Минем гаиләм. Сочинение.Гараев Айбулат, ученик 2 класса Чатовской НОШ Актанышский район РТ
Вложение | Размер |
---|---|
Минем гаиләм. Сочинение.Гараев Айбулат, | 16.65 КБ |
Минем гаиләм.
Гаилә башы – тынычлык. Гаилә һәркем өчен кадерле. Гаиләсен яратмаган кеше булмыйдыр. Мин дә үз гаиләмне бик яратам.
Безнең гаилә бик зур. Безнең гаиләдә алты кеше. Өебездә иң өлкәне, хөрмәтлесе – бабам. Аңа хәзер 84 яшь. Без бабабызны бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Бабамнан кала әтием – гаилә башлыгы. Әти безгә үзенең акыллы киңәшләрен бирә.
2002 нче елның июнендә үзенә гомер юлдашы итеп әниемне сайлый. Шул көннән гаилә корып бергә яши башлыйлар. Әнием – безнең өчен өйнең кояшы дисәң дә була. Чөнки ул безне һәрвакыт елмаеп каршы ала һәм елмаеп озатып кала. Әнием авыр вакытларда безгә ярдәм итә. Дәресләрне хәзерләгәндә әнием белән әтием һәрвакыт ярдәмгә киләләр. Әнием үзенең тәмле ашлары, көләч йөзе белән безне тагы да канатландырып тора.
Мин апамны да бик яратам. Ул миңа дәрес хәзерләргә булыша, бергәләп уеннар уйныйбыз.
Минем яраткан энем – Муса. Аның белән рәхәтләнеп уйныйбыз, шаярабыз.
Әти-әниемнең иң акыллы малайлары — мин. Мин икенче сыйныфта, “4”ле һәм “5”ле билгеләренә генә укыйм.
Гаиләбез бик тату һәм бик тырыш. Бездә берәү дә, беркайчан да эшсез утырмый. Безнең гаиләдә һәркайсыбызның эше бар. Төп эшебез уку булса да, өй җыештыру, идәннәрне, савыт-сабаларны юу шикелле эшләр белән әниебезне борчымаска тырышабыз. Апа белән без хәзер зурлар инде, үзебез дә булдырабыз андый гына эшләрне.
Буш вакытларыбызда, бергәләшеп, кроссвордлар чишәргә, компьютерда интеллектуаль уеннар уйнарга, кинолар карарга һәм китаплар укырга яратабыз. Аннан бергәләшеп фикер алышабыз. Кемгә нәрсә ошаганын, нәрсә ошамаганын ачыктан-ачык сөйләшәбез.
Мин үз гаиләмне бик тә яратам. Бабамны да, әниемне дә, әтиемне дә, апамны да, апаемны да бик тә, бик тә яратам. Алар да мине яраталар. Мин аларның һәрчак сау-сәламәт, озын гомерле, бәхетле булуларын теләп яшим. Бөтен-бөтен гаиләләргә дә иң изге теләкләремне телим. Ә кешегә теләгән изге теләкләр унлата, йөзләтә савап булып кешегә кире кайта ул, улым, дип әйтә иде минем якын әбием. Мин бөтен кешеләрнең бер-берсенә изге теләктә булып яшәүләрен телим.
Твёрдое - мягкое
Рисуют дети водопад
Барсучья кладовая. Александр Барков
Сказка "12 месяцев". История и современность
Сорняки