөтен сәләтем белән совет сугышчыларының батырлыкларын гәүдәләндерергә тырыштым"- ди Ф.Кәрим үзенең бер мәкаләсендә.
Сугыш һәм аның асылын халыкка аңлату, фронттагы солдатларның дошманга каршы фидакарь батырлыгын күрсәтү, тылдагы хатын-кызлар, буыннары ныгымаган яшүсмерләрнең көнне төнгә ялгап башкарган хезмәтләренә дан җырлау, фашизмның әшәкелеген ачыклау - барлык милләт язучыларының төп бурычы әнә шулар иде.
Татар язучылары Бөек Ватан сугышы елларында язылган кечкенәрәк күләмле әсәрләр – хикәя, очеркларда, шигырьләрдә, ике-өч пәрдәлек пьессаларда патриотик бурычны алгы планга куйган хәлдә, шушы төп бурычны тормышка ашыру юлында булдылар. Сугышның беренче елларында ук язылган әсәрләдә җиңүгә булган тирән ышаныч чагыла. Күрәсең, дөреслек үз якларында икәнлеген тойган язучылар, халыкның көч-куәтенә ышанганнардыр. 1941 нче еда языган “Бала” хикәясендә күренекле әдип Әмирхан Еники үз халкының рухи һәм физик ныклыгын түбәндәге юлларда чагылдыра . “ Бу чын сугыш кыры иде. Биредә үлем никадәр әрсез булса, тереклек үз-үзенә шулкадәр ышанучан, бирешмәс, мәгърур һәм мәңге сулмас матур була иде. Биредә кеше бер алмаз бөртегенә әйләнә.
Сугыш авырлыклары нәтиҗәсендә бергә берләшеп ватылмас, сынмас, сыгылмас алмазга әйләнгән халыкны, ай-һай, җиңеп булыр микән!”
II . Бухенвальд - халыклар төрмәсе
Канга батып, хәле беткәч, әсир иттеләр.
Кулларына богау салып, алып киттеләр.
...Шунда да ул тугры булды Туган иленә,
Төшермәде һич кара тап биргән сүзенә.
Рәхим Саттар
Сугыш елларында күп кенә язучылар зур тормышның кырыс тәҗрибәсен туплау белән бергә , иҗади үсеш мәктәбен дә уздылар. Тормышның үзеннән алынган реаль вакыйгаларга нигезләнеп, тылдагы һәм фронттагы батырлыкларны кыска күләмле әсәрләрдә чагылдырган язучылар, сугыштан соңгы елларда да үз иҗатларында бу теманы яктыртудан туктамыйлар. Сугыштан соңгы елларда инде язучыларга сугышта катнашкан кешеләрнең язмышын тирәнрәк өйрәнеп, архивларда казынып, алар батырлыгының эчтәлеген документаль фактларга нигезләнеп ачарга мөмкинлекләр туа. Шуңа әдәбиятка яңа күренешләр, яңа геройлар килеп керә. Шундый темаларның берсе - сугышта әсирлеккә төшеп тә, һәр минуты-сәгате саен үлем белән очрашкан солдатның фашизмга каршы көрәшенә игътибарны көчәйтеп җибәрү.
Ерак дошман тылында, концлагерьларда фашизмга каршы яшерен көрәш алып барган патриотлар барлык әдәбиятларда да сурәтләнә башлый.
Халыклар төрмәсе Бухенвальд әдәбиятка аерым тема булып килеп керә. Чөнки бу концлагерь бик күп егетләрне йота, бу төрмә – фашизм явызлыгының, әшәкелегенең иң түбән ноктасы. Ләкин газаплауның яңадан-яңа төрләрен уйлап таба алган фашизм әсирләрнең кешелек сыйфатларын, иреккә омтылышларын үтерә алмый.
Фашизмның иң каты явызлыклары алдында да рухларын сындырмаган күп меңләгән әсир солдатларның батырлыгына багышланган әсәрләрдә әнә шулар турында сөйләнә. Аларның геройлары реаль кешеләр, вакыйгалары-булган хәлләр. Бу әсәрләрдә , бер яктан, Бухенвальд лагерендә фашизмның еркычлыгы тасвирланса, икенче яктан, ирек сөюче төрле милләт кешеләренең – руслар, татарлар, поляклар, немецлар, французлар һәм башкаларның бер көч булып дошманга каршы берләшүе гәүдәләндерелә.
Шундый әсәрләрнең берсе - Нәби Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасында” исемле повесте татар әдәбиятында үзенең лаеклы урынын алды. Повесть кырыс реализмга нигезләнеп язылган. Авторның үзенә дә бит әсирлек газабын кичерергә туры килә. Сугышның беренче көннәрендә үк ничек әсирлеккә төшүен, әсирлектә үткәргән мәхшәр көннәрен , җир йөзендә бер генә еркыч хайван да эшли алмаган явызлыкны фашистларның эшли алуын үз күзләре белән күргән Н.Дәүли киләчәк буыннар өчен гыйбрәтле вакыйгаларны бәян итеп калдыра. Шуның белән гади солдат Н.Дәүли Ватаны һәм халкы алдында, һәм язучы, һәм кеше буларак, үзенең гаражданлык бурычын үти. Автобиографик материалларга һәм сугыш чорындагы шәхси кичерешләргә нигезләп язылган бу документаль әсәрләр совет кешеләренең теләсә нинди авыр сынаулар кичкәндә дә көчле рухлы булып калуларын раславы һәм конкрет материал җирлегендә фашизмның антигуманистик йөзен, ерткычлыгын фаш итүе белән әһәмиятле.
Концлагерларда зур газаплар күрүгә карамастан, фашистларга каршы көрәш алып барган гади солдатлар язмышын күрсәтеп язган икенче бер әсәр- Габдрахман Әпсәләмовның “Мәңгелек кеше” романы. Бу әсәрне язарга керешкәнче, автор Бухенвальд үлем лагере турында бөртекләп материал туплый. Аннан бу лагерда булган кеше- Бакый Назимов белән таныша. Әсәрнең нигезендә подполковник Бакый Назимов һәм башкаларның әсирлектәге газаплары, Бухенвальд лагере турындагы мәгълүматлар салынган. Язучы әсәрнең башыннан алып ахырына кадәр шушы герой белән булган вакыйгаларны бәян итә, шуның белән бергә лагерьның төп асылын ачыклый. Һәр ике язучының да әсәрләрендә шактый охшаш вакыйгалар һәм күренешләр тасвирлана. Әсәрләрендә сурәтләнгән геройлар , бер генә тереклек иясе дә түзә алмаган шартларда калуларына карамастан, киләчәккә өмет күзе белән карыйлар, фашизмның җиңеләсенә ышанып яшиләр. Гомерләре кыл өстендә эленеп торган әсирләрне иң авыр минутларда бер нәрсә борчый, ул аларның сугышчан вазифаларын башка солдатлар кебек фронт кырында үти алмаулары, алар өлешенә төшкән каһәрле язмышны ватандашларының дөрес аңламаулары. “Безнең турыда ни уйларлар? Бәдбәхет җаннарын саклар өчен әсирлеккә бирелгәннәр димәсләрме? Шулай дип әйтсәләр дә үпкәләрлек түгел, чөнки берәү дә безнең турыдагы хакыйкатьне белми”,- ди әсәр герое Мамед. Әсәрдә мондый кайгыру-борчуларның башка тоткыннарга да хас булуы әйтелә.
Ләкин еллар үтә... Еллар аша сугыш дөреслеге халыкка, туган илгә әйләнеп кайта. Әсирләр турындагы хакыйкатьне Н.Дәүли, Г.Әпсәләмов кебек әдипләребез үзләренең әсәрләре белән халыкка ирештерделәр. Фашизмның чын йөзен ачкан әдипләребезгә без мең кат рәхмәтле.
Йомгаклау
Без бәхетле буын, чөнки безгә сугыш дигән явызлыкны күрергә туры килмәде һәм килмәсен дә. Ләкин без сугыш турында белергә, аны булдырырга теләүчеләргә киртә булырга тиешбез. Фашизм алып килгән бәхетсезлекләрне, кайгы-хәсрәтләрне тарих битләреннән, әдипләребез язып калдырганны укып төшенергә, әби-бабаларыбызның дошманга каршы көрәштә күрсәткән данын сакларга, ничә йөз ел үтсә дә , җир йөзенә яшәү өчен туган башка кешеләргә карата намуслы, олы йөрәкле, кече күңелле булып калырга тиешбез.
Сугыш яралары бүген дә, Бөек Ватан сугышы беткәнгә 70 ел якынлашса да, үзен сиздереп тора. Сугыш онытылмый, үз артыннан тиз генә төзәлә торган яралар калдырмый ул. Ватаныбыз бәйсезлеге өчен , тынычлык өчен һәлак булган батыр , талантлы улларын халык онытмый, тирән хөрмәт белән искә ала. Ел саен һәр төбәктә 9 май көнендә ветераннарыбызны искә алып, һәйкән янына барабыз, вафат булган көрәшчеләребез алдында баш иябез. Кызганычка каршы, еллар узган саен, бөек батырлыкның тере шаһитләре – ветераннар арабыздан бер-бер артлы китә бара. Ләкин дәһшәтле сугыш елларында да тынып тормаган әсәрләр киләчәк буыннарга шул җиңү юлының Изгелеге һәм Бөеклеге хакында искәртеп торыр.
Әлеге эшне башкару барышында мин тыныч, якты тормышыбызның кадерен белергә кирәклегенә инандым. Бу эшем илебез өчен гомерләрен биргән ветераннарыбызның кадерен белергә кирәклегенә төшендерде. Һәркем үзенең азат тормышы өчен ветераннарыбызга рәхмәтле булуын онытмасын иде.
Фашизм дигән яман чир үз артыннан берничә дистә елга җитәрлек кенә газаплар калдырмады, шуңа күрә дә безнең ул алып килгән бәхетсезлекләрне, кайгы-хәсрәтләрне , күз яшьләрен, вакытсыз өзелгән гомерләрне, яндырылган авыл-шәһәрләрне, исәпсез-сансыз башка газапларны онытырга хакыбыз юк!
Файдаланылган әдәбият исемлеге
Горка
Пейзаж
Три способа изобразить акварелью отражения в воде
Пустой колос голову кверху носит
Под парусами